Шушы көннәрдә интернетта, ашыгыч ярдәм машинасы керә алмагач, авыруны трактор чүмеченә утыртып алып чыккан фото зур кызыксыну уятты.
Скопировать ссылку
Шушы көннәрдә интернетта, ашыгыч ярдәм машинасы керә алмагач, авыруны трактор чүмеченә утыртып алып чыккан фото зур кызыксыну уятты.
Бу хәл Апас районының Урта Биябаш авылында булган. Шуңа ачыклык кертү өчен без Ябалак авылы җирлегенә шалтыраттык. Авыл советы башлыгы Физзәт Миңнуллин тракторның юлны ачуын, әмма ашыгыч ярдәм машинасының, батып калудан куркып, авыруның өенә 250 метр чамасы калгач кермәвен һәм шул ситуациядән чыгу өчен аны тракторның чүмеченә утыртып алып чыгуларын сөйләде. Ул көнне бик каты буран чыккан. Йортлары тау башында урнашканлыктан, төньяктан искән җил кар белән тутырып куйган. 1952 елгы хатын-кыз бер ел элек инсульт кичергән булган, шикәре утызга кадәр күтәрелгәч, ашыгыч ярдәм чакырганнар. Авыруның уллары да, кызы да, әнине коткарып калырга кирәк, шул рәвешле булса да алып чыгыйк, дигәннәр. Әлеге апа хәзерге вакытта хастаханәдә ята, исән-сау илтеп җиткерә алганнар. Физзәт абый, без бу хәлдә нәрсә эшләргә була, шуны эшләдек, диде. Бер очтан, авыл урамнарын кардан чистарту проблемасы турында да сөйләп алды.
– Аның өчен махсус акча да, трактор да, штат та юк, тышкы төзекләндерү өчен елына 15-20 меңләп кенә бирелеп, аны юлларны да карауга җиткереп булмый. Үзара салым акчасын юлларга таш җәюгә тотабыз. Салым түли алырлык 60 кешедән 30 мең сум акча җыела, хөкүмәттән бер сумга дүрт сум булып артып кайткач, 150 меңгә тула. Авыл юлларын кыш буена кардан чистарту өчен исә 180 мең сум акча кирәк. Ә без үзара салым акчасын юлларга таш җәюгә тотабыз. Бердән, бу сумма юллар карарга да, яңа юл салырга да җитми. Аны мин кардан чистартуга тота да алмыйм, аны дөрес тотмаган дип, шунда ук штраф түләтәчәкләр, – диде ул.
Ә менә Лениногорск районы Урмышлы авылында юлларны чистарткан өчен үзара салым акчасыннан кулланалар. Авыл советы җирлеге башлыгы Артур Хәбибуллин әйтүенчә, алар халык җыеннарында үзара салым акчасын баштан ук юллар салу, ремонтлау һәм тиешле дәрәҗәдә тоту дигән пункт белән билгеләп куя икән. Шуңа да бу акчаны кардан чистартуга тоталар.
Комментарийлар
0
0
Безнен Биектау районы Татар Урматы авылында да шундый хэл иде.Иманнарын кикерттек . Жире белжн кырдырып торалар хэзер юлны.Адэмне алдап ятмасыннар акча юк дип .
0
0