16+

Касимовлар җыенында Россиядәге иң зур гаилә туплана

Удмуртия татарлары янына барып, шаккатып кайттым, әлеге сәяхәт минем милли үзаңымны дер селкетте дисәң дә була. Моңа нәрсә сәбәпче булды соң? Шушы язмада барысын да аңлатырга тырышырмын. 

Касимовлар җыенында Россиядәге иң зур гаилә туплана

Удмуртия татарлары янына барып, шаккатып кайттым, әлеге сәяхәт минем милли үзаңымны дер селкетте дисәң дә була. Моңа нәрсә сәбәпче булды соң? Шушы язмада барысын да аңлатырга тырышырмын. 

Атаклы Касимовлар фамилиясен ишеткәнегез бардыр инде. Нәкъ менә әлеге нәсел Удмуртиянең төньягында урнашкан Балезино һәм Глазов районындагы 6 татар авылына нигез салган. Аларның башлангыч тарихы 15 гасыр урталарыннан татар кенәзе Касимнан башланган. Бүген инде нәсел нык җәелгән, фамилияләр дә кушылган, төрле җирләргә сибелеп яшиләр.

Әлеге кишәрлекләр Нократ татарларыныкы булып берничә гасыр торгач, монда кенәзлекне бетереп, титулларны алганнар. Ә инде әлеге хәл удмуртларның шушы тирәгә күченеп килүенә сәбәпче булган. Нәкъ менә монда төп халык татарлар булуын, нәсел тарихын башкаларга да бәян итү максатыннан республиканың төньяк өлешендә “Касимовлар җыены” дигән районара фестиваль оештырыла. Чараның әйдәп баручысы булган Ильмир Касимов әйтүенчә, әлеге җирдә ислам динен кабул иткән удмуртлар яши дип, сөйлиләр икән. Шуңа күрә дә мондый фестивальнең барлыкка килүе вакытка туры килгән, чөнки дөрес тарихны аңлатучы кирәк булуы көн кебек ачык. 

Быел “Касимовлар җыены” Татар Парҗысы авылында узды. Кунакларны чәк-чәк белән каршы алалар, импровизация булган яшь егет тартып баручы “атта” мәйданга кадәр озатып куялар. Шунда ук күзгә җирле татар гаиләләренең тарихи фотолары һәм нәсел шәҗәрәсе төшерелгән зур гына стенд күренде. Һәрберсе анда үзен, баласын яисә оныгын өстәп куя ала. Мин караган арада гына берничә кеше шулай эшләде. Шәҗәрәләр алга таба да булды, аларның бер өлеше төрле гаиләләргә караса, кайберләре авыл тарихын барлаган. Бик матур табигать кочагында урнашкан мәйданда татарның милли ризыкларын авыз итәргә дә, уеннарда катнашырга да була иде. Көрәш тә оештырылган, анда хәтта хатын-кызлар да көч сынашты. Хәер, мондагы бил алышу Татарстанныкыннан аерыла, ни дисәң дә, фестивальдә ул үрнәк буларак кына куелган дип аңладым. 

“Касимовлар җыены”ның төп өлеше сәхнәдә барды. Чыгыш ясаучы кунаклар да җитәрлек иде, алар арасында Балезино һәм Глазов районы хакимияте җитәкчеләре дә булды. Әлеге фестивальнең күрке булып, фольклор ансамбльләре тора. Монда Удмуртиядән дә, башка җирләрдән бернинди артист чакырмыйлар, бары тик үз көчләре белән генә уздыралар. Әле бит аларның җырлары да татар халкының йөзек кашы булган көйләргә сузыла, шунда ук гореф-гадәтләрне дә күрсәтеп алырга өлгерәләр. Бу гына түгел, Касимовлар нәселе тарихын шәрехләүче театральләштерелгән миниатюралар тәкъдим ителде.

Рольләрне дә җирле авылларда яшәүче татарлар һәм удмуртлар башкара. Милли аһәңләр моның белән дә бетмәде. Шунда ук татар хатын-кызларының борынгы костюмнарыннан дефиле булып узды. Әлеге киемнәрне торгызу эшен Ильмир Касимов үз өстенә алган, күп өлешен үзе тегә һәм чигә, хәситәләрне дә ясый. Күп тә узмады, сәхнә янына таба матур гына атта 15 гасырдан Касим кенәз үзе килеп җитте. Ул үзенең дәвамчыларына васыятен җиткерде. Халык әлеге мизгелдә шаккатты, кайберәүләрнең күзендә яшьләр күренде. Чынлыкта да борынгы бабаларын күргән сыман булдылар, ахры. 
Бу милли киемнәрне торгызу эшен сезгә нигә кирәк булды? – дип, сорамыйча булдыра алмадым.

Шушы фестивальгә әзерләнгәндә һәм, гомумән дә, татар костюмнарының юклыгы белән очраштык. Шунысы хак, халык Советлар Союзы заманында тегелгән киемнәрне милли дип күзаллаган, ләкин бу дөрес түгел, чөнки ул чорда бар кешене бер итү, пролетариат ясау эше барган. Шул рәвешле татар халкында алъяпкычлар милли костюмнарга әверелгән. Дөрес, камзуллар да бар, әмма алары бик сирәк. Әле хәситәләр булган, ул хатын-кызларның күкрәк бизәве, аның статусын күрсәтеп торган. Алайса татар хатыннары өйләрендә генә яткан, беркая да чыкмаган дигән фикер йөри, чынлыкта исә алар иң матур әйберләрен киеп, төрле чараларда катнашкан. Шуларны исәпкә алып, фестивальнең бер максаты буларак сәхнәдә милли костюмнарны халыкка күрсәтү эшен алдык, – диде Ильмир Касимов. 

Ә менә бу “Касимовлар җыены”ның мәгънәсе нәрсәдә?
Иң элек без аны фольклор ансамбльләрен җыеп, алар белән фестиваль эшләргә кирәк дип уйлаган идек, соңрак тарихны да куштык, чөнки мондагы халык Касим кенәзе нәселеннән чыккан, шуның белән боларны аңлату эше дә йөкләнде. Алайса безне ислам динен кабул тикән удмуртлар, шуңа күрә татар телләре башкачарак яңгырый дип, уйлаучылар җитәрлек. 

“Касимовлар җыены” 2017 елда беренче мәртәбә уздырылды, инде шул вакытта ук аның файдасын күрә башладык. Чарага әзерләнү барышында халык берләшә башлады, бетә торган авылларда да фольклор ансамбльләр барлыкка килде. Иң мөһиме – һәр торак пунктта милли лидерлар формалашты. Авылларда халык мәшәкатьләрне бергә хл итәргә кереште. Әйтик, Әхмәди авылында клуб беткән иде, хакимият органнарыннан иске мәктәп бинасын сорап, шунда күмәкләшеп ремонт ясадылар. Шулай фестиваль аркасында Касимовлар нәселе бер-берсен таный башлады. Әле бит без һәр авылның, гаиләнең шәҗәрәсен төзибез, аларны мәйданда күргәнсездер инде. Бу да үзенә күрә бер максат булып тора. 

Бәйрәмебез ислам кануннары буенча уза, барлык ризыкларыбыз хәләл. Дин турында сөйләргә тырышабыз, әнә аның турында вәгазьне Касим кенәзе авызыннан әйттердек. Шундый алым да кулланып була, югыйсә кайбер очракларда имамны тыңламаска да мөмкиннәр. Миләтебезне, нәселебезне, тарихыбызны сөйләргә һәм күрсәтергә мәйданчык булып, шушы җыен тора да инде, – дип, барысын да бәйнә-бәйнә аңлатты хәзрәт. 

Шул арада Наталья Касимова белән сөйләшеп алырга җитештек. Ул әлеге “Касимовлар җыены” фестиваленең идея авторы. Баксаң, 45 яшендә университетта укыганда диплом эшен чепецк татарлары тарихына багышлаган булган. Шуларны өйрәнә торгач, мондагы татарларның кенәзләр нәселеннән икәнен белгән. Аларга Чептса елгасы буенча җирләр бирелгән, шуларны эшкәртеп, Мәскәү патшасы Иван III, ә аннары Иван IV хезмәт иткәннәр. 

Галимнәр тарихны өйрәнеп, китаплар язалар да, аларны тузан җыярга киштәләргә куялар. Ә ник аны халыкка сөйләмәскә, күрсәтмәскә, җәмгыятьтә популярлаштырмаска? Шуны уйладык та, Касимовларны бер мәйданга җыеп, аларның һәрберсен кайда яшәвен һәм нәрсә белән шөгыльләнүен беләсе килеп, фестиваль оештырырга ният кылдык. Ахыр чиктә моңа милли традицияләр, тарих һәм фольклор өстәлде, – дип, сөйләде Касимова. 

Мин үзем “Шәһри Казан” редакциясе, “Татмедиа” АҖе исеменнән барча килгән кунакларны бәйрәм белән котлап, Ильмир Касимовка татар халкына багышланган китаплар бүләк иттем. Шундагы халыктан: “Татарча сөйлимме, русчамы?” дип, сораган идем, барысы да бертавыштан: “Татарча!” дип, җавап бирде. Ә бездәге Сабантуйларда бу вакытта нишләрләр иде? Бәйрәмдә бер-ике урыс кешесе булса, русча сөйлибез.

Милләткә карата булган мәхәббәт, татар теленә карата хөрмәт монда аңкып тора. “Касимовлар җыены” барышында яңгыры да яуды, көне дә салкын булды, әмма берсе дә кайтып китмәде, киресенчә, халык саны артып кына торды. Бөтенсе җырлый, бии, уеннарда катнаша, ул фольклор ансамбльләре чыгышы, авылда яшәүчеләр катнашындагы театраль миниатюралар, милли костюмнардан торган дефиле, һәр яктан яңгырап торучы тарих – болар барысы да алыштыргысыз атмосфера ясый. Бу мохит минем күңелемдә зур тәэсирләр калдырды, узаңымны дер селкетте. Әле дә рәткә килә алмыйча утырам.

Рәсим Хаҗиев
Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хөрмәтле Рәсим әфәнде! Шундый олылауыгызга безнең якларны һәм дә Касыймовлар нәсел-сәбәбен олы рәхмәтебезне вә олы ихтирамыбызны белдеоәбез!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Наталья Касимова түгел. Фәридә Касимова.

      Мөһим

      loading