16+

Кар астында калып һәлак булган баланың әнисе: «Аннан башка ничек яшим?»

Дүшәмбенең карлы-буранлы көнен чистайлылар гына түгел, республика халкы да бик озак хәтерендә саклардыр әле. 5 февральдә Чистай районының Данауровка авылында зур фаҗига булды. Анда кар өеме астында калып, 15 яшьлек Степан Круподеровның гомере өзелде.

Кар астында калып һәлак булган баланың әнисе: «Аннан башка ничек яшим?»

Дүшәмбенең карлы-буранлы көнен чистайлылар гына түгел, республика халкы да бик озак хәтерендә саклардыр әле. 5 февральдә Чистай районының Данауровка авылында зур фаҗига булды. Анда кар өеме астында калып, 15 яшьлек Степан Круподеровның гомере өзелде.

Чистай районының мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Ирина Новикова “Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесенә сөйләвенчә, Степан Чистайдагы кадет мәктәбенең 9 нчы сыйныфында укыган. Фаҗига булган көнне көчле буран, карлы яңгыр яву сәбәпле, 15 яшьлек яшүсмер укырга бармый калган. Тик җил бераз басыла төшкәч, ул көндез 6 нчы һәм 7 нче сыйныфларда укучы өч дусты белән урамга уйнарга чыга. Һәм тау шуарга булалар. Өч малай сукмак буйлап китә, ә Степан юлны кистереп чыгарга теләп, тауга чокыр аша гына менәргә була.

– Аннан соң нәрсә булганын төгәл генә әйтә алмыйбыз. Ул йә тау өстенә менгәндә кар өеме белән бергә чокырга очкан, яки чокырда вакытта өстенә кар ишелеп төшкән. Төгәл генә белмибез. Ләкин аның янында булган дуслары сүзләре буенча, Степан кар өеме белән бергә чокырга егылып төшкән булырга тиеш, – диде Ирина Новикова.

Әлеге чокырга якынрак яшәүче бер малай өенә әнисен чакырырга йөгерә. Ә калган икесе яшүсмерне кардан чыгарырга керешә. Һәм шунда ук 112 телефоны буенча да шалтыраталар. Малайлар Степанны ун минут эчендә кардан казып чыгара, тик ул сулыш алмый инде. Шул вакытта дусты әнисе белән килеп җитеп, ярдәмгә ашыгалар. Хатын-кыз ясалма сулыш алдыра. Тиз арада коткаручылар, “Ашыгыч ярдәм” дә килеп җитә. Тик, кызганыч, алар берничек тә ярдәм итә алмый инде.

Ирина Новика әйтүенчә, әлеге фаҗига көндезге сәгать 12.00 белән 12.40 аралыгында була.

– Фаҗига турында җитәкчебезгә сәгать 12.30 да хәбәр иттеләр. Ул шунда ук ир-атлар белән әлеге авылга юл тотты, чөнки ничек дә булса ярдәм итә алырбыз дип өметләнгән идек. Кызганычка, соң иде инде...

Степан турында да, әлеге гаилә турында да барысы да бик яхшы фикердә.
– Степан кеше буларак яхшы малай иде. Авылда да, сыйныфташлары арасында авторитет булды. Аны башка балалар да хөрмәт итте, үзе дә дусларына игътибарлы иде. Ә укуы уртача булды. Гаиләләре турында да бернинди дә начар сүз әйтә алмыйбыз. Авыл советы башлыгы, кадет мәктәбе директоры, Данауровка авылындагы башлангыч мәктәп-балалар бакчасы директоры бәяләмәләре буенча да гаилә бик яхшы. Степаннан кала, гаиләдә тагын бер кыз бала тәрбияләнә. Ул беренче сыйныфта укый. Бик зур кайгы, әлбәттә. Мондый хәсрәтләр башка күрергә язмасын инде, – ди ул.  

Җитәкче әйтүенчә, әнисе кайгыдан бик бетерешкән. Беркем белән дә сөйләшми, телефонын да алмый, диде. Бу аңлашыла да инде. Газиз балаң менә шулай һич көтмәгәндә һәлак булсын да... Исәннәрне Ходай сакласын, күргәннәргә сабырлык бирсен.

Степанның әнисе Лариса Круподерова Чистайның мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 10 нчы мәктәбендә эшли. Әлеге учреждениенең директоры Илһамия Сабирҗанова белән дә элемтәгә кердек.  

– Бу барыбыз өчен дә зур хәсрәт. Бөтен җитәкчелек, шәһәр кузгалды. Лариса ханым безнең мәктәптә күптән эшли. Бик сабыр, тыйнак, акыллы, тырыш укытучы. Матур гына йорт салганнар иде, – диде җитәкче Степанның әнисе турында.

Әлеге фаҗиганы хәбәр иткәндә дә әни кешә эштә киңәшмәдә була.
– Башта нәрсә булганын әйтмәделәр. Улының өстенә кар төшкән дип кенә әйттеләр. Без инде мондый зур фаҗигә булгандыр дип уйламадык. Ярдәм кирәк була калса дип, шәфкать туташы Лилия аны озата китте, – ди Илһамия ханым.

Чистай белән авыл арасы якынча биш километр.  
– Без килгәндә бөтен кеше җыелган иде. Әтисе дә шунда инде. Бала чокырда ята иде. Ул тирән булган шул. Барысы да тиз булган, – диде шәфкать туташы Лилия.   

– Шул ук көнне үзебез дә бардык, дип дәвам итте сүзен директор. – Бик авыр кичерәләр. Олы хәсрәт инде. Лариса: “Аннан башка ничек яшим?” – генә ди. Башка бернинди сүз әйтми. Бик акыллы малай иде шул. Әти-әнисенә бер проблема тудырганы булмады. Степан урамга уйнарга чыгар алдыннан, ялт иттереп капка төпләрен көрәгән. Хәлләрен белергә барган идем, көн буе кар яуган дип тә әйтмәссең, капка аллары ялтырап тора. Матди ярдәм күрсәтәбез, без инде башкача берни эшли алмыйбыз. Малайны озатырга да барабыз, – дип елый Илһамия Мансуровна.

Әтиләре турында да яхшы фикерләр генә ишеттек.
Малайны иртәгә (7 февральдә) җирлиләр.     

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading