16+

Кайда тугансың, шунда эшлә

Зәйдә республикада беренче һөнәри юнәлеш форумы узды

Кайда тугансың, шунда эшлә

Зәйдә республикада беренче һөнәри юнәлеш форумы узды

Зәй районы предприятиеләреннән ел саен 400-450 кеше пенсиягә китә, ә җирле политехника көллияте уртача 140 эшче белгеч чыгара. «Кайда тугансың, шунда эшләргә кирәк», – дип саный район җитәкчелеге.

Кызлар, кыяр-кыймас кына, өстәл тирәсенә җыела. Күлмәкләрен онга буйыйсылары килми, күрәсең. Ләкин камыр пешерүне чын сәнгатькә әйләндерә алган Айгөл Әхмәтҗанова дәресе кызларны битараф калдыра алмый – оста артыннан кабатлап, төрле-төрле катлама ясый башлыйлар. Күрше бүлмәдә егетләр металл эретеп ябыштыру серләренә төшенә, киләсе төркем слесарьлык эшен өйрәнә – тимер эшкәртә. Тагын унлап яшүсмер урамда машина йөртеп карый. Алар бар да һөнәри юнәлеш буенча беренче Зәй форумында катнашучылар.

– Балаларга һөнәрләрнең универсальлеген күрсәтәсе килә. Аш-су остасына укырга керүчеләр ашарга пешерергә өйрәнеп кенә калмый. Ул, әйтик, азык-төлек продуктларын тикшерә дә алачак, технологияләр белән таныша. Слесарьлар да төрле тармакларда кирәкле белгеч, – дип сөйли Зәй политехника көллияте директоры урынбасары Елена Горшенина.
VIII-XI сыйныф укучыларының һөнәр сайлау вакыты. «Осталык дәресләре» балаларга профессияләрне ачарга, үз мөмкинлекләрен бәяләргә ярдәм итә. Бу – районда гамәлгә ашырылучы максатчан проектның бер өлеше генә.

– 2019 ел Татарстанда Эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде. Шулай ук киләсе ел Казан WorldSkills чемпионатының дөньякүләм этабын кабул итәчәк. Шушы дулкында районда эшче һөнәрләрне популярлаштыру алымнарын камилләштерәсе, бу эшне яңа дәрәҗәгә чыгарасы килде. Махсус форум оештыру уе туды. Район җитәкчелеге аны хуплады, – ди Зәй шәһәренең Халык мәшгульлеге үзәге директоры Екатерина Андреева.

Бу эшкә райондагы зур предприятиеләрне дә җәлеп итәләр. Форумда алар да катнашты. Осталык күргәзмәсендә үзләренә кирәкле белгечләрнең эшен күрсәтте. «Зәй шикәр заводы» лаборанты чимал сыйфатын билгеләүче тәҗрибәләр ясады. Шунда ук электромонтер костюмыннан Зәй электр станциясе хезмәткәрен дә күрергә мөмкин иде. «Аккурайд уилз Руссиа» заводында эшче һөнәрләргә аеруча ихтыяҗ зур. Предприятие автомобильләр өчен тәгәрмәч дисклары җитештерә. Югары технологияле, бер өлеше автоматлаштырылган завод, кайбер цехларда роботлар эшли. Аларны көйләп тору өчен операторлар, ярым автомат һәм автомат машиналарда эретеп ябыштыручылар, инженер-технолог, инженер-конструктор кирәк. Форумда катнашучыларга белем алу, хезмәт шартлары, социаль гарантия – барысы турында да бәйнә-бәйнә сөйләделәр. Хәер, зур предприятиеләрдә генә түгел, хезмәт күрсәтү өлкәсендә дә оста кулларга кытлык. «Чәчтарашханә һөнәре дә сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелде, – ди балаларга мастер-класс күрсәткән эшмәкәр Әлфия Шәфигуллина. – Заман өзлексез рәвештә белем арттырып, осталыкны чарлап торуны таләп итә». Ә менә ювелирлар үзләре дә кыйммәтле таш сыман – санаулы. Аларны бары тик Казан халык сәнгать кәсепләре техникумында гына әзерлиләр. Ә форумда балаларга ювелир эшенең асылын җирле оста Гайрат Алтаев төшендерде. Кызыксынучаннар эшләнмә дә ясап карады.

Кулларыннан тотып, төртеп күрсәткәнне көтми, үзләре эшкә алынган үсмерләр дә юк түгел, билгеле. Алар үзләре ясаган 3D каләм, әйләнә-тирә мохит температурасын үлчи торган һәм атмосфераның өске катламнарындагы яктылыкны билгели торган роботлар, энергия саклагыч лампочкалар, самолетлар, радио дулкыннар аша идарә ителә торган машиналарын эшләтеп күрсәтте. Балаларның проектлары Казан кунакларын да кызыксындырды. Хәтта эшче һөнәрләр чемпионаты уңаеннан оештырылучы махсус проектта катнашырга чакыру алдылар.

– Мин 7нче сыйныфта укыганда, киләчәктә кем булачагымны төгәл белә идем, – ди Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов. Форум программасында катнашучыларның кунаклар белән күзгә-күз очрашып сөйләшүе дә каралган иде. Муниципалитет җитәкчесе үз мисалында эшче һөнәре булган кешеләрнең беркайчан да югалып калмаячагын аңлатырга тырышты. Ул үзе хезмәт юлын хуҗалыкта машина-трактор паркы мөдиреннән башлаган. Очрашудагы яшьләрне эштән курыкмаска чакырды. – Белемле һәм һөнәрле белгечләргә һәрвакыт ихтыяҗ булачак, һәм алар эшсез калмаячак.
Зәй районында эшче кадрларга ихтыяҗ зур. Беренчедән, икътисад структурасы гади түгел: аның нигезен энергетика, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы тәшкил итә. Икенчедән, бюджет формалаштыручы предприятиеләр җитештерү күләмнәрен арттыра. Кадрлар кирәк. Район үсеш тизлеге буенча муниципалитетлар арасында беренчелеккә чыккан: 23 процент – иң яхшы күрсәткеч. Өченчедән, район предприятиеләре хезмәткәрләреннән ел саен 400-450 кеше лаеклы ялга чыга, ә политехник көллият 140лап белгеч әзерләп чыгара. «Кадрларга ихтыяҗны тулыландырырга кирәк», – ди Рәзиф Кәримов.

Профессиональ компетенцияләрне үстерү, югары квалификацияле кадрлар дәрәҗәсен күтәрү, шуның хисабына икътисади үсешкә ирешү. Бөтен дөнья бу максатка WorldSkills хәрәкәте биргән кораллар ярдәме белән ирешергә тырыша. Россия, аерым алганда Татарстан берлеккә 2012 елга кушылды, дип сөйләде Профессиональ компетенцияләрне үстерү үзәгенең җыелма команда белән эшләү юнәлеше җитәкчесе Елена Кайль. Ул егет-кызларга WorldSkills хәрәкәте, Татарстан осталарының уңышлары белән таныштырды.

Ахырдан катнашучылар кунакларга үз сорауларын бирде. Алар WorldSkills хәрәкәтендә катнашуның нечкәлекләре, волонтер булу, чемпионатта катнашуның өстенлекләре белән кызыксынды. Әйтик, Зәй политехника көллияте студенты Максим Столяров эшче һөнәрләр чемпионатының төбәк этабына узган. Катнашучы буларак, эшкә урнашканда ул өстенлекләр алачакмы дип сорады. Елена Кайль сүзләренчә, чемпионатта катнашучыларга Skills-паспорт тапшырыла. Эшкә урнашканда, аның булуы исәпкә алыначак. Хәзер бу мәсьәлә эш бирүчеләр белән хәл ителә. Вузда укырга теләсәм, чемпионатта катнаша аламмы дип сорады Зәй шәһәренең 4нче номерлы мәктәбе укучысы Даниил Андреев. Югары уку йортлары арасында махсус чемпионат уздырыла. Киләсе ел Казанда узачак чемпионатта катнашырга өлгермәсәк, волонтер булырга мөмкинме, дип кызыксынды 7нче номерлы мәктәп укучылары. «Беркайчан да соң түгел», – дип ышандырды Казан кунагы. 2019 елдан соң 2021 елгы чемпионат бар.

Елена Кайль сүзләренчә, район дәрәҗәсендә мондый форматта форум Татарстанда беренче тапкыр уздырыла. «Бу тәҗрибәне бөтен республикага таратасым килә», – диде ул.

Ләйсән ХАФИЗОВА.
Зәй районы хакимиятенең матбугат хезмәте фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading