Шәһри Казан

Кайтарыйк Будулайны!

«Җырлап ачылмаган күңел мәңге ачылачак түгел», – дип җырлыйлар. Җырлап караган бар минем, көтү көткәндә, чыбыркыны микрофон урынына тотып. Көне буе нишләмәк кирәк ул көтүдә, төрлечә маймылланып карыйсың инде. Моң дәрьясына чума гына башлаганда, берәр азгыны уҗымга каера, «Аһ, инәң башмагы, борыл!» – дип, аның артыннан йөгерәсең, микрофон-чыбыркыны шартлатып. Ә кайберәүләр борылып килгәч тә җырлаганнар, ахры. Чыбыркыны чын микрофонга алмаштырып, хәзер әнә сәхнәдә балкыйлар.

Аллаһы Тәгаләдән бирелгән сәләте белән халык күңелен яулаган җырчылар юк түгел анысы, бөтенесен рәт көтүенә генә аударып калдыру дөрес булмас. Ә икенчеләре... Кайвакытта радионы кабызып җибәрәсең дә, гел бер үк башкаручы такмак әйтеп утыра кебек. Туктап тамак төбен генә чылатып ала да кабат башлый. Очы да, кырые да юк, күз алдында гел дала буйлап Будулай кайтып барадыр кебек. Бара-бара теге, чәчләрен җилфердәтеп, Клавдия көтә-көтә моны, җыр һаман бетми дә бетми. Ниһаять, җыр тәмамлана, Будулай белән Клава очраша, солдат формасы кигән малайлары боларның үбешкәннәреннән оялып, карашын читкә бора...

«Ниһаять, болар күреште, бар инде җир йөзендә мәхәббәт! Будулайга булса да елмая андый бәхет!» – дип җиңел сулап кына куясың. Ярый әле йон арасыннан Будулайның иреннәрен эзләгән Клавдия урынында мин түгел дисең, шатланып... Җыр кабат башлана... Авторлары башка, ахры, әмма әллә ни үзгәреш юк, гел шул туйдагы өченче тәнәфестән соң: «Син мине ихтирам итәсеңме?» – дип «туганлаша» башлагач җырлана торган җыр. Сүз уңаеннан, теләсә кайсы мәҗлестән «туганлаша» башлаганчы таю ягын карарга кирәк. Хәзерге җырлар белән дә шулай, колак ияләнеп, мидәге берничә сыр тигезләнеп өлгергәнче, сүндереп куюың артык радионы.

Яңа җыр башланып та китә, Будулай тагын атлый, барышлый кул астына кергән башакларны ике бармагы белән очына хәтле сыпырып җыеп: «Әтәчме, тавыкмы?» – дип гөманлап. Ә Клавдиясе кабат, чүлмәкләр кигертеп куелган кәкре рәшәткәгә тотынып, тирә-юньне күзли. Будулайга әллә кайда йөрергә түгел бит инде, шул рәшәткәне генә рәтләргә әзрәк! Дала буйлап титаклап йөргәндә шундыйрак кына җыр кирәктер ул бәлки, әмма татар әллә ничә йөз ел утрак тормыш рәвеше алып бара, ничәмә-ничә дәүләт төзегән халык. Күптән утын урынына кипкән тизәк җыеп, дөя савып, далада чапмыйбыз.

Кайтарып утыртыйк инде шул Будулайны Клавдиясе белән бергә рәшәткә буена, алар да Алла бәндәләре бит, без дә! Тегесе, катыктан әйрән ясап, чүлмәге белән чыгарып тоттырсын иде дә, икенчесе, сакал-мыегын катыкка буяп, туйганчы бер эчсен иде... Янәшәңдә Клаваң булганда, чүлмәге белән әйрән торганда, кылтин-кылтин җырлар килмидер ул күңелгә, адәм рәтлесе туа торгандыр. Кеше кылтинына кызыкмыйбыз без, кызыксак та куып җитә алмыйбыз инде, бик еракка китте алар, зәвыклырак аларның кылтины. 

Реклама

 

Юк-юк та, кайчакта композиторлар җыр тексты сорап мөрәҗәгать итә. Һәр җырчыга башкаларга охшамаган җыр кирәк. Хәзинәңдә булган бөтен сүз запасыңны кулланып, илһам әзиеңне ярдәмгә чакырып шигырь язып бирәсең, ә композитор: «Туган, зинһар, артык катлаулы сүзләр кулланма, җырчылар әүвәл тәрҗемәсен сорый, алар аңламый моны», – дип, үзгәртеп бирүне үтенә. Юк икән юк инде. Үз телен аңламаган кешегә ничек итеп языйм ди мин?! Гвинея-Папуаста тумаган бит, үз телеңдә җырлыйм дип күкрәк киереп бу эшкә алындың икән – рәхим итеп туган телеңне бел инде син! «Милләтебезнең йөзек кашы, эстрадабызның йолдызы», тагын әллә нинди мактау сүзләренә, дәфнә яфракларына күмеләчәк кеше бит син. Моң да әллә кайда Будулай белән далада адашып калган, телне дә аңламый, ә йолдыз булып балкыйсы килә, болытка сөялеп басып. Үзең аңламаган килеш ничек җырлап була икән ул?

Акыл юк түгел үзләрендә – сүзләрен аңлап бетермичә моңсу урында елмаеп җырлап хурлыкка калмас өчен, тәрҗемәсен сорыйлар! Тагын берәр халыкта, шигырь яздырып, шул шигырьнең башка телдә аңлатмасын сораганнарын ишеткәнегез бармы? Минем алай аңлатма язасы килми, бер язылганны үзгәртмим дә, юк-бар өчен илһам әзи дә гел килеп йөрми, шигырь язу да ландрин суыру гына түгел. 

Безнең авылда бер бабайның: «Гөнаһларым булмагандыр дип әйтә алмыйм, тик бер гөнаһым юк – колхозга кермәдем», – дигән сүзләрен халык хәзер дә сөйли. Шуның төсле, мин дә бер кашык су белән чайкатып эчәрлек әүлия түгел түгелен, әмма татар теле болай да төрле яклап кысрыкланган бер чорда мин дә, биш тиенлек җыр тексты язып, халыкның болай да бетеп барган зәвыгын плинтустан да түбәнгәрәк тәгәрәтмим әле. «Йолдызларыбыз»ның борыннарын болыт кисеп бетергәч җайланыр ул бәлки, ә аңа хәтле җыр саен гел шул Будулай белән Клавдияне очраштырып торырбыз инде. Зинһар кайтарып утыртыйк Будулайны теге кәкре рәшәткәле койма буена, Клаваның катыгы ачып беткәнче... 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: