16+

Искәндәр Гыйләҗев: «Безне энциклопедия төзүчеләр дип кенә беләләр, ләкин институтның вазифасы бу гына түгел»

Татарстаныбыз авыллары. Аларның берсе генә дә бер-берсенә охшамаган. Һәрберсенең үз географик урыны, үз тарихы, үз халкы, үз шәхесләре. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкләрне өйрәнү институты галимнәре, аларны барысын бергә туплап, өч томда энциклопедия әзерләргә тотынган.

Искәндәр Гыйләҗев: «Безне энциклопедия төзүчеләр дип кенә беләләр, ләкин институтның вазифасы бу гына түгел»

Татарстаныбыз авыллары. Аларның берсе генә дә бер-берсенә охшамаган. Һәрберсенең үз географик урыны, үз тарихы, үз халкы, үз шәхесләре. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкләрне өйрәнү институты галимнәре, аларны барысын бергә туплап, өч томда энциклопедия әзерләргә тотынган.

Аның А һәм Б хәрефләреннән башланган районнарның авыллары турында бай материал тупланган беренче томы инде дөнья да күргән. Аларда барлыгы 43 муниципаль район, 23 шәһәр, шәһәр тибындагы 18 бистә һәм 3076 авыл торак пунктлары турында мәгълумат булачак. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында әлеге китапны тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясе узды.

Журналистлар белән очрашуга институтның директоры, тарих фәннәре докторы профессор Искәндәр Гыйләҗев, институтның директор урынбасары, педагогия фәннәре докторы профессор Фәрит Ялалов, институтның бүлек мөдире, тарих фәннәре кандидаты доцент Лариса Айнетдинова, энциклопедистика үзәге мөдире, тарих фәннәре докторы профессор Рафаэль Шәйдуллин килгән иде.
– 8 февраль – Фән көне. Быел безнең институт оешканга 25 ел була. Аннары «Татарстан Республикасы торак пунктлары энциклопедиясе»нең I томы да чыкты. Шушы бөтен яңалык-шатлыкларыбызны сезнең белән уртаклашасыбыз килде, – диде Искәндәр Аяз улы. – Гадәттә, безне энциклопедия төзүчеләр дип кенә беләләр. Бер караганда бу шулай. Алты томда татар энциклопедиясе эшләдек. Татар һәм рус телләрендә. Ләкин институтның вазифасы бу гына түгел, киңрәк. Без тарихи мәгълүматларны халыкка таратырга да тиеш.

Шул максат белән 2015 елда институтыбыз Татарстан Республикасы торак пунктларына багышланган махсус энциклопедия өстендә эшли башлады. Аңарчы, Татарстанда югалган авылларны туплап, бер китап чыгарган идек инде. Татарстаныбызның 100 еллыгына әзерлек барганда, әлеге басма кызыксынучылар өчен файдалы кулланма булыр дип ышанабыз. Аның өч томы да 2020 елга дөнья күрәчәк. Аннары районнарда тәкъдим итү кичәләре уздырырга уйлап торабыз.
– Энциклопедия төзүнең үз кануннары. Анда мәгълүматлар бик кыска, ләкин төгәл, – дип, җитәкченең сүзен куәтләде Лариса ханым Айнетдинова. – Без беренче томга кергән 14 районның барысында да булып, 350ләп авылны үз күзләребез белән күреп, халкы белән очрашып, фотосурәтләр алып кайттык. 1997 елда бу торак пунктлар турында кыскача белешмә китап чыккан иде инде. Ә безнең энциклопедия материаллары баерак та, яңарак та. Без авылларнын өйрәнүгә комплекслы якын килергә булдык. Географик урыннарын, административ территориаль бүленеше, табигате, археологиясе, тарихи һәйкәлләре, сәнәгате, мәдәнияте, мәгарифен – барысын да колачларга тырыштык. Кайбер авылларның тарихы бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән. Төзелү даталары да билгесезләр күп. Архитектура һәйкәлләренә дә зур игътибар бирелде. Хәтта аларның инде югалганнарының элеккеге фотоларын урнаштырдык. Беренче томга Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Баулы, Балтач, Бөгелмә һәм Буа районнарының барлыгы 1057 авылы, 7 шәһәре, шәһәр тибындагы 7 бистәсе керде.

Институт 2000 тираж белән чыккан әлеге энциклопедиянең бер генә данәсен дә сата алмый. Алар районнарга, китапханәләргә җибәреләчәк. Ә менә электрон вариантын институтның рәсми сайтында күреп булачак. Бу хакта Фәрит Ялалов сөйләде. Аны теләсә кайда, хәтта чит илләрдә дә ачып карарга мөмкин дип шатландырды. Журналистлар бу сайтка керүчеләрнең саны белән дә кызыксындылар. Ләкин ул әлегә пилот проекты гына һәм төгәл исәп алып барылмый икән.
Шулай булса да, институт галимнәре татар халкының үсеш стратегиясен әзерләүдә дә бу басмаларның ярдәме булыр дип ышандырдылар һәм сөйләшүдә катнашкан журналистларга да бу уникаль китапны бүләк иттеләр. Рәхмәт бик зур. Буа районында туганга, миңа аеруча кадерле ул. Тиз генә актарып, Яңа Тинчәле турындагы битне табып укыганда, авылым урамнарыннан кабат узгандай булдым. Әлеге китапны кулларына алып, үз авыллары турында танышканда, күпләр нәкъ шундый ук хисләр кичерер.

Тик бу яңа басма мине кайчандыр шаулап-гөрләп торган, яшел чирәмендә бала-чага тәгәрәп үскән, милли мәдәниятебезнең, әдәбиятыбызның, әхлагыбызның нигез ташы булып торган авылларыбызның бүгенге аяныч хәлләрен уйлап, борчылып утырырга да мәҗбүр итте. Авылларыбыз шушы энциклопедияләрдә генә калмасын иде инде.

Фото: Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading