16+

Казан Россиянең фиджитал спорт башкаласы булырга өметләнә

Казанда 21-23 сентябрьләрдә фиджитал уеннар үткәрелә. Ул 2024 елда Татарстан башкаласында уздырылачак “Киләчәк уеннары” (“Игры будущего”) халыкара бәйгесенә сынау-тәҗрибә сыйфатында оештырыла. Республиканың цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин әйткәнчә, Татарстанның цифрлы технологияләре халыкара дәрәҗәдәге киберспорт бәйгеләрен дә үткәрергә мөмкинлек бирә.

- Яңа IT-паркта компьютер җиһазларында топ-30 уен башкарырга була. 110 уен урыны булдырылган, - диде Айрат Хәйруллин.
- Казанда Спартак урамында тагын бер IT-паркның барлыкка килүендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәме зур. Биредәге компьютер залы Россия төбәкләре арасында иң яхшыларның берсе. “Киләчәк уеннары” бәйгесен үзләрендә үткәрү өчен Россиянең 40 шәһәре кандидат иде, Казан җиңеп чыкты. Казанның фиджитал спорт башкаласы булырга да бөтен шартлары бар, - диде республиканың спорт министры Владимир Леонов.
IT-паркта үткәрелгән матбугат конференциясендә хәбәр ителгәнчә, Казанда 2024 елның февралендә булачак “Киләчәк уеннары” халыкара бәйгесендә төрле илләрдән 2 мең киберспортчыны берләштергән 256 команда катнашачак, дип уйланыла. 
- Приз фонды 25 миллион АКШ долларын тәшкил итәчәк. Бу дәүләт акчасы түгел, ә иганәчеләрдән тупланган чыганак булачак, - диде “Киләчәк уеннары” проекты җитәкчесе Игорь Столяров.
Татарстан башкаласында 2024 елдагы халыкара бәйгегә сынау сыйфатындагы фиджитал уеннарга Россия төбәкләреннән һәм Бразилиядән 100 спортчы җыела. Фиджитал спорт –гадәти спорт белән кибер спортның берләшмәсе. Игорь Столяров аңлатканча, спортчылар башта компьютерда виртуаль яссылыкта ярыша, ә икенче этапта футбол яки баскетбол мәйданында чынбарлыкта көч сынаша.
“Казан Экспо” үзәгендә 21-23 сентябрьләрдә узачак фиджитал уеннарда спортчылар футбол, баскетбол, битсайбер-виртуаль яссылыкта уйнау, дроннар (роботлар) ярыштыру бәйгеләрендә үзләренең осталыкларын күрсәтәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading