16+

Кабак кына диген...

Элек бездә бер абзый: «Яшәсен кабак! Кабак булса – без яшәрбез!» дигән ялкынлы сүзләр әйтеп, аны үзенә кушамат иттереп ябыштырып куйган булган. Кабак булганда – яшәп була, юкка ул безнең җирлеккә Көньяк Америкадан килеп эләгеп, халык гасырлар буена аның рәхәтен күрми.

Кабак кына диген...

Элек бездә бер абзый: «Яшәсен кабак! Кабак булса – без яшәрбез!» дигән ялкынлы сүзләр әйтеп, аны үзенә кушамат иттереп ябыштырып куйган булган. Кабак булганда – яшәп була, юкка ул безнең җирлеккә Көньяк Америкадан килеп эләгеп, халык гасырлар буена аның рәхәтен күрми.

Халыкка аның кайдан килгәнлеге дә мөһим түгел, кайберәүләр аны шулхәтле үз иткән, хәтта иң беренче кабак нәкъ менә Россиядә пәйда булган диючеләр бар. Әлеге кабак бәхәсенә керешерлегем юк, киң яфраклы, сабак­лары үрмәләп үсә торган әлеге яшелчә тарихы белән кызыксынган булмады. Ә менә «Агропарк» сәүдә үзәгендә тау-тау өелгән төрле сорттагы, төрле төстәге кабаклар яныннан узып китә алмадым.

Биредә алты ел сәүдә итүче Гөлфирә Төхвәтуллина сөйләвенчә, быел кабак уңышы бик мулдан булган. «Прилавкадагы бу кабаклар Апас районында үстерелгән, шуннан китерелде, – ди ул. – Төрле сорт­лылары бар: «Алтын көз», «Лимон», груша формасындагы «Мускат». Алар төсләре һәм тәме белән аерыла. Баллыраклары – боткалар пешерү өчен яхшы, ә балсызы – шикәр авыруынан интегүчеләр өчен файдалы».  Минем кабак үлчәп караганым юк, безнең бакчаларда нинди авырлыктагылары үсәдер, ә Гөлфирә Төхвәтуллина прилавкадагы иң авырын күрсәтте – 20 килолы икән.

Әмма бу әле иң зурысы түгел, аннан да зурраклары була ди. «Аны яз ахырына хәтле саклап була, биртелмәгән, кырылмаган булса, ул бозылмыйча саклана. Кышкыга аны туңдырып куючылар да бар, варенье­сын ясыйлар. Балалар кечкенә чакта һәрчак кабактан нәрсә дә булса пешерә идем, рецептлар бик күп. Мәсәлән, эчен чистартып, савыт формасындагы кабак эченә ит, тәмләткечләр салып, фольгага төреп духовкада пешерергә була», – дип сөйли Гөлфирә ханым.

Савыт дигәннән, элек кайбер илләрдә кабакның бик каты кабыклысыннан савытлар да ясаганнар. Мәктәптә укыганда, «Көзге бал»га андый кәрзиннәрне без дә ясый идек, эченә кабак, көнбагыш төшләре, миләш тезелгән муенсалар тутырыла. Кызлар «Көз сылулары» булып киенеп, бер-бер артлы кызгылт-сары яфракларны кыштырдатып шул кәрзиннәрне тотып, подиумдагы модельләр кебек уза... Хатирәләр җебен сүтәргә «Агропарк» сәүдә үзәгендәге гади генә бер кабак та җитә икән.

Ә тәмләткечләр читтән бик күп китерелми, нигездә, алар Казан тирәсендә үстерелә. Җирле эшмәкәрләр яздан алып көзгә чак­лы кузгалак, салат, шпинат, редис, базилик белән тәэмин итсә, кышын яшел суган үстерәләр. «Бездә, башлыча, Татарстанда җитештерелгән продукция сатыла. Төркия, Урта Азиядән китерелгәннәре бар», – ди Гөлфирә Төхвәтуллина.

Кабакны халык ашар өчен генә алмый. Көнбатыштан килеп кергән Хэллоуин бәйрәме вакытында да әлеге яшелчә күпләп сатыла икән. Борынгы кельтлардан калган бу бәйрәмдә кабактан баш ясап, эченә ут куеп, кеше куркытып йөрүдән кызык таба кайберәүләр. Кабак Хэллоуинның төп билгесе һәм атрибуты булып тора. «Джек яктырткычы» дип аталган авызлы-күзле әлеге яшелчә ирланд риваятендәге Джек исемле кеше белән бәйле, ул ике тапкыр Дәҗҗалны алдап, исәп-хисап тотар вакыт җиткәч җәннәткә дә, тәмугъка да кермичә, дөнья буйлап кабак баш белән йөргән, имеш. Кабак кына диген, файдалы үзенчәлекләре күп, туклыклы булуы белән бергә, аның әле кызыклы гына тарихы, хәтта борынгы риваятьләрдә дә телгә алынган серле яшелчәләр бар «Агропарк» сәүдә үзәгендә.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading