16+

«Кайбер кешеләргә хәләл продукциянең әйбәтрәк сатылуы, ихтыяҗ зур булуы ошамый»

«Казан» агросәнәгать паркында залның яртысын хәләл продукция сатучы нокталар алып тора. Чиста-пөхтә залда 426 сәүдә мәйданчыгы урнаштырылган. Яшелчә, җиләк-җимеш, кондитер әйберләре, бал, балык, сөт һәм сөт продуктлары – санап бетергесез.

«Кайбер кешеләргә хәләл продукциянең әйбәтрәк сатылуы, ихтыяҗ зур булуы ошамый»

«Казан» агросәнәгать паркында залның яртысын хәләл продукция сатучы нокталар алып тора. Чиста-пөхтә залда 426 сәүдә мәйданчыгы урнаштырылган. Яшелчә, җиләк-җимеш, кондитер әйберләре, бал, балык, сөт һәм сөт продуктлары – санап бетергесез.

– Биредәге азык-төлекнең зур күпчелеге Татарстан агропредприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары хезмәте белән җитештерелгән. Һәр товар санитар тикшерүе узган, – ди агросәнәгать паркының коммерция бүлеге җитәкчесе Татьяна Чернечкова.

Мине ит һәм ит ризыклары бүлегендә башларына түбәтәй киеп, елмаеп сәүдә итүче ир-атлар җәлеп итте. Хәләл ит белән казылыклар тәкъдим итә алар.
Фәрхад Сөләймановлар гаиләсе берничә ел элек Түбән Новгородтан республикабызның Яшел Үзән районына күченеп килгән.

– Атлар үрчетә башладык. Ат ите дә, ат итеннән казылык та җитештерәбез, – ди Фәрхад.
– Бу ризыкларның хәләл икәнлеген ничек раслыйсың? – дип кызыксындым сәүдәгәр егеттән.
– Безнең гаиләдә һәр эш бисмилла әйтеп үтәлә. Малны тәһарәт алып һәм дога кылып чалабыз, бисмилла әйтеп эшкәртәбез, өстәлне дә һәм кулларны да даими юып торабыз. Бисмилла әйтеп, күңел биреп эшләгәч, ризык та тәмле һәм шифалы була, – дип җавап кайтарды Фәрхад Сөләйманов.

Кешеләрнең сыйфатлы һәм тәмле ризыклар белән сыйланырга теләве – табигый халәт. Татар-мөселманнар гына түгел, башка диндәгеләр дә сатып ала икән «Хәләл» тамгалы ашамлыкларны.

– Кара көнчелек тә юк түгел. Кайбер кешеләргә хәләл продукциянең әйбәтрәк сатылуы, ихтыяҗ зур булуы ошамый. Хәләл продукциягә карата төрле начар уйдырмалар чыгарып, Мәскәүгә кадәр шикаятьләр җибәрүчеләр бар. Гөнаһлары үзләренә булсын, намусыбыз кушканча эшебезне дәвам итәбез, – дип, күңелендәге әрнү-борчылуларын да әйтеп куйды әңгәмәдәшем.

«Казан» агросәнәгать паркында сәүдә итүче Балтач районы фермеры Нияз Кәлимуллин, Буа районыннан Рәмис Хисаметдинов, Яңа Чишмә районыннан Рамил Шәйдуллин хәләл тамгасы белән продукция сатуны «үзеңә җаваплылык алу» дип әйттеләр.

Автор фотосы
Реклама хокукында

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading