16+

Изге Болгар җирендә җәйге балалар лагере ачылачак

Изге Болгар җирендә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган тантаналы җыен узды. Быел анда беренче тапкыр илкүләм көрәш ярышлары оештырылды. Җыенда киләсе елга Болгарда җәйге балалар лагере ачылачагы билгеле булды. 

Изге Болгар җирендә җәйге балалар лагере ачылачак

Изге Болгар җирендә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган тантаналы җыен узды. Быел анда беренче тапкыр илкүләм көрәш ярышлары оештырылды. Җыенда киләсе елга Болгарда җәйге балалар лагере ачылачагы билгеле булды. 

Быел да җыенга Дагыстан, Ингушетия, Чечня, Кырым кебек мөселманнар күп яшәгән төбәкләрдән мөфтиятләр вәкилләре килде. X Бөтенроссия дин әһелләре форумына дип Казанга Россиянең 70ләп төбәгеннән чакырылган 1 меңнән артык имам да Болгар җыенында кунак булды.

Болгар академиясенә игътибар арта
Иртән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар ислам академиясендә дин әһелләре белән очрашты, дип яза «Татар-информ». 
Президент соңгы елда Болгар академиясен гарәп һәм башка илләрдән бик күп дин белгечләре килеп күрүен әйтте. 

– Болгар академиясенә игътибар арта. Ул ислам дөньясында үз урынын тапсын өчен тырышу мөһим, – диде Рөстәм Миңнеханов дин әһелләренә һәм дәүләт эшлеклеләренә. – Дини белем мәсьәләсе күп төбәкләрне борчый. Мәчетләр төзибез, әмма анда кемнәр эшли, алар кайдан килгән, нинди вәгазь укый? Безгә яңа заман шартларында бабаларыбыздан килгән традицион ислам белемен торгызырга кирәк. Бу – дәүләтнең бурычы. Болгар ислам академиясе илдә дини мәгариф системасын төзергә ярдәм итәчәк. Әлеге эшләр – Россия Президенты йөкләмәсе.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, ислам дөньясында баручы процесслар тулысынча Россия өммәтендә дә чагыла. Ул мөселманнарга берләшү кирәклеген, тискәре тенденция­ләргә каршы торуның бердәм алымнарын эшләү зарурлыгын билгеләп үтте. Бу процесста Болгар ислам академиясе мөһим роль уйнарга тиеш. 
– Күптән түгел әле без сезнең белән бу мәгариф учреждениесе нигезенә беренче ташны салу тантанасында катнашкан идек, ә менә быел мөселман дин тәгълиматы буенча беренче докторлык диссертация­ләрен якларга җыеналар. Академияне тәмамлаучылар җәмгыятьтә традицион рухи кыйммәтләрне ныгытуга булышырлар дип ышанабыз, – диде ул. 
Президентка Болгар ислам академиясенә яшь буынны җәлеп итү өчен биредә балалар лагере ачарга тәкъдим ителде. Бу тәкъдимне хуплап, Рөстәм Миңнеханов киләсе елда ук җәйге лагерь бинасы төзетергә күрсәтмә биреп, лагерьның республика программасы кысаларында төзеләчәген әйтте. 

«Болгар җирләре халыкка хезмәт итәргә тиеш»
Изге Болгар җыены ачы­лышында Татарстанның Дәү­ләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев республика Президентына Хәйриячеләр китабының 9нчы томын бүләк итте. 
– Рөстәм Миңнеханов республика үсеше, тарихи, мәдәни, рухи мирасыбызны сак­лау өчен зур көч куя, – диде Минтимер Шәймиев, китапны тапшырып.
Минтимер Шәймиев Болгар шәһәрлеген төзекләндерүдә катнашкан барча кешеләргә, эшмәкәрләргә, дәүләт хакимиятенә рәхмәтен белдерде. «Яңарыш» фонды төзекләндергән Болгар һәм Зөя шәһәрлекләре җирләре халыкка хезмәт итәргә тиеш дип, теләкләрен җиткерде.
– Хәзер Болгар җиренең эчтәлеген баету бурычы тора, бу җир гөрләп торырга, милли-мәдәни мирасыбызны, телебезне саклауга хезмәт итәргә тиеш, – диде Минтимер Шәймиев.
Һәр елдагыча, мөселманнар Россия Үзәк диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән башта Кече манара янында тәүбә догасын кылды. Аннан соң борынгы Җәмигъ мәчете нигезе урынында, Татарстан мөфтие Камил хәзрәткә ияреп, өйлә намазы укыды.
– 70 ел эчендә меңләгән мәчет, чиркәүләр җимерелде. Соңгы өч дистә елда без – халык, дин әһелләре һәм дәүләт җитәкчеләре бергәләп, хәрабә хәлендә калган шул иман йортларыбызны торгыза алдык. Дөнья әле дә «кайнап» тора. Россиядә 193 төрле милләт вәкилләре гомер кичерә. Оныкларыбыз иманлы булсын, үзара дус-тату яшәсен, Ватанын яратсын өчен бөтен көчебезне түгәргә тиешбез, – дип нәсыйхәтләрен бирде Тәлгать хәзрәт.
Ул борынгы Болгар шәһәрлеге җирләрен татарларның рухи Ватаны дип атады. 

Болгарда көрәш ел саен булачак
Изге Болгар җыенында катнашкан мөселман дин әһелләренә һәм республика җитәкчелегенә урта гасырда Болгар җирендә язылган «Нахдж әл-Фарадис» китабы тәкъдим ителде. 
«Җәннәткә юл» дип тәрҗемә ителгән бу хезмәтнең авторы Мәхмүт әл-Болгари бине Гали. Дин нигезләрен аңлаткан хезмәт 1357-1358 елларда язылган. Аның турында Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани үз хезмәтләрендә телгә алган булган. Бүгенге галимнәр бу авторның исемен һәм аның рухи мирасын халыкка кайтарды.
Россия Мөфтиләр Шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов искәрткәнчә, хезмәтне бастыруга Татарстан Хөкүмәте, Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты, Россия Мөфтиләр Шурасы, Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды көч куйган.
– Без Россиянең үз мөселман дин галимнәре рухи мирасын барлауны һәм өйрәнүне дәвам итәбез. Хәзер Мәхмүт әл-Болгари бине Галинең бу хезмәте рус һәм татар телләренә тәрҗемә ителде һәм китап булып дөнья күрде, – диде ул. Узган ел Болгар академия­сендә Мәхмүт әл-Болгарига багышланган музей почмагы ачылуын да искә алды.

Россия Мөфтиләр Шурасы рәисенең беренче урынбасары якын вакытта татар дин галиме Муса Бигиевнең хезмәтләрен нәшер итәргә планлаштырылуын әйтте.
Быелгы Болгар җыены беренче тапкыр Россия Көрәш федерациясе тарафыннан илкүләм көрәш ярышлары үткәрелүе белән дә истә калды. Болгарда ярышның ярымфиналы һәм финалы үтте. Җиңүчеләр исемлегендә барысы да Татарстан егетләре булды.

Көрәш өч үлчәү авырлыгында барды – 70, 90 һәм 90 килограммнан югарыраклар. Ярымфиналны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та тамаша кылды. Ярышлар барышында Татарстаннан гына түгел, Самара, Саратов кебек унлап төбәктән дә 100гә якын спортчы катнашты, дип хәбәр итә федерациянең спорт директоры Илнар Галиев. Җиңү яулаган көрәшчеләр спорт остасы исеменә дәгъва итә алачак, диде ул. Россиянең Көрәш федерациясе Болгарда көрәш ярышларын ел саен оештырыр­га планлаштыра. 

фото - http://tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading