Бу хакта миңа Арча районы Мөрәле авылында туып-үскән, Казан дәүләт университетында бергә укыган дустым Альмира сөйләгәч, кулыма каләм алмый түзә алмадым. Аннары «Арча хәбәрләре» район газетасында Розалия Зиннәтованың мәкаләсен кат-кат укып чыктым.
Авторның рөхсәте белән, үз язмамда аннан да файдаландым. Дустым авызыннан бу хакта ишеткәч, язучы Мөхәммәт абый героеның: «Безгә кайтулар едва ли?!» – дигән сүзләре колагымда яңгырагандай булды. Китүләр генә тиз, ә кайтулар төрлечә була, җиде дистә елга да сузыла ала икән.
«Хәбәрсез югалды...»
Мөрәле авылында Гөлхәбирә дигән сылу белән гаилә корып, өч балага тормыш биреп, аларның үскәненә сөенеп, гомер итеп ятучы Нуретдин Бәдретдинов та сугыш башланыр да, барысы да челпәрәмә килер дип башына да китермәгәндер. Ләкин ил куркыныч алдында калганда, эчендә җаны булган нинди ир тылда тыныч ята алсын?! Хатынына балаларны сакларга кушып, яу кырына китә ата кеше. Ләкин иренең гозерен үтәп бетерә алмый яшь ана. Язмыштан узмыш юк – бер баласын ат тибеп үтерә. Аннары Нуретдине хакында «хәбәрсез югалды» дигән хат килеп ирешә. Бу чакта Гөлхәбирәгә 34тә тулмаган була әле. «Ничек инде хәбәрсез югалсын? Андый ир түгел иде ул!» – дип, язмышы белән ризалашмаска тырышса да, күрше авылдан берәү хәбәр җибәрә: «Мөрәледән Нури белән бергә сугышка кердек. Елгага кергәндә күрдем аны. Чыкканда юк иде»...
Үлгән артыннан үлеп булмый. Исәннәргә үлгәннәр өчен дә үч алып яшәргә, балаларны аякка бастырырга кирәк. Ә моның өчен көнне төнгә ялгап, алны-ялны белми эшләсәң дә, чакка-көчкә туры килә. Гөлхәбирә – уңган хатын, эшне ирләрнеке, хатын-кызныкына бүлеп тормый, кырып-себереп эшли. Хәер, бу чор солдаткаларының барысына да нужа арбасын арык җилкәләрендә күп сөйрәргә туры килә. «Син тол, балаларың ятим», – дип, беркем дә китереп бирми. Ярый, табигать юмарт, ярдәмгә килә. Урман якын, елга янда гына. Урманнан юкә кайрыларын алып төшеп, аларны елгада җебетеп, мунчала ясап сата Гөлхәбирә. Биш тиенләп, сумнар җыя. Ул арада балалар да үсеп җитә, кул арасына эшкә керәләр. Аннары һәрберсе үз тормышын, үз нигезен кора.
Тик гомере буе елга буенда мунчала әзерләгән әбине язмыш кабат (бу юлы инде соңгы тапкыр) сыный – ул язгы суга батып үлә. Авылдашлары: «яхшы кеше иде», – дип, бик кызганып, авыл зиратына җирлиләр. Кабере янәшәсендә буш калган урын ире Нуретдинен көтәр һәм берничә елдан соң ул да шунда карчыгы күршесенә кайтып ятар дип беркемнең дә башына килмәгәндер ул чакта.
Кабул ит, туган туфрак
Гәүдәсенең калдыклары быелның 10 маенда Ленинград өлкәсендә табылган Нуретдин Бәдретдиновны 23 майда туган авылы Мөрәле зиратына алып кайтып күмәләр. Җирләүдә авыл халкы, сугышчының туганнары, оныклары, Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов, «Сугышчан туганлык» оешмасы рәисе Сергей Баһаветдинов, Арча ДОСААФы җитәкчесе Рөстәм Алеев, районның хәрби ветераннары, Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллина һәм мәктәп укучылары да катнашкан.
Нуретдин Бәдретдиновның җәсаден «Невский пятачок» эзләү отряды Ленинград өлкәсенең «Нева пятачогы»нда таба. Кировск – Санкт-Петербург трассасыннан 30 метр гына ераклыкта 20-30 сантиметр туфрак белән капланып, җиде дистәдән артык ел яткан аның мәете. Туган туфракка кайтуын көтеп яткан. Солдат медальонында сакланган язуга карап, аның Татарстанның Арча районыннан киткәнен беләләр. Туганнары белән элемтәгә керәләр.
– Хәбәр иткәндә, мин эштә идем. Кинәт югалып калдым. Кассаны ябып, рәхәтләнеп бер еладым, – дигән сугышчының оныгы Алия.
Мөрәледә Нуретдин бабайның нәсел кардәшләре күп һәм хәзер алар аның каберен карап торырга җыеналар икән.
Эзтабарлар
Арчалылар үзләре дә эзләнү эшләре белән шактый нәтиҗәле шөгыльләнәләр. Арча педагогия көллиятенең «Прометей» эзләү отряды җитәкчесе Илһам Низаметдинов берничә укучысы белән килгән булган бу чарага. Алар яу барган урыннарда булып, быел гына да 11 сугышчының калдыкларын туганнар каберлегенә җирләп кайтканнар.
– 2005 елдан башлап биш якташ бабайны туган туфракка тапшырдык, – ди Арча һәм Әтнә районы хәрби комиссары Алмаз Борһанов. – Берсен генә алып кайта алмадык. Алар ике сугышчы янәшә ята иде. Безнекенең медальоны сакланган. Хәкимулла Сабирҗанов. Ә иптәшенеке – юк. Үзебезнекен генә алып кайтыйк дигән идек, «Сөякләре буталса, төшкә керәләр», – дип бирмәделәр. Шунда гына икесен бергә җирләп кайттык. Янында табылган әйберләре районыбызның Смак-Курса мәктәбе музеенда саклана.
Шулай итеп, Вәли Әкбитовны – Смоленск өлкәсеннән туган авылы Яңа Кенәргә, Гаязетдин Бәдретдиновны – Ленинградтан Яңа Урага, Хәким Гаделшинны – Орел өлкәсеннән Пешәнгергә, Газыйм Гариповны Кырым җиреннән Шушмабаш авылы зиратына алып кайтып җирлиләр. Соңгысы әле 16 апрельдә генә була. Туган туфракның тарту көченә шаккатарлык.
Арча, гомумән, бу изге эштә күпләргә үрнәк булырлык. Суслонгерда вафат булган якташларына һәйкәл дә куйганнар һәм аны карап торалар. Чит җирләрдә ятып калган сугышчы туганнарының каберлегенә барырга теләүчеләргә хәлләреннән килгәнчә ярдәм дә күрсәтәләр.
Туган ягына солдатның сөякләре генә түгел, шәхси әйберләре дә кайта: кан төркеменә кадәр язылган медальоны, су савыты, башыннан һәм күкрәгеннән табылган ядрә кыйпылчыклары, чын күннән тегелгән ботинкалары, 1937 елгы 10 тиенлек акча. Каты сугышлар барган җирдән кайткан, дары исе сеңгән бу кадерле ядкәрләр мәктәп музеенда урын алган.
Яу кырларында Ватанны саклап ятып калган күп санлы бу билгесез батырлар туган җиргә том-том «Хәтер китаплары» булып кайттылар, авыл урталарында таш сыннар булып калыктылар. Иң гаҗәпләндергәне шул: Нуретдин Бәдретдиновның исеме «Хәтер китабы»нда да юк, һәйкәлдәге исемлектә дә. Әйтерсең язмыш аңа бүтәнчә кайту әзерләп, алдан ук ишарә итәргә теләгән.
Мөрәле авылындагы бу яңа кабер күпләрнең йөрәгендә күптәнге әрнүле, газаплы яраларны кузгаткандыр. Альмираның бабасы Габделбәр (шагыйрь, галим Хәнәфи Бәдигыйның әтисе) Курск дугасы янындагы каты сугышларда һәлак булган, аның бертуган энесе Хәкимҗан, бертуган абыйсы Закирҗан да Бөек Ватан сугышында һәлак була. Алар Нуретдин белән якын туганнар да икән.
Альмираның бабасы һәм хәбәрсез югалганнар исемлегенә кертелгән бик күпләр сугыш мәхшәрендә, бомба чокырлары астына күмелеп калып, туган туфракка кайтуларын көтеп яталардыр. Эзтабарлар шулай тынгысызлык белән эзләнеп торганда, киләчәктә дә Нуретдин кебек кайтучылар табылыр ...
«Иң соңгы солдатын күмгәч кенә сугыш тәмамланган санала», – дигән бөек полководец Александр Суворов. Узган сугышның тагын бер солдатын җир куенына тапшырып, без соңгы сугыш бөтенләй тәмамланыр көнне тагын да якынайта төшкәнбездер. Тик күмелүне көтеп ятучы солдат гәүдәләре дә күп шул әле.
Арча
Комментарийлар