Татар театрларында, моңа өстәп, әле милли кадрлар кытлыгы да сизелә. Татар телен камил белгән, татар бүлегендә укырга теләгән яшьләр бармак белән генә санарлык, ди театр әһелләре.
Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры театры баш режиссеры, Татарстан Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев сүзләренчә, ил күләмендә мәдәният һәм сәнгатькә игътибар җитми, шуңа да яшьләр тормышларын театр белән бәйләргә ашыкмый.
– Театр белән сәнгать – Россиянең иң йомшак җире. Дәүләт бюджетында мәдәният соңгы урында тора. Милли кадрлар әзерләү дә проблемалы хәзер. Ярый әле республика җитәкчеләре ярдәмгә килә. Минем курсымда биш бала түләп уку бүлегендә белем ала иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иткәннән соң, ул ярдәм итте. Менә шул биш бала өчен республика акча түли. Без бары тик үзебезнекеләргә генә таяна алабыз хәзер, – ди Фәрит Бикчәнтәев.
Театрларга яшь егетләр дә җитми икән.
– Артистлыкка хәзер күбрәк хатын-кызлар килә. Егетләр күбрәк бизнес, акча эшли ала торган һөнәрләрне барлый. Замана үзгәрде – ирләргә гаилә корырга, фатир, машина алырга кирәк. Аны хатын-кыз эшли алмый. Минемчә, бу проблема театр өлкәсенә генә кагылмый, гомумән, кызлар күбәйде. Хәзер бер-ике җыр белсәң, бер-ике танышың булса, чыгып җырладың да, син сәхнәдә инде. Алай җиңелрәк бит. Әлбәттә, актер булырга теләгән егетләр бөтенләй үк юк түгел. Андыйларны «син монда ник килдең, бу бит хатын-кыз һөнәре» дип куркытмыйм. Киресенчә, килгән һәр егетне «Син молодец!», «Син булдырасың!» дип үсендерергә тырышам, – ди режиссер.
Милли кадрларның кимүе яшьләрнең татар телен белмәве һәм татар бүлегендә укыйсылары килмәве белән дә бәйле икән.
– Бер аудиториядә татар бүлегенә кабул итү бара, икенчесендә – русныкына. Теге ишектә халык мыжлап тора. Әле шуларның 60 проценты – татар. Мин аларга: «Ни өчен татар бүлегенә кермисез?» – дим. Беренче сәбәп итеп – тел белмибез диләр. Икенче сәбәпне әйтмиләр. Ләкин мин аны беләм – алар шул рәвешле Мәскәүгә сукмак салалар. Әле Мәскәүдә нәрсә эшләячәкләрен, кем буласыларын да белмиләр. Ләкин бөтенесе шунда омтыла. Әллә нинди мәгънәсез сериалларда төшеп, акча һәм дан килер дип өметләнәләр, – ди Фәрит Бикчәнтәев.
Кадрлар җитмәү проблемасы Качалов исемендәге Казан академия рус зур драма театрында да, «Мастеровые» Чаллы рус драма театрында да бар икән. Соңгылары әлеге проблемадан читтән актерлар чакыртып котыла.
– Спектакльләргә Санкт-Петербургтан бер төркем актерлар чакырабыз. Әлбәттә, бу бик зур чыгымнар сорый, нишләтәсең, безгә дә актерлар җитми, – ди театр директоры Армандо Диамантэ.
Комментарийлар