16+

Канатлы кеше – 2

Хикәя

Канатлы кеше – 2

Хикәя

Башы.

Икенче көнне кергәндә, Таһир телсезләр «телен» өйрәнгән иде инде.

– Төне буе утны сүндермәде, – диде кизү торган шәфкать туташы, – без аңа каршы килергә кыймадык.

Таһир аны киң елмаеп каршы алды:

– Рәхмәт, доктор. Болай аралашуның да мөмкинлекләре күп икән. Рәхмәт.

Шакир да шатлыклы елмайды:

– Без синең белән җырлашып утырачакбыз әле. Тик аз гына көт син.

Бераздан Таһир уйчанланып калды һәм бармакларын уйнатырга тотынды:

– Ә ни өчен миңа беркем дә килми?

– Әлегә ярамый, – Шакир күзләрен яшермәскә тырышты.

Тик Таһирга анык җавап кирәк иде. Ул кабаланып ым-ишарәләр ясады һәм докторның аңламый калуын сизеп, аны тагын, бу юлы әкренрәк итеп кабатлады:

– Алар исәнме?

– Әйе, исән-сау.

Шакир сүзнең кемнәр хакында баруын яхшы аңлый иде, әлбәттә. Ләкин ул авыруның соңгы өметен өзәргә теләмәде, «алар» дигәндә, үзенең Таһирга ярдәм иткән дусларын күз алдына китерергә тырышты, шуңа да җавабы бик тә ышанычлы чыкты.

Әмма Таһирның йөзен кара болыт каплады. Ул, әрнүле нәфрәт белән, докторга төбәлде. «Ай-һай, егет...» дигәндәй, башын чайкап куйды. Аннан соң бөтен тәне көзән җыергандай тартыша башлады, муен тамырлары кабарып, яңаклары бүртенеп чыкты, битенә куе кызыллык йөгерде, күзләре тәгәрәп чыгардай булып түгәрәкләнде, маңгай сырларыннан тир бөртекләре тәгәрәде.

– А-а-а... Ал-лллды-ыйс-ссы-ың... Ал-дый-сың бб-ит.

Моны ишетүгә, доктор ачкан авызын ябарга да онытып катып калды. Гаҗәпләнүдән аның күзләре акайды, чәчләре үрә торды.

Шул рәвешле озак вакыт үтте.

– Исән булса, ул мине күрми түзмәс иде, – диде Таһир. Сөйләшү аңа зур авырлык белән бирелсә дә, һәр сүзне ачык итеп әйтте. – Йә хат язар иде. Дөресен әйт, доктор. Мин түзәрмен.

Шакирга инде сүз сөйләүнең хаҗәте юк иде, яңаклары буйлап ике тасма агып төште, күксел төскә кергән иреннәре калтыранды.

– Доктор! Доктор! Шакир абый... – дип кычкырды шәфкать туташы.

– Юк-юк, бар да тәртиптә... – дигән тавыш ишетелде. Бу Шакирның үз тавышы иде. Кинәт ул иңендә кемнеңдер кулын тоеп сискәнеп китте. Таһирның кулы икән бит... Шакир буыннары йомшарудан аның караватына чүгәләгән икән.

– Бирешмик, доктор... Көчле булыйк, доктор... 

Шакир, җиңе белән күз яшьләрен сөртеп, Таһирга карады.

Таһирның да күзләрендә яшь иде.

Аның бөтен гәүдәсе калтырана, ә иреннәре бары тик бер сүзне кабатлый:

– Бирешмик, доктор... Көчле булыйк, доктор... 

Тиздән шприцлар тотып, шәфкать туташы килеп җитте...

Иртәгәсен алар бер-берсенең күзләренә карый алмадылар.

Шакир пациентның үз-үзен ничек хис итүе белән кызыксынды. Ул рәсмирәк булырга тырышты. Таһир да бер сүз белән генә җавап бирде: «Әйбәт...»

Ләкин Шакир – үз эшенең остасы, Таһирның шулай кинәт кенә теле ачылырга тиеш түгеллеген яхшы аңлый иде. Бу – медицинада тиңе булмаган күренеш, моның буенча эзләнүләр алып барырга, ачышлар ясарга мөмкин, тик әле боларның берсе дә аны кызыксындырмады, аның өчен бары тик Таһирның аякка басуы, юк, аягына баса алмас инде – монысы бәхәссез, бары тик Таһирның рухи бөтенлеген саклап калуы, кайгыларга бөгелеп төшмәве, тормыштан өметен өзмәве мөһимрәк иде.

– Доктор, минем эчәсем килә.

Үзе дә сизмәстән Шакир аның күзләренә карады һәм барысын да аңлады.

Ярты сәгать үтүгә, алар Таһир яраткан «Белый аист»ның беренче рюмкасын чәкештереп утыралар иде.

– Рәхмәт, доктор.

– Сиңа рәхмәт. 

Эчеп куйдылар. Дәшмәделәр.

Коньяк тәннең бөтен күзәнәкләрен җылытып җибәрсә дә, беркем бер сүз дәшмәде.

Шакир рюмкаларны тутырды.

Таһир иңендә яткан бар авырлык-газапларын күтәреп торып утырды.

Бер-берсенең күзләренә карап, рюмкаларын күтәрделәр.

Чәкештерергә суздылар.

Туктап калдылар.

Эчеп куйдылар.

Рюмкаларга таш тутырган кебек иде.

Бераз тын тордылар.

һәркем үз уйлары белән мәшгуль, тик икесенең дә уе бер тирәдә иде.

Тагын эчтеләр.

– Синең гаиләң бармы? – диде Таһир.

– Бер кызым, бер улым бар.

– Син бәхетле кеше. 

Тынлык урнашты. Озын-озак тынлык. Хәер, тынлык микән...

Икесенең дә җанында давыл котыра, әгәр кешенең ихлас хисләре үлгәннәрне терелтә, үткәннәрнең авыр фаҗигасен төзәтә ала икән, бу икәүнең тойгыларыннан барысы да үзгәрер, дөньяда газап-әрнүләргә бер урын да калмас, кешеләр кайгы-хәсрәтнең ни икәнен дә белми яшәрләр иде.

Таһирның йөзен кинәт кайгы күләгәсе каплады. Күзләре әрнү диңгезенә әйләнде.

– Нигә мине үтермәдең, доктор?

Шакир уйга калды. Ул әллә нәрсәләр дип әйтергә, үзенең бу КЕШЕгә булган уй-хисләрен аңлатырга теләде һәм... һәм бер сүз белән генә җавап бирде:

– Белмим.

Тагын тын калдылар.

– Доктор, аякларым йөри алачакмы? 

Хирург дәшмәде.

– Димәк, юк?

Кинәт аның изүеннән алып җилтерәттеләр:

– Минем йөрисем килә, доктор. Аңлыйсыңмы? Мин йөрергә телим.

Таһирның күзләрендә чиксез ихтыяр иде.

Аңа каршы килү мөмкин түгел иде.

Тик аның аякка басуы да мөмкин түгел, бу медицина кануннарына каршы килә торган гаҗәп бер хәл иде.

– Син йөриячәксең! – диде доктор. – Син йөгереп йөриячәксең.

– Мин йөриячәкмен! – диде Таһир, хыялый бер тантана белән: – Мин йөгереп йөриячәкмен.

һәм ул кинәт аякларын идәнгә алып атты да торып басты. Аның ашкынуын, аның теләген тыяр көч юк сыман иде. Ул ничәмә-ничә айлар буена хәрәкәтсез ятып, инде суына башлаган аякларында чайкалып беркавем басып торды һәм... һәм как идәнгә йөзтүбән барып төште.

Шакирның йөрәге «жу» итеп куйды.

Таһир бермәл тынсыз ятты. Аннан соң кулларында күтәрелеп, торып утырды. Аның йөзе канга батса да, иреннәрендә самими елмаю иде:

– Ярый, монысы башы гына әле, – диде ул, күзләрен очкынландырып, – монысы тәүге адым гына.

Тәүге адымнан соң икенчесе, аннан өченчесе, дүртенчесе, бишенчесе... Адымнар кабатланып кына торды. Адымнар арткан саен, Таһирның йөзендә күгәрмәгән, яраланмаган бер урын да калмады.

Шакирның дуслары да хәзер дәваханәгә еш йөрер булып китте. Алар Таһир белән төрле кызыклы хәлләр турында сөйләште, вакыт-вакыт сыра чөмерделәр, ә күбесенчә, яңа күршеләренең теләген үтәп, аның аякларын хәрәкәтләндерделәр, сәгатьләр буена Таһир шыбыр тиргә батып арып егылганчы бүлмә буйлап йөрттеләр. Алар аяксызларны атлату турында төрле китаплар табып китерде, хәтта Кытайдан табиб-остазларны да чакырдылар. Тик боларның берсе дә ярдәм итмәде, һәрхәлдә, күзгә күренерлек үзгәреш сизелмәде.

Көннәрнең берсендә Таһир болай диде:

– Мин аякка баса алмам, доктор. 

Шакир дәшмәде.

Ул ни әйтергә дә белми иде.

– Ялгышасың, доктор! – диде Таһир. Бераздан өстәп куйды:

– Мондый уеннардан туйдым, доктор. Минем ялгызымны калдырыгыз, һәм яныма беркем килмәсен.

– Ярый, – дип ризалашты доктор. Аның башка чарасы юк иде.

Икенче көнне Таһир янына беркем дә килмәде.

Ул көне буе түшәмгә карап ятты.

Күзләрендә чиксез моң иде.

Ә иртәгәсен хәл белергә кергәч, Шакир тетрәп китте. Таһирның урынында сакал-мыеклы бер ят кеше ята иде.

– Гафу итегез, доктор, – диде ул, Шакирның агарынып китүен тоеп, – мин күрше палатадан, Таһир бер генә минутка коляскамны сорап торган иде... Әле булса килеп җитми. Ул сезгә шушы конвертны тапшырырга кушты.

Шакир конвертны ачты.

Дәфтәр битендә бер генә җөмлә язылган иде: «Мин атларга телим».

Шакир озак кына сүзсез торды. Азак кул астындагыларга Таһирны эзләргә кушты. Тапмадылар.

Милиция эшкә җигелде.

Эзләделәр.

Юк. Атна үтте.

Ай.

Юк.

Шакир да, аның дуслары да кара кайгыга батты. Кайсыдыр ягы белән әсир иткән бу кешенең шулай көтмәгәндә югалуы, бөтенләй юкка чыгуы аянычтан да аяныч иде. Эзләмәгән җирләре калмады, аның фатир ишеге төбендә чиратлашып кизү тордылар. Әмма Таһир табылмады.

Ниһаять, Азаматның башына барып җитте:

– Гаиләсе кайда җирләнгән? – диде ул беркөнне.

Нәҗипнең ярдәме белән, Таһирның гаиләсе кайда җирләнгәнен ачыкладылар һәм, дүртесе бер булып, шунда киттеләр.

– Әйе, монда коляска белән бер адәм килгән иде, – диде зират саклаучы карт. – Айдан артык инде чыкканы юк.

– Ник барып карамыйсыз соң? – диде Нәҗип. – Бәлки, ул авыр хәлдәдер.

– Курыктым.

– Нәрсәсеннән?

– Ул сәер иде.

– Барыбер.

– Белмим... – Каравылчы бераз уйланып торды. – Ул бирешә торган кебек түгел. Аның күзләре әллә нинди.

– Шулай да.

– Мин башта читтән күзәттем. Ул янәшә торган ике каберне кочаклап елады. Көне буе. Төне буе... Аннан соң... Аннан соң... Белмим... Каберләр үрдәрәк бит... Ә кичә коляскасы тәгәрәп төште.

– Коляскасы?! – диделәр бар да, бертавыштан.

– Әйе. Мин курыктым. Элек тә курка идем. Беләсезме, ул нәрсә диде? Ул болай диде: «Мин сиңа атлап киләчәкмен!» – диде. Шуннан бирле керфек какканым юк. Йоклап китсәм, мәетләрнең аяк тавышын ишетеп уянам.

Дуслар инде каберләр янына барырга җыенганнар иде. Тик каравылчы гына ул якка барырга якын да килмәде. Аны төрлечә үгетләп карадылар:

– Нинди чирләрең бар – дәваланырга ярдәм итәбез...

– Башыңны төрмәдә черетәм...

– Юк, теләсә нишләтегез! Мин куркам. 

Кинәт якында гына үлән кыштырдавы ишетелде. Барысы да тынып калды.

– Мин сиңа атлап килергә вәгъдә биргән идем, – диде таныш тавыш, – мин киләм! Мин атлап киләм!

– Минем бер гаебем дә юк, – диде каравылчы, калтыранган тавыш белән. – Зинһар, миңа тимә!

– Ха-ха-ха!

Хәтта Шакирның да тәне эсселе-суыклы булып китте, бала йоннары кабарып чыкты.

– Син миннән курыкма! Мин гади кеше! Юк, мин – гали кеше. Чөнки атлый алам. Йөри, йөгерә алам. Мин – чын кеше!

– Таһир! – диде хирург.

– Доктор!

– Таһир...

– Доктор, рәхмәт сиңа! – тиздән Таһир үзе дә күренде. Ул, бернәрсә булмагандай, аякларында басып тора иде.

– Рәхмәт сезгә, дусларым... Рәхмәт сезгә... 

Дуслар бер-берсенә карашып алды. Алар горур иде. Бигрәк тә Шакир. Аның керфекләреннән тәгәрәгән яшь бөртекләре һәм иреннәренә кунган елмаю бу мизгелдә ничектер килешеп, бер-берсен тулыландырып тора иде.

Шуннан соң алар йөрешеп, күрешеп, хәлләр белешеп яшәр булдылар, һәр җомга саен җыелып, кышларын берәр кафега кереп, ә җәйләрен ишегалдында үскән бердәнбер нарат күләгәсендә дөнья хәлләрен сөйләшеп, уй-хыялларын бүлешеп сыра эчеп гомер үткәрерләр иде. Әнә шундый кичләрнең берсендә Таһир әйтеп куйды:

– Егетләр, ә мин очарга телим.

Егетләр иреннәренә тидергән бокалларын уртларга да онытып катып калды.

Аның сүзләрен уенга алыргамы, әллә чынгамы?

Шакир Таһирның күзләренә карады да гаҗәпләнүдән кулындагы бокалын төшереп җибәрде.

Озак кына дәшми торды.

Башкалар да бер сүз дә әйтмәде.

– Син очачаксың! – диде Шакир аннан соң. – Син мотлак очачаксың.

Бу сүзләре бөтен кануннарга каршы килүен белсә дә, Таһирга ул ышана, аның канатларын җилпеп шушы йортлар өстеннән үтә алуына тамчы да шикләнми иде.

Шушы сөйләшүдән соң күп вакыт узды. Таһир башкача күзгә күренмәде. Аны фатирыннан да, эш урыныннан да, гаиләсе күмелгән зираттан да тапмадылар.

һәркайсы үз өлкәсендә ниндидер дәрәҗәгә ирешкән, яшәү шартларын җайга салган, һәрберсенең күкрәк сугып «Мин!» диярлек мөмкинлеге булган гамәли карашлы асыл ирләр бергә җыелганда да, аерым чакларында да үзләре дә сизмәстән вакыт-вакыт һавага карап алалар да, күзләрендә чиксез сагыш, сүрелмәс өмет балкып китә иде.

фото: the-submarine.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading