16+

Кайтырга соңга калсаң, урамда кунасың

«Не дать-Не взять!” ришвәтчелеккә каршы республика яшьләр программасы, Татарстанның яшьләр эшләре буенча министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Президентының ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе тарафыннан оештырылды әлеге чара.

Кайтырга соңга калсаң, урамда кунасың

«Не дать-Не взять!” ришвәтчелеккә каршы республика яшьләр программасы, Татарстанның яшьләр эшләре буенча министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Президентының ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе тарафыннан оештырылды әлеге чара.

Казан федераль университетының икътисад һәм финанс идарәсе институтында министрлыклар, югары уку йортлары вәкилләре, студентлар үзидарәләре органнары әйдаманнары катнашында ришвәтчелеккә каршы көрәш темасына «түгәрәк өстәл» булды.

Студент, син «ятим» түгел

— Республикабызда 44 югары уку йортында 150 меңнән артык студент белем ала. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ришвәтчелеккә каршы көрәш темпын киметмәскә чакыра. Ул 2006 елда оешкан “Не дать-Не взять!” республика яшьләре хәрәкәтен хуплады һәм теләктәшлек күрсәтүен дәвам итә. Ришвәт бирүнең кесәгә генә түгел, ә намуска да сукканлыгын студентларга гади телдә һәрдаим аңлатып-төшендереп торырга кирәк, - диде Татарстан Республикасы Президентының ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең баш киңәшчесе Александр Лохотской.

Республиканың яшьләр эшләре буенча министры урынбасары Алла Кондратьева белән Иҗтимагый палата рәисе урынбасары Анастасия Исаева ришвәтчелекнең җәмгыять өчен куркыныч “авыру” икәнлеген искәрттеләр. Чыгыш ясаган шушы иптәшләр студентларны четерекле хәлләрдә куркып-каушап калмаска, ә Президентның ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенә, Яшьләр эшләре буенча министрлыкка, Иҗтимагый палатага да мөрәҗәгать итәргә чакырдылар.
 
 Коррупция “комиссары”
— Уку йортларында студентларның ришвәтчелеккә каршы комиссияләре эшли. Ришвәтчелек темасына очрашулар, конкурслар үткәрелә. Узган ел Казан аграр университеты ришвәтчелек темасына чараларны аеруча актив алып барды, алар беренче урынга лаек булды, - диде “Не дать-Не взять!” ришвәтчелеккә каршы республика яшьләр программасы җитәкчесе Алена Лапенкова.

Әлеге программаның администраторы Валерия Сусликова өстәп әйткәнчә, кайбер югары уку йортларындагы студентлар комиссияләре “кәгазьдә генә эшчәнлек алып бара” икән. А.Н. Туполев исемендәге милли тикшеренү техник университеты-КАИ студентларның ришвәтчелеккә каршы комиссиясе рәисе Әнисә Саттарова һәм Казан дәүләт энергетика университетының студентларның ришвәтчелеккә каршы комиссиясе рәисе Руслан Хәсәнов үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Казан дәүләт мәдәният институтының студентларның ришвәтчелеккә каршы комиссиясе рәисе Виктория Боброва кинолардагы чын комиссар инде, ут чәчеп тора, мәгәр. Александр Лохотскойның сорауларына да төпле җаваплар кайтарды ул.
— Берәр укытучының студенттан акча кысуын ишетсәм яки гариза керсә, шунда ук институт җитәкчелегенә әйтәчәкмен. Безнең институтта бу мәсьәлә катгый куелган,- диде Виктория.
Студентларның ришвәтчелеккә каршы комиссияләрендә “рәис” исемен “комиссар”га үзгәртү отышлырак булмасмы икән? Комиссар сүзе дәрәҗәлерәк тә, тәэсирлерәк тә.

Караңгы төн бичарасы

Әңгәмә барышында Казан энергетика университетында укучы студент кызның төнлә тулай торакка кертелмичә, урамда калдырылганлыгы турындагы күңелсез факт та калкып чыкты. Студентлар тулай торакка 23.00 сәгатькә кадәр кайтып бетәргә тиеш. Энергетика университетында укучы студент кыз шушы вакытка өлгермәгән. Тулай торакка кертелмәгәнлектән төнне урамда һәм якындагы кафеда үткәрергә мәҗбүр булган. Бу ялгыз кыз исерекләр корбанына да әверелергә ихтимал иде, ләбаса. Студент төнге самолет, поезд белән дә кайтып төшәргә мөмкин бит.

Тулай торак ишеге төбендә таң атканын көтеп утырсынмы? Казанда ел әйләнәсе җылы җәй түгел. Студентлар үзидарәләре вәкилләре бу мәсьәләгә ризасызлыкларын белдерделәр, тулай торакта яшәүчеләрнең үз бүлмәләренә тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кайтып керү хокукы тәэмин ителергә тиеш, дип таләп куйдылар.

Студент әйтсә, каты әйтә
 “Түгәрәк өстәл” гә йомгак ясап, Алена Лапенкова:”Ришвәтчелек очракларын хәбәр иткән студентны укудан җибәрәләр икән, дигән сүз дөрес түгел. Уку елында бер студент та шушы сәбәптән җибәрелмәде. Икенче семестрда студентлардан ришвәтчелек мисаллары турында 3 хәбәр алынды. Югары уку йортының бер укытучысы эшеннән җибәрелде, ә икесенә дисциплинар җәза күрелде. ВУЗларда ришвәтчелеккә каршы бердәм көрәшик”,-диде. 

Автор фотолары

/images/uploads/ckeditor/JPG/60acdf62f0f3d_IMG_7214.JPG

 

 

 

 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading