16+

Израиль, Бохара, Кытай һәм... Чаллы автобуслары турында

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова журналистларны республика һәм республикадан читтәге кайбер яңалык-хәбәрләр белән таныштырды.

Израиль, Бохара, Кытай һәм... Чаллы автобуслары турында

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова журналистларны республика һәм республикадан читтәге кайбер яңалык-хәбәрләр белән таныштырды.

Израильгә бездән сәлам!

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Израиль Дәүләтенең Россия Федерациясендәге вакытлы Вәкаләтлесе Яков Ливне әфәндене кабул иткән. Очрашуда үзара хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләшү булган.

- Татарстан белән Израиль арасындагы товар әйләнеше узган ел 28,7 миллион долларны тәшкил итте. 2014 елдан үсеш күзәтелә, ләкин, әле бу канәгатьләнерлек сан түгел. Шунлыктан, хезмәттәшлекне тагын да җанландыру зарурлыгы искәртелде. Израильгә “Казан органик синтез” заводы продукциясен, “КамАЗ” автомобильләрен сату ниятләнелә. Авыл хуҗалыгы һәм инвестицияләр мәсьәләләрендә дә хезмәттәшлек юнәлешләре барланды, - диде Лилия Галимова.

Бохарага барсаң иде...
 

Президент Рөстәм Миңнеханов киләсе атна башында Үзбәкстанның Бохара өлкәсе хәкиме Уктам Барноев белән очраша. Лилия Галимова сөйләгәнчә, Үзбәкстан белән безнең хезмәттәшлек юнәлешләре киң колачлы. Татарстаннан “КамАЗ” автомобильләре, запас частьләр, вертолетлар, авыл хуҗалыгы техникасы, нефть-химия продуктлары җибәрелә. Мәдәният, мәгариф, фән, спорт һәм туристлык өлкәләрендә хезмәттәшлекне тагын да үстерү турында сөйләшү булачак.

Чаллы автобуслары кая югалды?

Лилия Галимовадан, форсаттан файдаланып, Чаллы автобуслары белән бәйле хәлләргә аңлатма бирүен сорадым. Мәгълүм булганча, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты 190 берәмлек “НЕФАЗ” автобусын “КАМАЗ” лизинг компаниясенә кире кайтарды. Шул сәбәпле, шәһәрнең җәмәгать транспортында киеренке хәл туды. 

- Бу мәсьәлә Чаллы шәһәр Советы сессиясендә дә каралды. Инвалид һәм бала арбалары кечкенә автобусларга сыймый. Президент бу вакыйгалардан хәбәрдар. “КАМАЗ”ның – шәһәргә, шәһәрнең – “КАМАЗ”га четерекле сораулары килеп чыгуга карамастан, Рөстәм Нургалиевич кешеләрнең җәфа чигүенә юл куймаска, транспорт хәрәкәтен тиешле дәрәҗәдә тәэмин итәргә боерды. Аңлавымча, Чаллының башка зур габаритлы автобуслар сатып алырга нияте бар, - дип җавап кайтарды Лилия Галимова.

Спорт та “куркыныч”

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы совет утырышында Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

- Республикада ел саен утызга якын зур халыкара спорт чарасы үткәрелә. Универсиада этәргеч бирде моңа, - диде Лилия Галимова. - Татарстан халкының яртысы диярлек спорт белән шөгыльләнә, бу 1,7 миллион кеше дигән сүз. Спорт секцияләренә 91 мең бала йөри. Универсиададан калган инфраструктура да ярдәм итә. Татарстан Президенты спорт корылмаларын капиталь ремонтлауга еллык финанслауны 500 миллион сумга җиткерде. Шулай ук, спорт корылмаларын капиталь төзекләндерү буенча республикада биш еллык программа әзерләнә, аны гамәлгә ашыруга ел саен 500 миллион сум тотылачак. Татарстанда тагын ябык түбәле 4 манеж төзү планлаштырыла. Президент совет утырышында шушылар турында чыгыш ясый.

Казанда фехтование буенча ярышта Кытайның да яшь спортчылары катнаша. Әлеге илдә коронавирус авыруы таралу сәбәпле, спортчы балаларның ата-аналары куркуга калган. 

- Кытай балалары башта Франциягә килде, алар анда карантин узды. Казанга килеп җиткәч тә, кабат, медицина тикшерүе үткәреләчәк. Безнең спортчы балалар ярышка килгән Кытай балалары белән турыдан-туры аралашмаячак. Чөнки, спорт төрләреннән бәйгеләрне аерым залларда оештыру турында уйланылды, - дип тынычландырды Лилия Галимова.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading