16+

Кайсы районнарда эшсезлек һәм ярлылык дәрәҗәсе югары?

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, эшсезлек, «соры хезмәт базары» белән көрәш, эшкә урнашу нәтиҗәлелегенә аеруча зур игътибар бирергә кирәк. «Бу мәсьәләләр безнең даими контрольдә булырга тиеш», - дип белдерде ул ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә.

Кайсы районнарда эшсезлек һәм ярлылык дәрәҗәсе югары?

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, эшсезлек, «соры хезмәт базары» белән көрәш, эшкә урнашу нәтиҗәлелегенә аеруча зур игътибар бирергә кирәк. «Бу мәсьәләләр безнең даими контрольдә булырга тиеш», - дип белдерде ул ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә.

Татарстан Республикасында хезмәт базарындагы вәзгыять турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

ТР Хезмәт министрлыгы башлыгы түбәндәге мәгълүматларны китерде. Әйтик, 2020 елның 1 гыйнварына республикада 10903 кеше эшсезлек буенча теркәлгән, республикада эшсезлек дәрәҗәсе 0,54% тәшкил итә. 2020 елның 1 апреленә – 12365 кеше (эшсезлек дәрәҗәсе – 0,61%. Алга таба 2020 елның 1 сентябренә якынча 79 мең кеше – эшсезлек дәрәҗәсе – 3,89%, 2020 елның 1 декабренә – 54 мең кеше (эшсезлек дәрәҗәсе – 2,6%).

Шул ук вакытта 2021 елның 1 февраленә якынча 34 мең кеше теркәлгән (эшсезләрдән 44,5 мең кеше кимегән). Республикада эшсезлек дәрәҗәсе 2021 елның 1 февраленә 1,7% тәшкил итә.

Эльмира Зарипова хәбәр иткәнчә, бу чорда 34,5 мең кеше эшкә урнаштырылган.

Министр билгеләп үткәнчә, республикада эшсезлек кимү динамикасы тотрыклы. Әмма 6 районда эшсезләрне эшкә урнаштыру түбән булып кала. Бу – Биектау, Тукай, Әлмәт, Әгерҗе, Тәтеш һәм Ютазы муниципаль районнары.

2020 елда Татарстан Республикасында эш белән тәэмин ителгән халык саны динамикасы тармаклар буенча түбәндәгечә иде: 2020 елның гыйнварына эш белән тәэмин ителгән халык саны – 1969,7 мең кеше, 2020 елның ноябренә – 1957 мең кеше. Транспорт, кунакханә бизнесы, җәмәгать туклануы өлкәләрендә – мәшгульлек, эшкәртү, төзелеш, авыл хуҗалыгында – үсеш сизелерлек кимегән. 2021 елга бурыч – мәшгуль халык санын арттыру һәм 2019 ел күрсәткечен (1976,7 мең кешегә) җиткерү.

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры хәбәр иткәнчә, бүген хезмәт базарында 50 меңгә якын эш урыны бар. Ул эш бирүчеләргә вакансияләрне «Работа в России» сайтында активрак урнаштырырга тәкъдим итте.

Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, 7 муниципаль районда ярлылык дәрәҗәсе республика буенча уртача күрсәткечтән югарырак. Әйтик, Татарстан буенча уртача ярлылык дәрәҗәсе 7,4% тәшкил итә (яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гражданнар – 289,0 мең кеше). Чирмешән районында ярлылык дәрәҗәсе 14% тәшкил итә, Кайбыч, Югары Ослан, Мөслим, Яңа Чишмә, Әтнә, Теләче районнарында – 13,9тән 13,5%ка кадәр.

2021 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясендә минималь хезмәт хакы 12792 сум тәшкил итә, дип искәртте Эльмира Зарипова. Ул хәбәр иткәнчә, республикада эш бирүчеләрнең хезмәт хакы минималь хезмәт хакыннан түбәнрәк булган сан арту күзәтелә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, эшсезлек, «соры хезмәт базары» белән көрәш, эшкә урнашу нәтиҗәлелегенә аеруча зур игътибар бирергә кирәк. «Бу мәсьәләләр безнең даими контрольдә булырга тиеш», - дип белдерде ул.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading