16+

Иске ЗАГС бинасы, 15 меңлек билетлар яки Казанда куелачак «Анна Каренина» спектакле тагын нәрсәсе белән үзенчәлекле?

3-5 ноябрь көннәрендә Казанда Лев Толстой романы буенча куелган “Анна Каренина” спектакле премьерасы була. Ул үзенчәлекле иммерсив спектакль жанрында сәхнәләштерелә.

Иске ЗАГС бинасы, 15 меңлек билетлар яки Казанда куелачак «Анна Каренина» спектакле тагын нәрсәсе белән үзенчәлекле?

3-5 ноябрь көннәрендә Казанда Лев Толстой романы буенча куелган “Анна Каренина” спектакле премьерасы була. Ул үзенчәлекле иммерсив спектакль жанрында сәхнәләштерелә.

Спектакльнең баш режиссеры Диана Сәфәрова сүзләренчә, “иммерсив” сүзе  “мөһит эченә керү” дигән мәгънәгә ия.

- Әлеге спектакль вакытында кешенең бөтен сизү, тоемлау органнары эшләячәк. Биредә төрле исләр (әйтик, поезд вокзалы исе – автор), көйләр булачак. Тамашачы үзе шул спектакльдә катнашып, актерлар тирәсендә йөри алачак, - ди режиссер.

Тамаша Җәлил урамында урнашкан үзәк ЗАГС бинасында булачак. “Остров-град Свияжск» музей-тыюлыгы директоры, «Тере шәһәр” фонды учредительләренең берсе Артем Силкин әлеге тарихи бинаның нәкъ менә иммерсив спектакль өчен яратылганына басым ясады.

- Бина үзе спектакльнең асылын, 19 гасыр мохитен тоярга ярдәм итәчәк. Россия халкы өчен бу кискен үзгәрешләр чоры. Җәмгыятьтә алпавытлар тәэсире кими башлый. Тарихи үзгәрешләр шушы ЗАГС бинасына да тәэсир итә. Элек аның хуҗасы Демидовлар булса, соңыннан ул эшкуар Василий Копарев кулына күчә. Шуңа күрә йорт спектакльгә ярдәм генә итәчәк, - ди Артем Силкин.

Сүз уңаеннан, бүген үзәк ЗАГС бинасы бик начар хәлдә. Проект авторлары спектакль бу мәсьәләне хәл итәргә дә ярдәм итәргә мөмкин, ди.

Иммерсив спектакль булгач, тамаша сәхнәдә түгел, ә нәкъ менә шушы ЗАГС бинасының төрле бүлмәләрендә куелачак. Проектның башкарма продюсеры Кирилл Кирилюк сүзләренчә, спектакль бер үк вакытта 1700 квадрат метрлы мәйданда, 25 бүлмәдә барачак.

- Классик спектакльдә актерларның киемнәре, декорация, реквизитлар ерактан караганда гына дөреслеккә туры килергә тиеш. Монда исә тамашачы бар нәрсәне якыннан күрә, тотып карый ала. Шуңа күрә без чын мәгънәсендә 19 гасыр мохитен тудырырга тиеш булдык. Мәсәлән, тамашачы шкафны ачып карый, ә анда 19 гасыр китабы яки берәр борынгы предмет булачак. Безнең вак реквизитлар гына да 1000гә якын җыелды. 200дән артык костюм тектек. Безне бөтен теләнче базарлары сатучылары инде йөзгә таный, - дип елмая продюссер.

Анна Каренина ролен актриса Анора Халматова башкарачак.
- Тамашачы театрга карарга түгел, анда яшәргә килә. Театр йөрәккә иң яхшы массаж. Анна Каренина ул кичәге персонаж түгел, ул бүген дә бар, иртәгә дә булачак. Минем өчен ул үз хисләре артыннан җәмгыятькә каршы барырга курыкмаган хатын-кыз. Ул үзе ничек тоя, шулай ярата, - ди актриса.

Спектакльдә шулай ук Казан дәүләт яшь тамашачылар театры һәм Кәрим Тинчурин исемендәге  татар дәүләт драма һәм комедия актерлары катнашачак.

Тамашачылар үзләре дә актер булулары хакында онытырга ярамый. Аларга махсус бал-маскарадлардагы кебек битлекләр кидертәчәкләр.
- Кемдер актерлар янына шулкадәр якын килгәч, каушап калырга мөмкин. Ә битлек кию кешене шәхесен яшерә, үзгә мохит тудыра, - ди Кирилл Кирилюк. Спектакль тәмамлангач, бу битлекләрне аннан үзеңә истәлеккә алып кайтып китә аласың. Махсус урыннарда кулдан эшләгән бизәнгечләр, китаплар сатучы сәүдә нокталары да эшләячәк. Аннан әйберне бары тик җирле акча белән алып булачак.

Спектакльне гамәлгә куючыларның берсе Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы. Генераль спонсоры исә “Татнефть» оешмасы.

- Тамашачыларны нәрсә беләндер гаҗәпләндерү елдан-ел кыенрак. Хәзер дөньяны Д форматлары аша гына төялар. Иммерсив спектакль минем өчен 5Д форматында булган тамаша. Ул үзенчә тамаша залыннан гына карап утырырга ияләшкән кешегә үзенә комфорт зонасыннан чыгу кебек булачак. Кайберләренә шок кебек тә тәэсир итәр. Бу спектакль актерлар өчен дә риск. Татарстанда түгел, Россиядә дә аз әле иммерсив спектакльләр, - ди Татарстан Мәдәният министры Ирада Әюпова.

Шунысы кызганыч, уртача керемле гади тамашачы өчен әлеге спектакльне үз күзләрең белән күрү бик кыйммәткә төшәчәк. VIP билетлар 15 000 сум тора. Алар өчен тамаша тирәнтен форматта булачак. Инде кесәләре таррак булганнар билетларны 3500 сумга сатып алырга мөмкин.

- Без спектакльне төрле катлам вәкилләре карый алсын өчен төрле бәйгеләр дә оештырабыз. Анда катнашып җиңү яулаган кеше спектакльне бушлай карый ала, - ди «Тере шәһәр» заманча сәнгатьне үстерү фонды учредительләренең берсе Инна Яркова.

8, 9, 13 һәм 14 ноябрь көннәрендә спектакль кабатлап күрсәтеләчәк.

- Спектакль өч сәгать барачак. VIP тамашачылар өчен 3 сәгать 30 минут

- Лев Толстой язган романда өч төп сюжет линиясе булса, спектакльдә 16 сюжет линиясе булачак.

- Спектакль барышында бал биюләре дә булачак.

- Спектакльнең иң авыр декорациясе 1 тонна.

- Кием буенча нинди дә булса дресс-код юк. Бары тик күзлек киюче кешеләргә бу көнне линза кияргә кушалар. Күзлек өстеннән битлек кию авыррак булачак.

- Спектакльнең хештэгы #ктобезгреха

Фото: Даша Самойлова
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading