16+

Каршеринг: барыбер җавап тотасы

Нәрсә генә уйлап чыгармыйлар хәзер: машиналарны каршеринг хезмәте ярдәменә файдаланучылар шактый артып киткән икән. 

Каршеринг: барыбер җавап тотасы

Нәрсә генә уйлап чыгармыйлар хәзер: машиналарны каршеринг хезмәте ярдәменә файдаланучылар шактый артып киткән икән. 

Каршеринг турында ишеткәнегез бар идеме? Каршеринг – машинаны прокатка алып торып, үзең йөртеп бару дигән сүз. Махсус кушымтадан якын-тирәдә нинди машина барлыгын карыйсың да үзеңә кирәген сайлап аласың. Бензин бар, парковка өчен түлисе юк, ОСАГО полисы да кирәк түгел. Хәтта машинасы ачкычсыз ачыла. Монысын да телефондагы кушытма аша эшлисең. Бу хезмәт әллә ни кыйм­мәт түгел, диләр. Такси чакыртуга караганда арзанракка чыга, дип тә сөйләде әле бер танышым. Яңа фатирына суыткыч алып кайту өчен махсус каршеринг хезмәтеннән файдаланган ул. «Йөк машинасын алдым да, суыткычны кирәкле урынга илтеп куйдым. Машинаны якындагы парковкада калдырдым, миннән соң аны тагын кемдер алып китәчәк. Җайлы, уңайлы», – ди Илмаз Низамов.

Популяр алып баручы Гөлназ Сәфәрова да бу хезмәтнең уңайлыклары хакында язган иде. «Кушымтаны телефонга урнаштыр­дым, барлык документларымны да керттем. Экранда буш булган машиналар күренә. Машинага кадәр ничә минут җәяү барырга кирәклеге дә язылып чыга. Кыскасы, машинаны сайладым, барып җиттем, кушымтада «ачарга» дигән төймәгә баскач, машина ачылды. Салонда хәтта навигатор да бар иде. Шәһәр парковкасында машина калдыру бушлай. Әбигә дә сөйлим әле мондый яңалык турында», – дигән Гөлназ. 

Дөрес, бу хезмәтнең минусларын да атыйлар. Әйтик, машина тырналса да, җавап бирәсе. Кайчакта машина кабынмый торырга мөмкин. Каршерингка алынган машиналар катнашында юл һәлакәтләре дә артып киткән икән. ЮХИДИ идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, әлеге хезмәт шәһәрдә күптән түгел генә кулланыла башлаган, ләкин 27 майдан алып 12 августка кадәр Казанда каршерингка алынган машиналар катнашында 55 юл һәлакәте теркәлгән инде. Өч машина йөртүче һәлакәт булган урыннан качкан. 

Машинаны исерек килеш йөртүчеләр дә очраган. Машина үзеңнеке булмаса да, рульдә барганда, юлда йөрү кагыйдәләрен сакламаган өчен җавап бирергә кирәклеген искәртә юл иминлеге инспекторлары. Бу өлкәдә каршерингка автомобиль алу буенча кисәтү эшләре башларга уйлыйлар.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading