16+

Кариес инсульт белән гастрит китереп чыгара

Кариес инсульт белән гастрит та китереп чыгарырга мөмкин икән.

Кариес инсульт белән гастрит та китереп чыгарырга мөмкин икән.

Стоматолог Назели Ктянц сүзләренчә, тешне вакытында дәваламау шундый куркыныч авырулар да китереп чыгара ала. Хроник пародонтиты булган кешедә йөрәк эшчәнлегендә тайпылышлар барлыкка килү куркынычы ике тапкырга арта. Бактерияләр теш тирәсендәге тукымада үрчеп, кан тамырларына эләгә һәм ялкынсыну процессын барлыкка китерә. Шуның белән йөрәктә проблемалар башлана, тромблар барлыкка килә.

Тешләрне дәваламаган очракта ризыкны да сыйфатлы итеп чәйни алмыйсыз дигән сүз. Димәк, ашкайнату системасына артык көчәнеш килә. Ашказанына начар эшкәртелгән ризык эләгә һәм гастрит яки панкреатит та башланырга бик мөмкин. Кариес булган тештәге бактерияләр дә төкерек яки ризык белән ашказанына һәм эчәклеккә эләгә. Алар аннан беркая да китми, организмга зыян гына китереп яталар. Авыз куышлыгы ул кеше организмының бер капкасы булып тора. Аның аша сыйфатлы ризыклар кына керергә һәм ул бактерияләр белән көрәшергә тиеш.
Яматылмаган теш аркасында биткә бетчә дә чыгып куюы бар. Әйтүебезчә, бактерияләр ашказанына эләгә һәм андагы проблема бит тиресендә күренә башлый, күп очракта биткә бетчә чыга. Шуның белән кеше ашказанында проблема барлыгын сизәргә тиеш.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading