16+

Бүген хатын янына барып ятам

Тормыш алга бара. Әле генә өр-яңа елны каршы алган идек.

Бүген хатын янына барып ятам

Тормыш алга бара. Әле генә өр-яңа елны каршы алган идек.

Аждаһа елы бик матур итеп, кияүгә чыгучы кыз сыман, ап-ак карлы бирнәсен бик мулдан, шыплап төяп килде. 

Озак та узмады, күктәге мәңгелек шәм – Алтын кояш үзенең якты нурлары белән ак карлардан саф сулы шат гөрләвекләр ясады. Ул аларны елга якларына куалады. Болары, эреле-ваклы бозларны үзләренә ияртеп, зәңгәр диңгезләр ягына ашыкты. Яр буенда үскән чибәр таллар, башларын иеп, яшел яулыкларын болгап, озатып калдылар. Җылы яклардан кошлар кайтты. 

Кар ашап исәрләнгән җил балалары, кошларның каурыйларын сыйпап, чит җирләрдә кунган тузан бөртекләрен коеп төшерә. Шушы исәрләр, бер-берсе белән куыша-куыша уйнап, янәшә очып кайтканда дуслашкан. Кошлар, канатлары талса, җилләр өстенә ятып хәл җыйган. Бар табигать, мәңгелек модага ияреп, яшел күлмәккә заказ бирү өчен чиратка баскан. Зифа гәүдәле ак каеннар, кышын керләнгән күлмәклерен язгы җылы яңгыр суларында чайкап, яшел төстәге яулыкларын бөркәнә. Кара сипкелле ак колакларына саргылтым алкалар элә. 

Әйтеп бетергесез рәхәтлек тәнне-җанны биләп ала.

Беренче чебен, күбәләкләр күренә. Җир инде кипшергән. Яшел чирәм башын кояш нурларында җылытып утырган төшләрдә кырмыска халкы әвәрә килә. Йорт тәрәзәсендәге пәрдәләр күтәрелгән. Мәгәрә эченә керә торган ишекләр шар ачык. Кышкы көннәрдә дым төшкән урын-җирләрен киптерәләр. Кырмыска кызлары кайсы идән себерә, кайсылары тузан сөртә. Нечкә билле әниләре, корымланып беткән алъяпкычларын элеп, чәчәк серкәсеннән бәйрәм коймагы пешерә. Таба исе, сизелер-сизелмәс кенә булып, тирә-якка хуш исләр тарата. Юк-юкта шул яктан кырмыска спиртының исе килеп, борын эчләрен кытыклый. Эчәргә теләк булмаса да, күңел сусап үрсәләнә, илһам килә. 

Тора-бара эчемлектән күтәрелгән бу зәңгәр күктә эреп юкка чыга. Иснәп калырга өлгергән күбәләкләр, исерешеп, мәтәлчек атына. Бер чәчәктән икенчесенә, өченчесенә кунып бии. Җырлап җибәрүдән авызлары булмау гына тыеп кала.

Яңгыр суалчаннары да йокыдан уянган. Алар җир астында юллар төзеп, йомырка сала. Әмма аларның тормышлары бик күңелсез. Яшәүләре 2-8 ел тирәсе генә. Анда да үз-үзләрен аталандырганлыктан, болар өчен сөю-сөелү хисләре ят. Талашырга ни ирең, кычкырышырга ни хатының булмасын. Бу тормышмыни?! 

Фатирлардагы тәрәзә төпләрендә үскән помидор, кыяр, бәрәңге, борыч кәлшәләре бакча ягына китеп бара. Аларга хуҗалары иярә. Ягъни бакча сезоны ачыла. Шушы чордагы иң тәмле нәрсә – ул җирдә казынып вә тырманып яту. Аннан кала икенче урында – эштән соң мунча чабыну. Хуш исле каен, имән себеркеләре кыш буена аркага ябышкан керне кубара. Шаян телле ирләр: “Кышын югалган майкамны табып алдым. Хатын күрше иренә биргәнме әллә дип шикләнүем юкка булган. Үземнең тәнемә ябышып каткан икән”, – дип, бала-чагадай куаныша. 

Ә тагы да рәхәте – иртәнге кояшның беренче нурлары төшеп, бар тирә-як кошларның чыр-чу авазларыннан гөрләп тора башлагач. Эш, мунча парыннан, мунчадан соң эчелгән мәтрүшкәле чәйләрдән мәлҗерәп калган гәүдә җайлап кына турая, хәл керә. Инде сигез дистәсен тутырып кышкы озын төннәрдә хатынының ястыгына башы тимәгән өлкән ир дә эмсенеп куя. Эчтән генә: “Бүген хатын янына барып ятам. Гомер иткән ирен куалап җибәрмәс әле”, – дип, тешсез авызының як-якка ерылып китүен сизми дә кала. Бу чакларда андый ирләрнең вакыт тарафыннан ашалып төссезләнгән күзләре яктырып, нурланып китә.

Кул бармаклары калтырап торганлыктан, изү төймәсен каптыра алмыйча азаплана. Төнге, карчыгы белән булачак рандевуны уйлап, ләззәтле хисләр кочагына кереп чума. Кан басымының күтәрелә башлавын иреннәре дерелдәп тора башлагач кына сизенеп: “Йа Ходам! Шушы бер кичкә генә инсульт, инфарктларыңны җибәрмәсәң ярар иде, Раббана атина...” – дип белгән догаларын пышылдый. Карчыгы, күреп, тәһарәте югалып барган иренә валидол төймәсе каптыра.

-  Ә син сау-сәламәт. Бакчаңа чыгып, бер түгәрәк ясап, тирә-якка каранып йөрисең. Тудыручы бүләк иткән хозурлыктан рәхәт кенә итеп күңелеңә яшәү көченең тула башлаганы сизелә. Дөнья шул кадәрлем матур, аны берничек тә тел белән әйтеп, каләм белән язып бетерә алмаслык. Менә шушы мизгелләрдә күңелеңнән Аллаһы Тәгаләгә – Җир йөзен һәм барлык Җиһанны Тудыручыга рәхмәт укыйсың. Җирдәге сугышлар, аларны китереп чыгаручылар һәм барлык күңелсезлекләр чүп, тузан бөртегенә әйләнеп кала. Шушы Күк асты патшалыгында озак итеп яшисе килә. Әле бу матурлыкны калдырып китәргә иртә икәне зиһенеңә барып җитә. Балаларга булышасы, оныкларны үстерешәсе барын уйлап, үзеңнең теге яки бу төшеңнең чәнчеп торулары онытыла. Менә шулай итеп, тормышның чираттагы көне сине үзенә ияртә...

Габдулла Исмәгыйлев
Казан


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading