Камчатка быел балык тоту буенча тарихта моңарчы күрелмәгән рекорд куйган иде. Кайбер мәгълүматлар буенча, балык уңышы 2010 ел белән чагыштырганда, 14 тапкырга арткан. Балык тотуда рекорд куюда Казан студенты Булат Гариповның да өлеше бар. Биредә ул «Путина» студентлар хезмәт отряды белән берлектә, балык чистарту эше белән шөгыльләнгән.
Скопировать ссылку
Камчатка быел балык тоту буенча тарихта моңарчы күрелмәгән рекорд куйган иде. Кайбер мәгълүматлар буенча, балык уңышы 2010 ел белән чагыштырганда, 14 тапкырга арткан. Балык тотуда рекорд куюда Казан студенты Булат Гариповның да өлеше бар. Биредә ул «Путина» студентлар хезмәт отряды белән берлектә, балык чистарту эше белән шөгыльләнгән.
– Путина – балык каба торган чор. Ул май-сентябрь айларына туры килә. Беренче ике айда балык тоту өчен әзерлек эшләре барса, соңгы өч айда балык тотыла, – ди Булат.
Нәкъ менә шул чорда балык эшкәртүче оешмаларга бик күп эшче куллар кирәк тә инде. Шуңа да җитәкчеләр җәй көне ял иткән студентларга мөрәҗәгать итә.
– Без студентларның Усть-Большерецк авылында аерым бер кечкенә балык эшкәртә торган заводы бар иде. Шунда Казан дәүләт архитектура-төзелеш институты егет-кызлары белән бергә эшләдек. Ни кызык, беренче айны заводка бер генә балык та килмәде. Безнең инде эшлибез дип янып торган күзләр сүнә башлаган иде. Ул вакытта күбрәк хуҗалык эшләре белән шөгыльләндек. Ә балык килгәннән соң утырып ял итәргә дә вакыт юк иде. Көн дәвамында сигез сәгать эшләп, ашарга һәм йокларга гына хәл калды. Башта без балыкны сортларга бүлдек. Әйтик, «ир» балыкларны бер җиргә, уылдыклы балыкларны икенче җиргә тезәргә кирәк иде. Без аларны аерырга бик тиз өйрәндек. «Ир» балыкның аркасында өркәче була, борыны гадәттәгедән очлырак. Аннан соң балыкның эченә басып карыйсың – уылдык чыкса «хатын» була. Бу эшкә ияләнү өчен өч көн вакыт китте. Аннан барысы да автоматта эшләнә башлый. Егетләр конвейер аша килгән балыкның эчләрен кисеп, чистартып торды. Кызлар уылдыкларны җыеп барды. Аннан соң балык махсус суыткычларда катырылды. Балыкның 95 проценты – горбуша иде. Кита, нерка бик аз капты. Балык уңышы бик күп булганга, Камчаткада аның бәясе инде җәй көнне үк төште. Заводтан килосын 20 сумнан биреп җибәрәләр иде, – ди Булат.
Егетне иң сокландырганы Камчатканың табигате булган.
– Дөресен генә әйткәндә, табигать белән артык сокланырга вакыт юк иде. Шулай да бу – искиткеч матур, кеше кулы тимәгән җир. Табигатькә гашыйк булып, биредә бөтенләйгә яшәргә калучы кешеләр дә бар. Чыннан, юл уртасында аю очрарга мөмкин монда. Без дә аны күрдек, ләкин якын килмәдек. Цивилизация, интернет, вай-фай дигән әйбер юк инде. Бер яктан, бу яхшы да әле. Җәй дәвамында баш телефон, социаль челтәрләрдән дә ял итте. Без анда баракларда яшәдек. Аңа карамастан, яшәү өчен барлык шартлар тудырылган иде. Юыну өчен кайнар суы да булды. Ашханәдә дә бик тәмле һәм бушка ашаталар иде. Минемчә, моны татып карарга кирәк. Бу – студент тормышының бер романтикасы, – ди Булат.
Дөрес, авыр эш шартларына чыдый алмыйча, кайтып киткән яшьләр дә булган. Ә менә Булат үз сменасына өстәп, тагын 15 көнгә эшкә калган.
– Казан студентлары арасында эшне ташлап китүчеләр юк иде. Башка шәһәрләрдән булды. Алар инде үз акчаларына билет сатып алып кайтып китте. Сменабыз тәмамлангач, оешманың генераль директоры безнең белән очрашып, тагын берничә көн эшләгез әле, дип сорады. Төркемнән 15 кеше калдык. Безне шул ук көнне Октябрьский авылындагы зуррак заводка җибәрделәр. Анда иң авыры – сигез сәгать бер урында басып балык эшкәртү иде. Шунда бер урында басып торудан да авыррак әйбер юк икәнен аңладым. Капчык ташуың хәерлерәк! Ләкин мин өстәмә эшкә калганыма бер дә үкенмим. Җитәкчелек безнең эшне югары бәяләде. Ике ай эшләгән өчен 105 мең сум хезмәт хакы алдык. Генераль директор шәхсән үзе һәрберебезгә швейцар сәгатьләре бүләк итте. Миңа, командир буларак, өстәмә бүләк булды. Анысын нәрсә икәнен әйтеп тормыйм инде, – дип елмая студент егет.
Казан студентлары кечкенә заводта көненә 40-45 тонна балык эшкәрткән булса, зур заводта җитештерү күләме 400-500 тоннага җиткән.
Камчатка Булатның беренче сәяхәте генә түгел. Моңарчы ул Калининград, Якутия, Чиләбедә дә булып кайткан инде.
– Студентлар хезмәт отряды ярдәмендә, мин Россияне Калининградтан алып Камчаткага кадәр йөреп чыктым, – ди ул үзе.
Калининградта ул Курск дугасында кабель кертү эшендә катнаша. Өлешчә бу эш Булатның Казан дәүләт энергетика университетында алган һөнәренә дә туры килә. Шуңа да бу сәяхәте аның өчен тәҗрибә туплау мөмкинлеге дә була әле.
– Нинди дә булса объектка эшкә бару өчен һәр студент отряды гариза тапшырырга тиеш. Аны Мәскәүдәге үзәк штабта кабул итәләр. Төркемнең активлыгы, эшкә сәләте буенча, аларга иң яхшы объект эләгә. Без ул елны Калининградка юллама оттык. Кызганыч, бу проект бер ел гына эшләп калды. Башка анда студентларны чакырмадылар. Бөтен оешмалар да үзенә студентларны чакыра алмый бит. Безгә күп итеп акча да түләргә, безне ашатырга, юл чыгымнарын да капларга кирәк. Ә бу һәркемнең көченнән килми. Калининградта без бик яхшы эшләдек. Шуңа да безгә иң төп бүләк – «Хезмәт байрагы»н тапшырдылар. Гомумән, кая гына барсак та, без үзебезне яхшы яктан гына күрсәтергә тырыштык. Җитәкчелек, эшебезгә карап, хезмәт хакын да кызганмады. Иң беренче елны Чиләбедә кулыма 85 мең сум акча тоткач шаккаткан идем. Мондый акчаларны студент егет каян күрсен инде. Мине эшкә өйрәткәне, дуслар табарга ярдәм иткәне өчен, Студентлар хезмәт отрядына бик рәхмәтле мин. Бу, чыннан да, «текә» проект. Анда алган тәҗрибәмне мин хәзерге эшемдә дә кулланам, – ди Булат.
Комментарийлар