16+

Камал театрында яңа сезон: нинди спектакльләр көтелә һәм кайсылары репертуардан төшеп кала?

18 август көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 118нче сезонын ача. Яңа сезонны, гадәттәгечә, “Зәңгәр шәл” спектакле белән башлап җибәрәчәкләр. Инде август аенда ук театр тамашачыларны яңа премьера белән сөендерергә җыена.

Камал театрында яңа сезон: нинди спектакльләр көтелә һәм кайсылары репертуардан төшеп кала?

18 август көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 118нче сезонын ача. Яңа сезонны, гадәттәгечә, “Зәңгәр шәл” спектакле белән башлап җибәрәчәкләр. Инде август аенда ук театр тамашачыларны яңа премьера белән сөендерергә җыена.

25, 26 һәм 27 августта сезонның беренче премьерасы – Айдар Җәббаров куелышында “Ситса туй” спектакле булачак. “Мюзикл форматында спектакль кую – күптәнге хыялым иде. Кулыма Илгиз Зәйниевның пьесасы килеп эләкте. Җиңел, көчле юморлы һәм эчтәлекле пьеса. Спектакльдә унбер җыр булачак. 2000нче елларда популяр булган җырларны алдык, рөхсәт биргәннәре өчен артистларга рәхмәт. Алар арасында Винера Ганиева, Габделфәт Сафин, Салават Фәтхетдинов, Наил Табанаков, Чәчкә һәм башка артистларның җырлары бар. Хәзерге вакытта репетицияләр бара, миңа бик ошый”, - диде Айдар Җәббаров.

Гомумән, бу сезонда Фәрит Бикчәнтәев, Рамил Гәрәев, Айдар Җәббаров куелышында Туфан Миңнуллин, Ркаил Зәйдулла пьесалары һәм тарихи материаллар нигезендә яңа спектакльләр дә көтелә. Шулай ук яңа сезонда хезмәттәшлеккә Айрат Абушахманов һәм Алехандро Гонсалес Пуче чакырулы.

“7 ноябрьдә – Марсель Сәлимҗановның туган көне. Без 2002 елдан бирле аның туган көнен яңа спектакль белән үткәрәбез. Быел Ркаил Зәйдулланың “Игезәк” әсәрен сәхнәләштерәбез. Ул бу әсәрне безгә 7 ел элек үк алып килгән иде, аның исеме “Хан һәм шагыйрь” иде, без аны “Игезәк” дип үзгәрттек. Минемчә, бик җитди һәм катлаулы әсәр. Тарихка нигезләнгән һәм бүгенге көндә дә актуаль”, - ди театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев. Шулай ук 7 ноябрь көнне театр сәнгате өлкәсендә уңышка ирешкән сәнгать әһелләренә Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясен тапшыру тантанасы булачак.

Хәтерләсәгез, монннан шактый еллар элек Фәрит Бикчәнтәев Туфан Миңнуллинның “Миләүшәнең туган көне”, “Дуслар җыелган җирдә”, “Хушыгыз” трилогиясенең соңгысын сәхнәләштергән иде. Якын киләчәктә Фәрит әфәнде “Дуслар җыелган җирдә” пьесасын да сәхнәгә куярга хыяллануын әйтте. “Хуш авылым” спектакленең өченче өлешен дә сәхнәләштерергә планлаштырыла. Әлфия Авзалова турында да спектакль чыгару ниятләнә. Ә менә “Дон Жуан” спектакле быел репертуардан төшеп кала.

118нче сезонда Татарстан Республикасының халык артистлары Зөлфирә Зарипова, Гөлсем Исангулова, Татарстанның атказанган артисты Рамил Вәҗиев юбилейларын билгеләп үтәчәк.

Театр оркестры сезонны 12 августта ук ачачак. “Сәйдәшстан” музыка фестивалендә “Алар беренчеләр иде” премьера программасы тәкъдим ителәчәк. Афишада С.Сәйдәшев, Н.Җиһанов, Ф.Яруллин, С.Габяши һәм башка күп кенә классикларның әсәрләре бар. Театр оркестрының баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе – Данияр Соколов.

“Театр якын арада Россиянең V милли театрлар фестивалендә катнашачак. 11 сентябрьдә театр фестивальдә “Исәнме, әни” спектаклен тәкъдим итә. Киләсе гастрольләр Ижевск һәм Пермьдә узачак. Удмуртиянең рус драма театры һәм “Театра-Театра” сәхнәләрендә “Тормышмы бу?..” һәм “Көзге кайтаваз” спектакльләре уйналачак. Театр, шулай ук, Истанбулда хатын-кызлар драматургиясенә багышланган International Women Playwrigts Theatre Festival фестивалендә катнашырга чакыру кабул итте. 2024 елның февралендә Кама аръягында да традицион гастрольләр көтелә”, - диде Камал театры җитәкчесе Ильфир Якупов.

Аның сүзләренчә, 22-24 сентябрьдә Камал театры үз бинасында “Артмиграция” фестивалендә катнашучыларны кабул итәчәк. Фестиваль кысаларында Томск, Красноярск һәм Йошкар-Ола театрлары үзләренең иң яхшы спектакльләрен тәкъдим итәчәк. 25-26 сентябрьдә шулай ук Камал театрында М.Горький исемендәге Самара драма театрының гастрольләре көтелә.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading