Әй, дуслар, интернетка керсәң, ниләр генә юк инде. Мәрхүмә Галия апа әйтмешли, хәйран тамаша, кошлар сайраша дип торырсың. Тик берсе дә халык файдасына түгел инде, малай җаным.
Әнә карабодай кыйбатлана дип язганнар бит инде тагын. Шул карабодайны ниләр генә кыландырмадылар инде, валлаһи. Бер күтәрәләр, бер төшерәләр, мин сиңа әйтим. Күтәрсәләр тагын, халыкның бик исе китте...
Карабодай дип егылып киткән, шул ярманы үлепләр яратам дигән кешене үземнең күргәнем дә, ишеткәнем дә юк. Әле мин аның бәясенең төшкәнен дә ишетмәгән идем. Нигәме? Нигә диеп, карабодай кыйбатлана икән дигәч, үзебезнең дә җыеп куйган запас бар иде инде, тагын Пүләнкә тәтә бабай барган саен төяп җибәрде. Бер башына нигә дип шуның хәтле запас җыйган булгандыр инде? Гомер буе карабодай боткасы гына ашап торырга уйлады микән соң? Ярар, авыл җирендә токмач-ярма ише әйбер әрәм-шәрәм булмый инде ул.
Тайфунга аш пешерергә барыбер килолы геркулес ярмасы алып кына торабыз бит, ярар әйдә, карабодай ашы ашар, ярамаган тагын эткә, шулайрак дип уйлаган идем дә уйлавын.
Юк, малай, алай түгел икән шул әле. Яратмыйм мин карабодай ашын диеп тора бит күзгә карап, карабодайлы-итле шулпа белән тавыкларны сыйлап. Һи, моның хәтле бабаң булырсың икән. Ну ашады Тайфун абзагыз карабодай ашын, көйләп-чөйләп аңлата торгач аңлады нәкәнис.
Булды, бик озакка җитсә дә, бетте беркөн карабодай ярмасы. Бетте дип, бер өч литрлы банканы алып куйдым әле анда да, запаска дип. Айга бер дә, кайда бер карабодай боткасы пешергәндә, бәк озакка җитәр әле ул, Алла бирса. Аңарчы карабодай тагын очсызланып та куяр әле, кем белә.
Карабодайдан тыш та никадәр ярма бар дөньяда. Ул тары дисеңме, перловой ярма дисеңме, бодай ярмасы, дөге ярмасы. Перловой ярманы элек бездә Шүкә Хәйрие генә ярата дигән булалар иде. Һе, шул ботканы җиренә җиткереп, безнең авылда әйтелгәнчә, ниргәсенә китереп пешерсәңме? Башта күп итеп ит турап, шул итне суган белән майда кыздырып, аннары биш стакан кайнар су салып, шуңа кат-кат җылы суда юган бер стакан перловкаңны салып, кайнап чыгуга газыңны почти ябып бетереп, әкрен генә лепер-лепер китереп пешерсәңме, кем әйтмешли, чак кына пылау була инде менәтерә.
Тары боткасын пешермәгән кеше юктыр инде. Аның нәрсәсе бар? Кечкенә чакта бозауны имидән аерганнан соң, ишле сөткә нәнәләр пешергән ботка бит инде ул. Плитә өстендә – чуенда. Тары ярмасының боткага әчесе чыкмасын дип, кат-кат юганнан соң, бер-ике сәгатькә салкын суга салып торасың да. Аннары кечкенә казанда бер стакан су кайнатып, тарыңны салып җибәрәсең, тоз саласың, чамалап кына, суың бетә башлауга ике стакан куе сөт салып, яныннан китмичә генә болгатып торасың, бик тиз пешә ул тары боткасы. Аннан инде, тәлинкәгә бүлеп, уртасын чокырайтып, шунда сыер мае чумдырып, шул майга мана-мана ботка ашыйсың. Бабай белән икебезгә бер стакан ярма әйбәт кенә инде. Балачак боткасы, үзе тәмле, үзе сагыш уята. Тагын бер балачак ярмасы. Әйе, бодай ярмасы, аны күбрәк ашка да салалар иде, ярма ашын бездә өйрә ашы диләр иде. Бодай ярмасын Фатыймәттәгә төшеп, кул яргычында ярдырып, Фатыймәттәгә яргыч өчен рәхмәт әйтеп, юк, коры рәхмәт кенә түгел, бер савыт ярма калдырып кайтасы иде. Ә хәзер бодай ярмасы кибеттә сатыла, пакетларда. Иртән бабай әрле-бирле килгәнче бер стакан ярманы кат-кат юып, ике стакан суда пешерәсең, әлеге дә баягы тәмләп сыер мае белән ашыйсың, менә сиңа иртәнге чәйгә тәмле ботка, бу боткадан Тайфунга да өлеш чыга әле. Дөге боткасын ит белән пешерсәң дә, җимеш белән пешерсәң дә, сөткә генә пешерсәң дә бик тәмле инде.
Соңгы елларда борай ярмасы да пәйда булды бит әле, ул элек тә булган, аннан соң күп еллар икмәгәннәр инде аны нигәдер. Бик тәмле инде, ит белән әкрен генә лепер-лепер китереп пешерсәң, телләреңне йотмалы. Геркулес, манный калды, дидегезме? Менә боларын яратмыйм шул, мин яратмагач, бабай да ашамый.
Юк, бабайга сирәк-мирәк кенә пешергәлим алай да, үзем яратмагач бик сирәк шул инде. Иии, бу боткаларны пешереп-ашап бетергәнче карабодай әллә ничә тапкыр кыйбатланып, әллә ничә тапкыр очсызланыр әле, борчылмагыз, дуслар.
Менә шулай, дуслар, ярма-боткаларга багышланган доклад әзер. Иртәнге чәйләрегез тәмле, боткаларыгыз туклыклы булсын.
Рәйсә Галимуллина, Кукмара, Мәмәшир.
Комментарийлар