Татар эстрадасында автор-башкаручы, хитмейкер булып танылырга өлгергән популяр җырчы Фирүзәнең (Хафизова) әле күптән түгел беренче сольный концерты булып узды.
Икенче апрель көнне “Чулпан” мәдәният үзәге гөр килде, төрле буын татар тамашачысы зәвыклы концертны карарга җыелды. Тамашаның ничек узуы турында Фирүзәнең үзе белән сөйләштек.
– Сәхнәдә булуыгызга ничәнче ел китте? Ни өчен беренче сольный концертыгызны хәзер генә куярга җөръәт иттегез?
– Мине 2010 елда үзем язган “Шулмы сөю?” дигән җырым танытты. Зур сәхнәгә чыгуыма быел 15 ел булды һәм нәтиҗә ясап, кечкенә генә юбилеем уңаеннан концерт уздырдым. Бу – күптәнге хыялым иде һәм мин аңа яхшылап әзерләндем, программаны эчтәлекле, мәгънәле итәргә тырыштым. Сыйфатлы иҗат җимешләре барлыкка килсен өчен вакыт кирәк, шуңадыр да үз концертымны уздырырга дип ашыкмадым, җентекләп җырлар тупладым. Сүз уңаеннан, концертта яңгыраган барлык җырымның да көй һәм сүз авторы мин үзем! Мөгаен, тамашачы сизгәндер, һәрбер бүлек төрле темага багышланган һәм җырлар да туры китереп сайланылган иде. Әти-әни, авыл, балалар, туган якка мәхәббәт, туган тел темасына язылган жырлар сценарий буенча бер-бер артлы үрелеп барды. Җырларым исә – минем тормышымнан алынган вакыйгалар, аларда ялган, фальш юк.
– Ни өчен концертыгызда чыгыш ясарга нәкъ мегә Руслан Кираметдинов белән Зөфәр Хәйретдиновны чакырдыгыз?
– Руслан белән гастрольләрдә йөрдек: Татарстан, Башкортстан, Екатеринбургта булдык. Концертыма килеп җырлады, хәтта акча да алмады, чын күңелдән рәхмәт аңа! Зөфәр абый белән уртак язган дуэтыбыз бар иде, шуңа чыгыш ясарга концертыма чакырдым. Алардан башка эле Фәйрүзә Мәсгут, Мингол абый Галиев кебек олпат шәхесләр мине хөрмәт итеп, сәхнәгә чыгып җылы сүзләрен яңгыратты.
– Тамаша ничек узды? Халык ничек кабул итте?
– Концертымны тамашачым җылы кабул итте, моның шулай икәнен аларның йөзендәге елмаю, күзләрендәге очкыннар сөйләде һәм миңа боларның барысы да сәхнәдә көч-дәрт биреп торды! Концерттан соң да, әле хәзер дә алардан мактау һәм рәхмәт сүзләрен ишетәм. “Мондый эчтәлекле, матур тамашаны күргәнебез юк иде. Рухи азык белән тулыланып кайттык! Күп концертларда хәзер шоу ясыйлар, яисә чыгалар да җырлыйлар, мәгънә турында артык уйланмыйлар...”, – диләр. Бу сүзләр мине тагын да канатландырды. Димәк, минем максатым тулысынча үтәлгән: тамашачы минем иҗатым аша үзенә файдалы фикер, тәрбия алган, ә матур күлмәк карап кына кайтып китмәгән! Халык хәзер мәгънәсез шоудан, тозсыз җырлардан туйды, аңа ясалмалылык кирәк түгел. Аллаһка шөкер, татар халкы акны карадан аера белә!
– Эчке кухня, әзерлек эшләре турында да беләсе килә...
– Концертымны үзем алып бардым, янымда һәрвакыт гаиләм, дусларым, командам булды, аларның һәрберсенә зур рәхмәт! Образларны исә танылган дизайнер Луиза Скипина белән сюжетка, җырларга туры китереп сайладык. Кулмәкләрем дә ачык түгел иде, һәр образым затлы, матур килеп чыкты. Сүз уңаеннан, тамашачы аңа да игътибар итте, сәхнә киемнәрем буенча җылы сүзләрне шулай ук ишеттем.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар