16+

Казан Сабан туена бүләк җыярга чыгалар

26 июньдә Казанда татар халкының милли бәйрәме Сабан туе узачак. Бу уңайдан 24 июнь көнне башкалада Сабан туена бүләк җыю чарасы үткәрелә. Нәкъ авылдагыча – бәйрәмчә бизәлгән җигүле ат, милли киемнәр, моңлы гармун, татар халык җырлары.

Казан Сабан туена бүләк җыярга чыгалар

26 июньдә Казанда татар халкының милли бәйрәме Сабан туе узачак. Бу уңайдан 24 июнь көнне башкалада Сабан туена бүләк җыю чарасы үткәрелә. Нәкъ авылдагыча – бәйрәмчә бизәлгән җигүле ат, милли киемнәр, моңлы гармун, татар халык җырлары.

Чараның бу өлеше өчен Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты студентлары җаваплы.

“Туган ягым Әтнә районында үткәрелгән җигүле ат белән Сабан туена бүләк җыю йоласы әле дә күз алдымда тора. Ул чакта миңа 5 яшь иде. Авыллардагы бу матур гореф-гадәтнең шәһәрдә дә булуын һәрвакыт теләдем”, - ди бүләк җыю тантанасын оештыручы Татарстанның рестораторлар берлеге рәисе Зөфәр Гаязов.

Бүләк җыю чарасы берничә маршрут буенча оештырыла. Беренче җигүле ат Казан Кремле яныннан кузгалыр дип көтелә. “Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов үзе дә бүләк бирәчәк. Нинди бүләк икәнен әлегә белмибез, әмма ул балалар өчен булачак. Аннары Казан мэры Илсур Метшиннан да бүләк алабыз”, - диде Зөфәр Гаязов.

Икенче җигүле ат Татар академия опера һәм балет театры, өченчесе “Туган авылым” милли комплексы һәм дүртенче җигүле ат Иске Татар бистәсе яныннан кузгалачак. Барлык атлар да 11 сәгатьтә старт алып, 12:30 сәгатьтә Г.Камал театрына янына киләчәк. Биредә “Зәңгәр шәл” спектакленнән күренеш һәм бәйрәм концерты тәкъдим ителәчәк.

Сабан туена бүләк җыю чарасын өченче тапкыр оештыручы Зөфәр Гаязов әйтүенчә, гадәттә, бүләкләр күп һәм төрле була. “Кунакханә җитәкчеләре кунакханәгә урнашырга сертификат, рестораннар исә кичке ашка сертификат бирә икән. Барлык бүләкләр Сабан туе уен-ярышларында җиңәчәк катнашучыларга тапшырылачак. 

“Авылда Сабан туена бүләк җыю хәтердә калган. Шушы хәтерне яңартучы егетләребез бүләк җыюга алынган икән, бу - халык тарафыннан хупланучы бер күренеш. Киләчәктә ул зур дәрәҗәгә җитәр дип өметләнәм. Бәлки җәяүләп бүләк җыючылар да, өйдән өйгә йөрүчеләр дә табылыр. Янган учакны сүндермичә сакласаң, аның ялкыны күп җиргә җитәчәк. Сабан туе бәйрәме сакланып калсын өчен, бүләкне һәркем кыштан ук әзерләп куярга тиеш. Мисал өчен, без - Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы “Ак калфак” оешмасы 2 ел сөлгеләр чигәбез. Бүгенге көндә 43 төбәк сөлге чикте. Сабан туеның символикасы сакланырга тиеш”, - диде "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова.

Бүләк җыю чарасының максаты – халкыбызның милли гореф-гадәтләрен торгызу гына түгел, туристларны да җәлеп итү. “Пандемиядә зыян күргән туристлык агымын җайга салу планлаштырыла. Дөрес, май бәйрәмнәрендә вәзгыть уңай нәтиҗәләр бирде. Билгеле, масштаблы чаралар, фестивальләр зур роль уйный. Сабан туена бүләк җыю чарасы әллә ни зур булмаса да, ул бик матур һәм якты чара. Ул туристларны Казанга җәлеп итәргә ярдәм итәчәк”, - диде Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Екатерина Барабанова. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading