16+

Капитализм кыйбласын эзләгәндә...

Параллель рәвештә яшәүче виртуаль дөнья да бар әле, анда халык ак җирлеккә кызыл борчак төшерелгән күлмәге, йә булмаса бик нык кабарган бавырсагын гына куеп утырмый, ә рәхәтләнеп акча эшли.

Параллель рәвештә яшәүче виртуаль дөнья да бар әле, анда халык ак җирлеккә кызыл борчак төшерелгән күлмәге, йә булмаса бик нык кабарган бавырсагын гына куеп утырмый, ә рәхәтләнеп акча эшли.

Россиянең хезмәт базарында эшче көчләргә ихтыяҗ кимегән, макроэкономик анализ һәм кыска вакытлы фараз үзәге мәгълүматлары шул хакта сөйли. Узган елда эш урыннары 2018 ел белән чагыштырганда 400 меңгә кимрәк булган. Хәлләр 2025-2026 елларга хәтле стабильләшергә тиеш дип ышандыра үзләре.

Сүз, әлбәттә, чынбарлыктагы эш урыннары турында бара. Әмма параллель рәвештә яшәүче виртуаль дөнья да бар әле, анда халык ак җирлеккә кызыл борчак төшерелгән күлмәге, йә булмаса бик нык кабарган бавырсагын гына куеп утырмый, ә рәхәтләнеп акча эшли. Виртуаль дөньядагы керемнең күләме шактый зур һәм моңа ничек, ни рәвешле ирешелә? Кулыңдагы смартфоныңны буташтырып кына акча эшли алу – станок артында басып деталь кыру түгел инде ул. Төбенә төшеп казына башласаң, виртуаль дөнья бизнесының  күпертелгән булуын, яки спекулянтларның иҗат җимеше икәнлегенә төшенү авыр түгел. Гади генә бер сумканы матурлау өстендә дизайнерлар, маркетологлар, психологлар тырышып хезмәт куеп, шул хезмәтләренең бәясе бик кыйммәт булып, гади генә сумканы тозсыз бәягә күтәреп куя, соңыннан ул брендка әйләнеп китә.

Шуның өстенә танылган шоуменнар, җырлый белмәсә дә микрофон тотып сәхнәдә балкучылар, спортчылар дә үзенең биш тиенен өсти – реклама бирүчеләр аларга акчаны кызганмый. Билгеле, һәрбер хезмәт түләнергә тиешле, әмма аларның җәмгыятькә бар файда китергәне, бар китермәгәне. Аллы-гөлле реклама белән кызыктырып, күпләр сокланган йолдызга кидергән булып халыктан супермодалы кроссовки алдыру, яки ел саен телефон алмаштырттырып тору – мәгънәсезгә акча түгү. Боларның берсе дә социаль проблемаларны хәл итми, шәхси сыйфатларны да үстерми: кеше алган бит, миңа да кирәк, дигән психологик бәйлелек идарә итә. Ә проблемалар аз түгел: мөмкин булган бөтен титулларны алып бетергән (алмаган очракта да хәерче яшәмәгән) йолдызга реклама өчен дә зур суммалар түләп халыкка кирәкмәгән әйбер “төрткәнче”, шул акчаны хәйриячелеккә тотканда, берничә генә кешенең булса да тормышы рәтләнеп китмәс иде микән? Бәлки рекламага киткән миллионнар кемнеңдер гомерен саклап калырга ярдәм итәр иде? Хәер, кеше хәле хәлмени, үз башыннан кичермәгәннәр моны кайдан аңласын?..

Мәгънәсез куллануны ирексезләп тагу ничек барлыкка килә? Кичә-бүген генә килеп чыккан нәрсә түгел икән ул. Узган гасыр урталарында ук материаль җитештерү өлкәсендәге кертемнәр файда китерми башлый, шул сәбәпле, икътисадның бик тар даирәгә генә табышлы булган ясалма өлеше пәйда була. Әмма бүген бу юл җәмгыятьнең үсешенә түгел, ә олигархларның баюына гына китерә. Бүген брокерларда акча эшләүчеләрнең кереме Нобель лауреатларыныкыннан да күбрәк.

Ә халык хәзер барыбер күбрәк акча эшли, мөмкинлек күп, диләр. Әмма керемнең күләме берничә урында эшләү исәбенә генә арта. Өйдән генә, интернет аша эшләүчеләр бар, яңа катлам – фрилансерлар (читтән торып эшләүчеләр) барлыкка килде. Ләкин аларның кереме даими түгел, социаль яктан якланмаган һәм андыйларның күбәя баруы – куркыныч күренеш, ул эшсезлекнең дәрәҗәсен яшерә, хезмәт бәясенең арзанаюына китерә. Алга таба да шулай барганда, әлеге юл тупикка илтеп җиткерәчәк. Белгечләр бу очракта йә җәмгыять төзелешен үзгәртергә, йә капитализмга реформалар кертергә дип киңәш бирә. Киңәш дигәннән, андыйлар да җитәрлек хәзер, аларга да акыл сатып утырган өчен түлиләр ахры. Капитализм керемгә түгел, ә җәмәгатьчелек мәнфәгатьләрен кайгыртуга ориентлашса, тормышларның ыжгырып алга киткән көннәре дә килеп җитәчәк икән әле. Капитализмның кыйбласын гына табасы калды... 
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading