16+

Карсыз кыш та безгә “нипочем!”

Республика башкаласында Казан чаңгычылар марафоны узачак.

Карсыз кыш та безгә “нипочем!”

Республика башкаласында Казан чаңгычылар марафоны узачак.

Яңгырлы кыш безгә “нипочем!”. Чаңгы буенча Казан марафонын оештыручыларның девизы да шундыйрак, бугай. Башкалабызда кар эреп бетүгә дә карамастан, Казандагы 53 нче тапкыр уздырылачак чаңгы марафонын уздырмаска дигән уй башларына да килмәгән.

-Бу марафон 7 март көнне “Локомотив” стадионы базасында узачак. Әмма һава шартлары нәтиҗәсендә, йөгерү әйләнәсе дистанциясен кыскартырга мәҗбүр булдык. Ул 7 чакрым булачак, - ди Казан Башкарма комитетының физик культура һәм спорт комитеты җитәкчесе Альберт Салихов.

Сүз уңаеннан, трассаны әзерләү инде дүшәмбедән үк башланган.

-Кар бәлага әверелде инде. Әмма без “Хезмәт резервлары” һәм “Ракета” стадионнарыннан кар ташый башладык. Мондый дәрәҗәдәге ярышларга туры килерлек трасса булдырырбыз дип ышанам, - ди Альберт әфәнде.

Аның сүзләренчә, трассаның сыйфатында шикләнеп, сорау бирүчеләр, борчылучылар да бар икән. Әмма моның өчен хафаланырга кирәкми, дигән фикердә физик культура һәм спорт комитеты җитәкчесе.

Ярыш бүләксез булмый. Марафонда җиңгән 44 кеше дә оештыручылар тарафыннан билгеләнеп үтәчәк. Приз фондының күләме 1 млн сум тәшкил итә. Шулай ук медальләр, дипломнар белән бүләкләү дә күздә тотыла.

Хәзерге вакытта марафонда катнашырга 285 кеше теләк белдергән. Үзләрен сынап карарга теләүчеләр исә бу атнада да теркәлү уза ала.

Ярышларны карарга килүчеләр өчен уеннар, мәдәни күңел ачу чаралары оештырылачак.  

Лилия ЛОКМАНОВА

Фото: "Татар-информ" МА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading