16+

Кайчанга кадәр түзәрмен?

Бу тормышта беркемем дә калмады. Төп юанычым – газета. 92нче яшем белән барам.

Бу тормышта беркемем дә калмады. Төп юанычым – газета. 92нче яшем белән барам.

Улым белән яшим. Улың бар бит, диярсез. Аллаһы Тәгалә, берүк, кичерә күрсен, әмма аның булуына караганда, булмавы яхшырак. Бик тиз кызып китүчән ул, мине гел сүгә, ачулана, кычкыра, суга да. Бердәнбер балам югыйсә. Әтисе әле биш яшьлек чагында ук ташлап китте. Мең газаплар белән үстердем үзен. Рәхмәте юк. Йөрәк әрни.

Корбан бәйрәмнәре матур гына узып китте. Мохтаҗ икәнемне белеп, бөтен кеше корбан ите китерә. Сарык ите булгач, майлы җирләре дә очрый. Барысын да суыткычка тутырып куйган идем, икенче көнне бер кисәк ит калмаган. Улым ташлаган икән. «Май гына иде анда», – ди. Корбан итен ташлаган өчен улыма Аллаһы җәза бирмәсен дип бер утырып еладым, итсез нишләрмен дип тагын бер утырып еладым. Мәчетләргә шалтырата башладым. Төштән соң бер үзбәк малае, торт савытына салып,пылау алып килде. Җылытып ашый башлаган идем, теш үтми, ите пешеп җитмәгән. Тагын ашый алмадым.

Улым бер тавышны да яратмый. Телевизор карасам, радио тыңласам да ачулана. Аптырагач, телевизорның сурәтен генә тавышсыз карыйм. Газета укыйм. Тик хәзер күзләрем начар күрә шул, күзлек белән дә ваграк хәрефләрне аермыйм. Аптырагач, редакциягә шалтыратам. Эч серемне сөйләгәч, рәхәт булып китә. Улымны үзгәртеп булмый, шуңа ярдәм сорап шалтыратуым түгел. Башкаларга акыллы, тәүфыйклы, иманлы балалар насыйп булсын иде дип телим. Яшьлегемдә шулай дип сорый белмәгәнмен, күрәсең, хәзер менә азапланам. Кайчанга кадәр түзәрмен?

Иселбану апагыз. Казан.

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллам сакласын!Балаларыбыз иманлы булып уссен!??

    Мөһим

    loading