Татарстанда тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләрен саклау һәм яңарту буенча күләмле эш башкарыла. Әлеге эшкә акча республика бюджетыннан гына түгел, федераль казнадан да бүлеп бирелә. «Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» проекты кысаларында, бүгенге көндә Казанның ике тарихи-мәдәни объектында реставрация эшләре җәелдерелгән.
Проектның координаторы Сергей Попов, «Әҗем» мәчете белән Петр һәм Павел чиркәвендә барган реставрация эшләре белән танышыр өчен, Казанга килде. Иң беренче булып ул «Әҗем» мәчетен карады. Анда барган эшләр белән аны милли мирасны саклау мәсьәләләре буенча федераль иҗтимагый совет әгъзасы, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов таныштырды. Аның сүзләренә караганда, «Әҗем» мәчетен реставрацияләү өчен 54,67 млн сум акча бирелгән. Ул акчага гыйбадәт йортының фасады торгызылган, түбәсе, инженерлык коммуникацияләре алыштырылган, электр челтәре, вентиляция ремонтланган, тәрәзәләр алыштырылган.
– Матчасын калдырырга уйлаган идек, әмма ул бик нык тузган булып чыкты. Эш башлангач, XIX гасырдагы берәр тәрәзә калмаганмы икән дип өметләнеп килгән идек, өметебез акланмады, тәрәзәләрнең барысы да 70нче елларда куелган икән, – ди проектның баш архитекторы Рания Раимова.
Эчке яктагы эшләрне октябрь аена төгәлләргә җыеналар. Бу объектта эш артык күп калмаган, мәчетнең манарасын реставрацияләргә һәм территорияне матурландырырга кирәк.
– Казанның алты мәчете федераль әһәмияттәге архитектура һәйкәлләре исемлегенә кертелгән. Алар барысы да тарихи объектлар булып тора. Моннан берничә ел элек «Апанай» мәчетен реставрацияләдек. «Әҗем» мәчетендә алып барылган эшләрне дә уңышлы гына тәмамларбыз дип уйлыйбыз. Реставрация ул – капиталь ремонт ясау гына түгел, бик катлаулы, четерекле эш. Бөтен элементларны да элек булганча торгызырга кирәк. Аның үз тәртибе-кагыйдәләре бар. Торгызу эшләренә республика 30 миллион сум акча бүлеп бирде, объект – Президент игътибары үзәгендә. Киләчәктә программага тагын берничә мәчет керер дип торабыз. «Борнай» һәм «Ак мәчет» реставрация эшләренә мохтаҗ, – дип сөйләде журналистларга Илдар Гыйльметдинов.
Петр һәм Павел чиркәвендә реставрация эшләре тышкы якта бара. Аның фундаментын, диварларын ныгытканнар, бүгенге көндә түбәсен эшлиләр, фасадын торгызалар.
– Аны буяудан һәм штукатурдан чистарту эшләре инде тәмамланды. Казанның меңьеллыгына монда ремонт ясалган булган. Ул вакытта һәр кирпечен берәмләп карап чистартып, төзәтеп утырмаганнар. Хәзер исә монда масштаблы эш бара. Фундаментны ныгыту бик зур көч һәм вакыт таләп итте. 2016 елдан ук башланды бу эш. Әле без эченә үтеп кермәдек. Анда идәннәрне, вентиляция, җылылык системасын алыштырасы бар, – ди Рания Раимова.
1722 елда төзелә башлап, 1726 елда тәмамланган барокко стилендәге дини бинаны торгызу эшенә 108,69 млн сум акча бүлеп бирелгән.
«Тарихи хәтер» проектының координаторы Сергей Попов объектлардагы эш барышыннан канәгать калды.
– Дәүләт тарихи һәйкәлләргә йөз белән борылды. Алар даими игътибар үзәгендә. Мәдәни һәйкәлләрне торгызу эшен бөтен ил буенча алып барабыз. Борынгы биналарны ике айда гына торгызып булмый, моңа бик күп еллар таләп ителә. Безнең проект кысаларында реставрацияләнгән биналар арасында үз вакытында ике елда төзелгән, әмма торгызу эшенә алты ел киткән объектлар да булды. Монда бер генә детальне дә күздән ычкындырмаска кирәк. Кыска вакыт эчендә алып барылган реставрация эшләренең нәтиҗәсен күрдек инде без. Петербургтагы бер храмда биш тапкыр реставрация ясалган, әмма биш ел рәттән аны су басты. Намус белән эшләнгән эштән соң мондый проблема юк хәзер. Россиядә реставрация эшләрен алып бару буенча шактый тәҗрибә тупланды. Барысы 65 объект торгызылды, – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар