16+

Калфаклар тегүче Илизә Абдуллаева: «Һәр заказны бөтен күңелемне биреп эшлим»

Илизә тумышы белән Минзәлә районы Бикбау авылыннан. Хәзерге вакытта гаиләсе белән Минзәлә шәһәрендә яши. Унҗиде ел башлангыч сыйныф укытучысы, аннары ун ел балалар бакчасында башта тәрбияче булып эшләгән, соңрак физкультура буенча инструктор булган. Хәзерге вакытта өйдә генә. Авыру әнисен карый.

Калфаклар тегүче Илизә Абдуллаева: «Һәр заказны бөтен күңелемне биреп эшлим»

Илизә тумышы белән Минзәлә районы Бикбау авылыннан. Хәзерге вакытта гаиләсе белән Минзәлә шәһәрендә яши. Унҗиде ел башлангыч сыйныф укытучысы, аннары ун ел балалар бакчасында башта тәрбияче булып эшләгән, соңрак физкультура буенча инструктор булган. Хәзерге вакытта өйдә генә. Авыру әнисен карый.

– Әни безнең белән унбер ел яши. Әтием вафатыннан соң, сәламәтлеге начар булгач, аны үзебезгә алып килдек. Соңгы дүрт елын урын өстендә ята. Тормыш иптәшем белән киңәшләштек тә, миңа эшемнән китәргә кирәк дигән фикергә килдек. Менә бер ел өйдә генә, – ди ул.
Кул эшенә сәләте әти-әнисеннән бирелгән. Әтисе авылда гомере буе тракторчы булып эшләгән. 

– Техниканы яхшы белә иде. Шул ук вакытта бик оста балта остасы да, калай-тимердән дә әйберләр ясый иде. Кышкы озын кичләрдә балык тотар өчен ау ятьмәләре дә үрде. Өебез ике яклы иде. Олы якка бау тарттырып куя да, унар метрлы ятьмәләр бәйли иде. Аны күргән кеше генә бу эшнең никадәр сабырлык, тырышлык һәм төгәллек таләп итүен аңлый. Әтием менә шундый кеше булды. Нинди генә эшкә тотынса да, бөтен күңелен биреп, җиренә җиткереп эшләп куяр иде. Ә әнием оста тегүче, чигүче һәм пешекче иде. Ул шәһәрдә туып үссә дә, язмышы аны Минзәләгә бәйләп куйган. Әтиемнең беренче хатыны ике баласын калдырып үлеп киткән. Әнием шул балаларны ятим итмим дип, Пермьнән хәтле Минзәләгә күчеп кайткан. Аннары инде абыем белән без туганбыз. Әти белән әни безне дә эшчән, тырыш итеп үстерде. Ике апам да бик матур бәйлиләр, рәсем ясыйлар. Ә мин түбәтәйләрне өч еллар элек тегә башладым. Аңа кадәр брошкалар чиктем. Мәктәптә укыганда тегәргә һәм ыргак белән бәйләргә яраттым. Интернетка рәхмәт, чигү эшенә дә кереп киттем, аннан бик күп осталарның видеодәресләрен карап өйрәндем. Хәзер инде кул эшләнмәләремне ярминкәләрдә сатам. Түбәтәйләр тегүгә ныклап керешкәнче, Алабугада уза торган Спас ярминкәсенә брошкалар сатарга чыктым. Берничә генә түбәтәемне дә алдым. Килгән бер кеше шулар белән кызыксына. Әһә, мин әйтәм, түбәтәй тегәргә кирәк икән, халыкта ихтыяҗ бар. Ирем Алан, брошка ясаучылар күп, түбәтәйләр тек син, дигәч, ныклап тотындым. Әле хәзер дә өйрәнәм, интернеттан да карыйм, китаплар-журналлар да укыйм. Кая гына барсам да, татар милли бизәкләрен фотога төшереп алам. Казахстан, Якутия, Төркия осталары белән дә аралашып торабыз, – ди Илизә.

Аның түбәтәй-калфакларын күреп, балалар бакчаларыннан да заказлар күп килә. Яшь кызлар да, олы яшьтәге апалар да яратып ала икән. Чалма формасындагыларын да тегә Илизә. Анысын өлкән яшьтәгеләр аеруча яратып ала, ак яулык эченнән киеп калдыралар, ди.

– Шунысы сөенечле бүген милли традицияләребезне, гореф-гадәтләребезне, киемнәребезне саклауга, аны пропагандалауга игътибар зур. Бәйрәмнәргә, төрле зур чараларга калфак киеп барасым килә, дип язалар. Сабантуйларында калфак кигән кызларны күргәч аеруча күңелле. Ераклардан кайткан кунаклар бүләккә, истәлеккә дип алып китә. Үз кызларыма да яратып кидерәм. Аларга киемнәрне генә түгел, уенчыклар да бәйләп бирә идем. Балалар бакчасында эшләвем белән дә бәйледер инде бу. Бик күп төрле эшләнмәләр эшләргә өйрәндем. Берәр нәрсә текмәсәм, бәйләмәсәм йә чикмәсәм, көнем бушка үткән кебек. Нинди генә эшләнмәгә тотынсам да, монысы алдагыларыннан тагын да матуррак, затлырак килеп чыксын дип тырышам. Һәр заказны бөтен күңелемне биреп эшлим, аны алган кеше сөенеп кисен дип телим, – ди кул остасы. 

Шунысын да әйтергә кирәк: Илизә Бөтендөнья татар конгрессы оештырган “Оста куллы гүзәл затлар” бәйгесенең «Кул эшләнмәләре» номинациясендә 1нче урынга лаек булган. Бу миңа алга таба да камилләшергә стимул булды, хәситәләр, күкрәкчәләр тегәргә хыялланам, ди ул. 
Илизәнең кул эшләренә сәләте кызларына да күчкән – Алисә белән Әдилә дә муенса, беләзекләр ясыйлар. Тегәргә, бәйләргә дә осталар. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading