Казан халкы аеруча юллар төзелеше проектлары буенча борчылуын белдерә. Телибезме-теләмибезме, автомобильләшү шәһәр төзелешенә тәэсир итми калмый.
– Казанда 2006 елда 180 мең автомобиль иде, – дип дәвам итте сүзен Илсур Метшин. – Хәзер аларның саны 430 меңгә җитте. Бу машиналар Киров, Уфа яки Самарадан түгел, ә Казан кешеләренеке һәм без транспорт схемасын формалаштырырга тиеш. Безгә коридорлар калдыру, «кызыл линия»ләр билгеләү зарур. Ул урыннарда 9 катлы йортлар, сәүдә үзәкләре яки башка биналар барлыкка килмәсен. Бу мәсьәләләр бер көндә генә хәл ителми.
Шәһәр башлыгы Казанның Зур боҗра юлын төзү планы инде 1969 елда ук уйланылганлыгын искә алды. Бүген шул хыяллар тормышка ашырыла, Зур боҗра юл төзелеше инде Борисково бистәсе тарафларында алып барыла.
Генераль планны безгә Мәскәүнең Генераль план институты белгечләре әзерли.
– Әлеге коллективның профессиональ дәрәҗәсенә шикләнмибез. Тик алар да тылсымчылар түгел, – диде мэр Илсур Метшин. – Алар да 250 меңләп машина күктә очып йөри ала торган транспорт коридоры ясый алмый. Без шәһәрнең киләсе көне өчен җаваплы һәм күпчелек мәнфәгатен кайгыртып карар кабул итәргә тиеш.
Комментарийлар