16+

"Кайберләрегезне ялгыш адымнардан да коткарып калырга туры килде..."

Бу көннәрдә вузларда диплом тапшыру тантаналары уза. КФУның Югары журналистика мәктәбе дә үзенең студентларын олы юлга озатты. Быел журналистика юнәлешендә читтән торып уку бүлеген - 69, көндезге бүлекне 106 бакалавр һәм магистр тәмамлаган.

- Жәмгыятькә яңа кадрлар кирәк. Вуз каршында да, әти-әниләр алдында да мораль жаваплылыкны тоеп яшәгез. Кайберләрегезне ялгыш адымнардан да коткарып калырга туры килде. Вузда уку жиңел түгел, кергәнсез икән - укырга кирәк. Алга таба да уңышлар телибез, - диде КФУның Югары журналистика мәктәбе директоры  Леонид Толчинский.
 - Диплом алу, бигрәк тә кызыл дипломга тырышып уку ансат кына түгел. Университет - белем алуның беренче этабы гына. Дүрт ел эчендә  укырга өйрәндегез. Укыр өчен дә укырга кирәк, чөнки сезгә гомер буе укырга туры киләчәк, -  диде ул  чыгарылыш студентларына дипломнар тапшырганда. 

Сүз дә юк, университет укырга чикләр куймый. Алда әле кемнәрнедер магистратура, аспирантура көтә. Шулай ук күпчелек журналистларны бүген үк эш  урыннары да көтә. Шундый төркемнәрнең берсен милли бүлек туплады. Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин әйтүенчә, бу аерым төркем. Биредәге һәркемнең бүген үк эш урыны бар. 

Бу очрашу бераз гына моңсу да. 4-5 ел укыган студентлар белән саубуллашабыз. Кирәк чакта булышырга, авыр чакта иңнәребезне куярга да әзер без сезнең өчен. Педагогны укучысының язмышы өчен жаваплылык хисе гомере буе озата барадыр ул. Ак юллар сезгә, кадерле студентларыбыз, булачак коллегаларыбыз!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading