Узган атна ахырында Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Россиядә шикәр бәяләренең критик күрсәткечләргә кадәр кимегәнен хәбәр иткән иде.
Россия буенча артык җитештерелгән шикәр күләме якынча 1 млн тонна тәшкил итә. Узган ел тоннасы 30 мең сум торган булса, хәзер ул 19,5 мең сумга төшкән. Шул уңайдан Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы төбәкләргә киләсе елда шикәр чөгендерен игү мәйданнарын киметергә тәкъдим итте. Татарстанда бу мәсьәлә ничек хәл ителәчәк? Шикәр заводлары аннары эшсез тормаячакмы? Булган шикәрне сатып бетереп булырмы? Министрлар Кабинетында үткән матбугат очрашуында журналистлар Марат Җәббаровка шул сорауларны биреп калырга ашыкты.
Шикәр бездә күп
Быел шикәр чөгендере 63,7 мең гектар мәйданда игелгән. 56,4 мең гектардан уңыш җыеп алынган инде. Бу – 89 процент дигән сүз. Авыл хезмәтчәннәре барысы 2,6 млн тонна шикәр чөгендере җыеп алыр дип көтелә.
– Эре инвесторлар шикәрне экспортка җибәрү җаен карый башлады. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы да карый бу мәсьәләне. Әлегә шикәр заводлары чимал белән тәэмин ителгән, аларны эшкәртәләр. 920 мең тонна чимал эшкәртелгән. Кайберләре, урыннары булса, складка куеп тора. Әмма кышка таба барыбер бәясе күтәрелер дип уйлыйм. Ә шикәр чөгендерен үстерү мәйданнарын киметергәме-юкмы икәнен хуҗалыклар белән очрашып сөйләшкәннән соң ачыклаячакбыз. Киметергә яки арттырырга дигән катгый күрсәтмә бирмәячәкбез. Һәр хуҗалык үзенең хәленә карап хәл итәр дип уйлыйм. Безнең бит бәя яхшы булган башка культуралар да бар. Аларны чәчәргә дә була. Шулай ук дәүләт ярдәме күрсәтү турында да уйлаячакбыз, – дип сөйләде ул.
Шикәр чөгендерен быел иң күп күләмдә Зәй, Буа, Сарман, Тәтеш, Нурлат районнары чәчкән. Иң мул уңыш – Тәтеш районында, анда гектарына 530 центнер туры килә. Республика буенча алганда, гектарыннан уртача 441,6 центнер чыга. Бу, 2018 елга караганда, 108 центнерга күбрәк.
Тукай районы – лидер
Очрашуда министр бөртеклеләр һәм яшелчә уңышы турында да ассызыклап узды. Быел барлыгы 4,3 млн тонна икмәк җыеп алынган. Уңыш гектарыннан уртача 30,2 центнер чыккан. Уңыш алуда лидер районнар арасында Тукай, Мамадыш, Зәй һәм Актаныш бар. Аларда гектар уңышы 40 центнердан артык. Артта калган районнар исемлеге белән дә таныштырдылар. Иң түбән күрсәткечләр Бөгелмә, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Кама Тамагы, Югары Ослан, Әлмәт, Яшел Үзән, Әгерҗе районнарында – гектарыннан 24,9 центнердан 15,3 процентка кадәр уңыш алынган.
Быел бәрәңге уңышы да әйбәт – гектарыннан 294,4 центнер чыга.
– Республика халкы бәрәңге һәм яшелчә белән тулысынча тәэмин ителде, – диде Марат Җәббаров.
Бүген кырларда рапс белән кукуруз суктырыла. Барысы 350 мең тонна чимал җыеп алу планлаштырыла.
Республикада җиләк-җимеш бакчалары утырту да популярлаша башлады. Аларның барлык мәйданы 8,3 мең гектарны тәшкил итә. 7 мең гектар мәйдандагы агач-куаклар җимеш бирә. Соңгы өч елда 300 гектар бакча утыртылган. Киләсе елга тагын 100 гектарга арттыру исәбе бар.
Киләсе ел уңышы турында бүгеннән үк уйларга кирәк. 500 мең гектар мәйданда уҗым культуралары чәчелгән. Алар яхшы кышларга тиеш. 1,7 млн гектар мәйданда туфрак эшкәртелгән.
Ярминкәдә барысы да арзан
Соңгы көннәрдә карабодай бәясе кыйммәтләнә дигән сүз йөрде. Министр аңа да аңлатма биреп китүне кирәк санады.
– Ярминкәләрдә бу ярмага ыгы-зыгы күренмәде. Узган җиде ярминкәдә 41 тонна карабодай сатылды. Килограммы 30 сум тора. Сәүдә челтәрләрендә бәясе – 40 сум. Алдагы ярминкәләрдә дә бәя күтәрелмәячәк. Булган запас халыкка шул бәядән сатарга мөмкинлек бирә. Киләсе елда аның мәйданнарын киметергә уйламыйбыз, – диде спикер.
Ярминкәләрдә 489 млн сумлык продукция тәкъдим ителгән. 609 тонна ит, 2400 тонна бөртеклеләр, 320 тонна он, 340 тонна шикәр комы, 9469 тонна бәрәңге һәм яшелчә китерелгән.
Россельхознадзор мәгълүматларына караганда, республикада 40 мең гектар җир ташландык хәлдә. Журналистлар әлеге җирләрнең чәчелми калуының сәбәбен сорашты. Министр сүзләренчә, буш җирләр күбесенчә Казанга якын урыннарда.
– Аларны үз вакытында эре инвесторлар, акчасы булган кешеләр сатып алган. Әмма бу җирләрне эшкәртәселәре килми. Без бу мәсьәлә буенча эшлибез. Лаеш районындагы җир хуҗалары белән очрашулар уздырдык. Аларның буш яткан җирләрендә эшләргә теләк белдергән инвесторлар һәм фермерларны эзлибез. Бу уңайдан ике атнага бер утырыш уздырабыз, – диде ул.
Дамир Бәдриев фотосы
Комментарийлар