Шәһри Казан

Утырту өчен нинди борыч орлыгын сайларга?

Кибетләрдә орлыкларның төрлелегеннән күзләр камаша. Кайсысын алып чәчәргә дә белмәссең, барысын да утыртып карыйсы килә. Бүген без болгар борычы турында сөйләшербез.

Җәй көне салатлар ясау өчен Звезды Востока F1, Маршал F1, Адмирал Колчак F1, Генерал Деникин F1 орлыклары әйбәт. Алар сусыл, итле һәм баллы була. Аларны теплицада утыртырга киңәш ителә. Кышка саклауга куяр өчен конус формасындагыларына тукталыгыз. Удача F1, Медалист F1, Мираж, Зорька – шундыйлардан. Аларны җыеп алып, суыткычка туңдырырга куегыз.

Ачык грунт өчен Капитошка, Авангард, Боцман, Венгерский желтый, Буржуй, Дерби, Орион, Анлита, Гренадер, Трапез, Буратино, Меркурий, Джемини F1, Монтеро сортларын утыртырга киңәш ителә.

Реклама

Теплицада үстерү өчен җайлы сортлар: Абрикосовая фаворитка, Агаповский, Атлант F1, Белладонна F1, Богатырь, Звезда Востока шоколадная F1, Изабелла F1, Калифорнийское чудо, Кардинал F1, Ласточка.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: