16+

Кама Тамагыннан “кечкенә Дубай” ясаячаклар

Авылда яшьләр калсын өчен нәрсә эшләргә кирәк? Салада яшәүчеләрнең активлыгын ничек арттырырга? Авыл территорияләрен үстерүгә бизнес вәкилләрен нинди юллар белән җәлеп итәргә? 5-8 декабрь көннәрендә Кама Тамагы районында узачак «Туган як» бөтенроссия форумында шулар хакында сөйләшергә җыеналар.

Кама Тамагыннан “кечкенә Дубай” ясаячаклар

Авылда яшьләр калсын өчен нәрсә эшләргә кирәк? Салада яшәүчеләрнең активлыгын ничек арттырырга? Авыл территорияләрен үстерүгә бизнес вәкилләрен нинди юллар белән җәлеп итәргә? 5-8 декабрь көннәрендә Кама Тамагы районында узачак «Туган як» бөтенроссия форумында шулар хакында сөйләшергә җыеналар.

Район башлыгы Наил Вазыйхов сүзләренчә, форум бизнес, хакимият һәм җәмәгатьчелекнең үзара диалогына корылган ачык мәйданчык булып тора. Социаль проектларны, җәмәгатьчелек инициативаларын булдыруда әлеге өч якның берләшеп эшләве мөһим.
– Сер түгел, халык бүген авылдан шәһәргә китү ягын карый. Безнең районда соңгы унбиш елда гына да халкының 20 проценты авыллардан киткән. Аларны үз туган якларында калдыру өчен нәрсәләр эшләп була? Авыл территорияләренең тотрыклы үсеше өчен халыкның да, коммерцияле булмаган оешмаларның да активлыгы, эш алымнарын яңартырга кирәк. Бу эштә бизнес һәм хакимият вәкилләре дә катнашып, авылның имиджын арттырасы иде, – дип сөйләде ул журналистларга.
Форумда Мәскәү, Санкт-Петербург, Пермь, Тотьма, Әстерхан, Бурятия, Оренбург шәһәрләреннән спикерлар катнаша. Алар арасында галимнәр, эшмәкәрләр, коммерцияле булмаган оешмалар, җирле берләшмәләр фондлары вәкилләре, иң яхшы муниципаль практикалар булдырган кешеләр бар.
“Мирас-Наследие” фонды җитәкчесе Рамил Миниязов сүзләренчә, Авыл территорияләрен үстерү бизнес белән дә бәйле. Шуның өчен форумда эшмәкәрләрнең дә катнашуы көтелә. Төп спикерлар – Пермьнән «Содействие» социаль инициативаларга ярдәм фонды президенты Нина Самарина. «Содействие» авыл территорияләрендә эшли башлаган иң беренче фонд. Территорияләрне үстерү һәм маркетинг буенча эксперт Андрей Крылов, «Зов земли» Россия халыкларының күчмә культурасы фестивале программасы директоры Алинә Бакирова, «Социаль технологияләр теплицасы» төбәк кураторы Мария Борисенок һәм «Россиянең иң матур авыллары» ассоциациясе президенты Александр Мерзлов чыгышлары да кызыклы булачак.
Форум кысаларында авыл туризмын үстерү мәсьәләләре турында да сөйләшәчәкләр. Туризм дигәннән, матбугат очрашуында Рамил Миниязов, Кама Тамагы районында туризмны үстерү ниятеннән, виртуаль чынбарлык проектын башларга җыенуларын әйтте. Виртуаль чынбарлык технологияләре ярдәмендә йөз ел элек Иделдә булган бурлакларны күрергә булачак ди. Киләчәккә планнар моның белән генә бетми. Болгар, Зөя һәм Иннополис арасында булган Кама Тамагыннан “кечкенә Дубай” да ясамакчылар. Районның данлыклы Юрий мәгарәсен туристлар өчен уңайлы һәм куркынычсыз итү концепциясе дә эшләнә. Юрий мәгарәсенә бүген дә кеше өзелми, аны аеруча экстремаль спорт яратучылар үз итә. 1986 елда бу мәгарә табигать һәйкәле дип игълан ителгән. Мәгарәнең яше – 10 мең елдан артык, ә озынлыгы – 1005 метр. Мәгарә эчендә чишмәләр, кышын катып шугалакка әйләнә торган җир асты күле дә бар ди.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading