16+

Карлыгач

Әниләргә кайткач, ишегалдында тыз-быз очып йөргән карлыгачларны күзәтергә яратам. Матурлар: ап-ак түшле, кыйгач канатлы... Очалар да очалар, гомерләренең 95 процент вакытын һавада үткәрә икән алар.

Карлыгач

Әниләргә кайткач, ишегалдында тыз-быз очып йөргән карлыгачларны күзәтергә яратам. Матурлар: ап-ак түшле, кыйгач канатлы... Очалар да очалар, гомерләренең 95 процент вакытын һавада үткәрә икән алар.

Бигрәк акыллы, пөхтә кошлар инде үзләре. Балаларын күз карасыдай саклыйлар. Томшык­ларына җим эләктерәләр дә тизрәк ояларына ашыгалар. Баксаң, карлыгач баласын көненә 300 тапкыр­дан да артыграк ашата икән. Ә сары томшыклы кошчык­лар барыбер туймый сыман, әниләре җим алып кайткан саен, авызларын ачып көтеп ала.

Карлыгач, балалары оядан егылып төшмәсен өчен, аякларын кыл белән беркетеп куя, ди. Оясында гел чисталык сакларга тырыша. Хәтта йомышларын да ояда үтәмиләр.

Бу юлы тагын бер кызыклы күренешкә тап булдым әле. Моңа кадәр карлыгачлар ояларын мал-туар абзары түбәсендә корсалар, бу юлы берсе – өй кыегыннан уза торган газ торбасы өстенә, икенчесе ишек өстендәге ут плафонына корган. «Заманчалашкан болар, газлы, утлы йорт булдырганнар», – дип көлдек инде. Кешедән дә курыкмыйлар үзләре.

Август башында карлыгачлар бала очыра. Үзләренә күрә бер бәйрәм инде бу алар өчен, җавап­лы вакыт. Карлыгачлар бик күп булып җыелалар, һавада очалар, ут чыбыгына тезелешеп утыралар. Ә алар очып киткәч, күңелсез булып кала. Карлыгач белән бәйле халык сынамышлары да бар. Әйтик,
карлыгачлар очканда, канатлары белән суга тиеп алсалар – яңгырга. Карлыгачлар түбән очса, көз озын булыр. Авылга кайтып тагын күзәтергә кирәк әле үзләрен...

фото - pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эльвира, бик матур я ма, ы ы һынып урынын арлу астар тураһында. Улар менән бәйле һынамыштар... Тура килә менән икән?

    Мөһим

    loading