16+

Камил хәзрәт Сәмигуллин «дәүләт барлыкка китерүче халык» төшенчәсенә каршы

Мөфти искәрткәнчә, Россия территориясендә күптәннән «дәүләт төзүгә, дәүләт чикләрен һәм рухи суверенитетны саклауга өлеш керткән» башка халыклар да яши.

Камил хәзрәт Сәмигуллин «дәүләт барлыкка китерүче халык» төшенчәсенә каршы

Мөфти искәрткәнчә, Россия территориясендә күптәннән «дәүләт төзүгә, дәүләт чикләрен һәм рухи суверенитетны саклауга өлеш керткән» башка халыклар да яши.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия Конституциясенә «дәүләт барлыкка китерүче халык» төшенчәсен кертүгә каршы булуын белдерде. Рус теле «тигез хокуклы халыклар берлегенә керүче дәүләт барлыкка китерүче халык теле буларак» бирелгән Россия дәүләт теле турындагы нигезләмәдә әлеге төшенчә бар. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

«Мин Конституциядә «дәүләт барлыкка китерүче халык» төшенчәсен бер милләткә карата куллануың уңай перспективаларын күрмим», — ди Камил хәзрәт һәм мондый адымның «төзәлмәслек нәтиҗәләргә» китерергә мөмкин булуын өстәп әйтә.

Ул рус халкының илдә иң күп санлы халык буларак титуллы милләт булуын кире какмый. Әмма, мөфти искәрткәнчә, Россия территориясендә күптәннән «дәүләт төзүгә, дәүләт чикләрен һәм рухи суверенитетны саклауга өлеш керткән» башка халыклар да яши.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин Россия Конституциясенә кертергә тәкъдим иткән төзәтмәләр Дәүләт Думасына бирелүе хәбәр ителде.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дорес эйткэн, афэрин, руслар узлэрен донья тоткасы булып санап йорилэр. Башкаларны санламыйлар да

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик исләре китәр инде хәзрәт фикеренә. Там уже давно все решено до нас

      • аватар Без имени

        0

        0

        Аннан аларга гына льгота була,Россия недры_-байлыкларыннан аларга гына олеш чыгарыла микэнни?Без гастрбайтр статусында калабыз микэнни,анлашылми.Менэ Эмиратта шулай бит,градообразующий народ льготаларга ия,калганнарнын бернэрсэгэ тдэ хокукы юк.Мин моны анлап бетермим.

        Мөһим

        loading