16+

Канатлы кеше

– Егетләр, ә мин очарга телим, – диде ул.

Канатлы кеше

– Егетләр, ә мин очарга телим, – диде ул.

Егетләр иреннәренә тидергән бокаллардан сыра уртларга да онытып катып калды.
Җәйге ямьле кичләрнең берсендә, шәһәр үзәгендәге гади генә йортның бер подъездында яшәүче ир-егетләр ишегалдында үскән бердәнбер нарат күләгәсендә сыра чүмерәләр иде. Бер подъездда озак еллар буена гомер итеп, бер-берсен яхшы белгән бу ирләр, атна азагында шулай җыелышып алалар да дөнья хәлләрен сөйләшеп, шатлык-кайгыларын, уй-хыялларын уртаклашып, сыра эчеп вакыт үткәрәләр. Болар беткәнбаш ирләр түгел, һәркайсы үз өлкәсендә ниндидер дәрәҗәгә ирешкән, яшәү шартларын җайга салган, һәрберсенең тормышка гамәли карашы, күкрәк сугып «Мин!» диярлек мөмкинлеге бар, һәм моны алар үзләре дә белә, шуңа күрә бер-берсен бик хөрмәт итәләр, вакыты белән сабыйларча ихласлыкка бирелеп, йөрәк серләрен дә ачып салалар, ул серләр нинди генә сәер булып тоелмасын, алар берсен-берсе аңлый, кулыннан килгәнчә ярдәм итә, кыскасы, болар күптәнге дуслар һәм бер-берсенең язмышына битараф түгелләр иде.

Алар бишәү иде. Бишесе дә электән үк спорт белән шөгыльләнеп, дан-дәрәҗәләргә ирешкәннәр, кайберләре әле дә бу шөгылен ташламый, һәрвакыт формада булырга тырыша. Милиция майоры Нәҗип бүген яшьләрне кул сугышына өйрәтә, Республика хастаханәсенең хирургы Шакир кыш буена чаңгыдан төшми, шахмат буенча спорт мастеры Азамат бу уенга бөтен дусларын да гашыйк итте. Бары тик элеккеге авыр атлет Хөрмәт белән хәрби очучы Нуриның гына соңгы вакытта физик күнегүләр белән мавыкканы сизелми иде.

Тиздән Нури башка шәһәргә китте дә аның урынына Таһир исемле бер адәм күчеп килде.
Юк... Дөресрәге, Нуриның фатиры берничә ай буена бикле торды. Анда керүче дә, чыгучы да булмады шикелле. Нәкъ шул көннәрдә Шакир, мул гына табын әзерләп, дусларын җыйды.
– Автомобиль фаҗигасенә эләккән берәүгә операция ясадым, – дип аңлатты ул моның сәбәбен, – дөресен әйткәндә, яңадан җыйдым. Кул-аяклары өзелгән, эчке органнары изелгән иде. Хатыны да, балалары да шундук һәлак булган.

– Үзенә әйттегезме соң? Гаиләсе турында. – Азаматның бу соравыннан хирургның күзләрендә газаплы очкын чагылып үтте.
– Юк, – диде ул, нокта куйгандай итеп.
– Үзенең тома ятим калганлыгын белгәч, ул сиңа рәнҗемәсме соң? – Монысын Хөрмәт әйтте. – Урыныннан торалмаслык гарип булып калса?! Япа-ялгыз килеш...
Хирург дәшмәде.

– Без кайчак гаеплеләрне үлем җәзасына тарттырабыз, – диде милиция майоры Нәҗип, хөкем чыгаргандай итеп, – ә син аны – яшәү җәзасына...
Авыр тынлык урнашты.
Тынлык озакка сузылды. Әлеге таныш түгел кешенең язмышы турында уйланган дусларның берсе дә, авыз ачып, сүз әйтергә ашыкмады.
Бераздан хирург телгә килде:

– Бу хакта мин дә уйландым, – диде ул, гаепле кеше төслерәк. – Иң кадерле кешеләрен югалтып, җанына мәңге төзәлмәслек яра алган гарип адәмнең яшәвенә караганда, үлеме хәерлерәк түгелме, дидем. Аннан соң операция дә әллә уңышлы чыга, әллә юк бит әле. Шуларны уйлагач, мин аны үтерергә дә, дөресрәге, әҗәлгә ирек бирергә дә әзер идем.
Хирург авыр уйга чумып туктап калды. Озак эндәшмәде.

– Ник шулай итмәдең соң? – диде Нәҗип. – Без сугышта өметсез яралыларны үзебез үтерә идек. – Һәм иптәшләренең йөзе үзгәреп китүен сизеп, аклангандай өстәп куйды: – Алар моны үзләре үтенәләр иде. Яшәү өмете юк икән, нигә кешенең гомерен сузып, газабын озайтырга?!

Хирург дәшмәде.
Ул гомеренең бер өлешен Әфган сугышында үткәргән дустының сүзләре белән күпмедер дәрәҗәдә килешә, үзенең изгелекме, гөнаһмы эшләвен үзе дә белми иде. һәм үлем куенындагы пациентны ни өчен яңадан терелтүен, яңадан җыюын да аңламый иде. Шул ук вакытта ул бу гамәленең фантастик күренеш, мөмкин булмаган бер эш икәнен яхшы төшенә, һәм үзенең шушы эшкә алынуы, аны уңышлы башкарып чыгуы белән күңеленнән генә горурлана да иде.

– Ул һушына килдеме соң әле? Хәле ничек? – Азаматның бу соравыннан Шакир дертләп китте.
– Хәле ничек? – дип кабатлады ул, әлеге сорауның авырлыгын үлчәп карагандай. – Хәле ничек... Теге дөньядан кире кайтканнарның хәле ничек була?!
Беркем дә дәшмәде.

– Сөйләшә алмый ул. Ишетми дә. Аяклары йөрми. Йөри дә алмаячак... Ә үзе исән. Фикере дөрес. Куллары яхшы хәрәкәтләнә. Түшәктә озак, бик озак ятачак әле.
Һәм хирург, күз иярмәс тизлек белән, алдындагы рюмканы каплап куйды. Аннан соң кул сырты белән авызын сөртеп алды. Аның чырае сытык, кашлары җимерелгән, керфек очларында ике тамчы яшь ялтырый иде. Ул аларны сөртмәде. Чалбар кесәсеннән дүрткә бөкләнгән кәгазь кисәге тартып чыгарды да Азаматка сузды. Азамат дәфтәр битенә хәлсез куллар белән сызгаланган кәкре-бөкре хәрефләргә текәлде.

– Кардиограмма кебек... – диде ул, аны барысына да күрсәтеп. – Бер карасаң, чынлап та шул инде бу, кардиограмма – йөрәк тибеше.
– Йа Ходай... – дип куйды кемдер.

– Моны ул өч көн буена язды, – Шакирның тавышы һаман калтырый иде әле. – һушына килгән саен, берәр сызык өстәп куя иде. Күрәсең, гел шушы уй белән яшәгән. Ә сез ник коткардың дисез... 
Бөтенесе беравыздан кабатлады:
– Гафу ит, доктор.
– Гафу ит... – дип ирештерде хирург, җиңелчә шелтә белән, һәм рюмкасын күтәреп чәкештерергә сузды да теге кәгазьдә язылган сүзләрне укыды: – Мин яшәргә телим!
– Мин яшәргә телим! – дип беравыздан кабатлады табын, һәм барысы да аягүрә басты.
Мин яшәргә телим! Бу сүзләр, йөрәкләрнең иң тирәненә кереп, кеше җанының яшерен көчләрен уятты да бар газапны җиңәр бер җыр булып кабат яңгырады. Мин яшәргә телим!
Бу сүзләрдә кеше рухының кодрәтенә соклану да, үз бурычын гадел үтәүчегә рәхмәт хисләре дә, җиңел уйлар белән ялгыш юлга төшкәннәрнең чиксез үкенече дә бар иде.
Мин яшәргә телим!

Рюмкаларны чәкештереп эчкәч, әлеге кәгазьне изге бер мирас сыман кулдан-кулга күчереп, яңадан карап чыктылар. Күңелләр чистарынып, яшәү дәрте артып киткәндәй булды. Аннан соң Шакир аны үзенә бирелгән иң кадерле бүләкләр саклана торган тартмага салып куйды.
– Янына хәл белергә килүчеләр бармы соң? – дип сорады Хөрмәт. – Ялгызы гына ятмыймы?
– Юк, – Шакир янә рюмкаларга шәраб койды. – Ул бит монда күчеп кенә килгән булган. Дуслары да, туганнары да юк. Аннан соң, янына кеше кертерлек тә түгел әле.
– Әгәр ул үлеп китсә?..
Азаматның бу сүзеннән табын дерт итеп куйды. Әлеге таныш түгел кеше алар өчен шул тиклем кадерлегә әверелгән иде ки, аны югалту турындагы уй үзе генә дә тирән кайгыга төшерә, йөрәкне уеп ала иде.
– Үлмәс!

Хирургның тирән ышаныч белән әйтелгән сүзе күңелләрне җылытып җибәрде. Тәрәзә артында караңгылык куера барса да, дөнья яктырып киткәндәй булды.
– Ә аның исеме ничек? – дип сорады Нәҗип, һәм аны барысы да күтәреп алды:
– Әйе, исеме ничек? Исеме...
– Таһир, – диде хирург.
– Таһир! – дип зур ихтирам белән кабатлады табын. – Таһир...
– Без аны ташламаска тиеш, – диде Хөрмәт, – Таһирга ярдәм итәргә тиешбез.
– Мин бүгеннән әзер. Биш куллап!
– Мин дә!

Күңелләрендә Таһирга карата тирән ихтирам хисе булса да, алар ничек ярдәм итәргә икәнен белмиләр иде әле. Шуңа бөтенесе Шакирга төбәлде.
– Нәрсә эшләргә кирәген, вакыты җиткәч, үзем әйтермен, – диде хирург. Дусларының бу теләге өчен сөенүе аның тавышына ук чыккан иде. – Әлегә барысы да Таһирдан тора. һәм миннән...
Тынлык урнашты.
Хирург янә рюмкага үрелде:
– Таһир өчен!
– Таһир өчен! – дип кабатлады табын, аягүрә басып, һәм бу сүзләрнең кайтавазы яңгырады. – Яшәү өчен! Җиңү өчен!
– Сезнең Таһирны якын күрүегезгә бик шатмын, – диде Шакир, рюмкаларны бушатып куйгач. – Чөнки ул безнең күршебез дә әле. Нури дустыбызның фатирын Таһирлар гаиләсе сатып алган булган.

Мондый көтелмәгән хәбәрдән соң ни әйтергә белми катып калдылар. Таһирның күрше булуы, ул гына да түгел, дуслары Нуриның фатирында яшәве аны күңелләргә тагы да якын итте.
– Менә шундый хәлләр... – дип куйды Шакир, иңеннән авыр йөк төшкәндәй.
Әлеге очрашудан соң байтак вакыт үтте. Таһирга бер-бер артлы катлаулы операцияләр ясадылар. Дусларга аның янына барып йөрү әлегә рөхсәт ителмәсә дә, алар читтә калырга теләмәде, кыйммәтле мохтаҗлыклар өчен һәрберсе кулыннан килгәнчә акча бүлде, һәм дуслар ихтирамы белән табиблар тырышлыгының нәтиҗәсе күзгә күренде – Таһир тормышка кире кайтты. Аның колаклары кабат ишетә, күзләре яңадан яхшы күрә башлады. Тәүдәрәк хәлсез генә кыбырдаган куллары инде иркен хәрәкәтләр ясады, шул куллары ярдәмендә ул әйләнеп ятарга, ә соңрак торып утырырга да өйрәнде.
Тик ул һаман сөйләшми иде.
Докторның соравына баштарак керфекләрен сирпеп, соңрак инде баш кагып яки кул хәрәкәтләре белән җавап бирде. Тора-бара алар арасында ым-ишарәләрдән генә торган үзенчәлекле аралашу хасил булды.

Ләкин бу телне Шакирдан башка беркем дә аңламады, шуңа күрә төрле каршылыклар да килеп туды һәм хирург, үзе атна буе өйрәнгәннән соң, Таһирга телсезләр алфавиты алып килде.
– Сиңа әлегә шушыны үзләштерергә туры килер, – диде ул.
Таһир ашыкмый гына китапны актарып чыкты. Аннан соң, мөлдерәмә күзләре белән, хирургка текәлде. Әрнү дә, нәфрәт тә, үкенеч тә, үз хәле белән килешергә теләмәү ачысы да тупланган бу караштан Шакир үзен таралып төшкәндәй хис итте. Ә Таһир, җан ачуы белән, китапны атып бәрде. Бераздан ул, гафу үтенгәндәй, башын түбән иде. Телен чыгарып күрсәтте дә сораулы карашын Шакирга төбәде.
– Юк, бу бары тик вакытлыча гына, – диде Шакир.
Таһир, ишарәләп, кәгазь белән ручка сорады һәм тиздән нәрсәдер язып Шакирга тоттырды. Хирург үзе дә сизмәстән аны кычкырып укыды:
– Мин сөйләшергә телим!

– Мин сөйләшергә телим... – дип кабатлады ул, дуслары белән теге вакытта булган әңгәмәне искә алып. – Мин яшәргә телим.
Таһир чиксез өмет тулы карашы белән аяусыз бораулый, бу караштан берничек тә, беркая да китеп котылып булмый, моңа бары тик буйсынырга гына мөмкин иде.
– Син сөйләшәчәксең, – диде Шакир, үз-үзенә ныклы ышаныч белән. 
Болай дип әйтергә бернинди нигез булмаса да, ул үз сүзләренең чынга ашачагына тамчы да шикләнми иде. һәрхәлдә, әлеге мизгелдә.
– Син сөйләшәчәксең!

Таһир елмаеп куйды. Бу сабыйларча ихлас, шат һәм шул ук вакытта үз көченә нык ышанган кешеләрчә тәкәббер дә елмаю иде. Син мине алдыйм дип уйлыйсыңмы, янәсе. Син мине сатасыңмы? Ә бит мин чынлап та сөйләшәчәкмен. Әле син мине белмисең... Мин сөйләшәчәкмен!

Ахыры бар.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X