Серле ай нурында таганда атынасыгыз киләме? Яңа ел бәйрәмнәрендә бу хыялыгызны тормышка ашыру мөмкинлеге бар.
Бүген, 2 гыйнварда, казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен әзерләнгән Яңа ел программасы кысаларында, Милли музейның эчке ишегалдында танылган Россия рәссамы Леонид Тишковның «Ай таганнары» арт-объекты ачылды.
"Бу мәйданчык -көчле урын, яңа форматта эш башлау өчен монда яхшы мөмкинлекләр бар. Проект та эксперимент рәвешендә уза. Кешеләргә дә ошаячак, дип уйлыйм. Саф һавада иҗат дөньясына керик", - диде Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова.
«Ай» лайтбоксы таганнарда кешеләр атынганда, тирә-юньне тылсымлы нурлар белән яктырта. Инсталяция - дөньяның күп илләрендә күрсәтелгән «Хосусый ай» проектының бер өлеше.
«Ай таганнары»ның премьерасы нәкъ менә Казанда уза. Кунакханә ишегалдында заманча сәнгать әсәрләрен күрсәтү -Татарстан Республикасы Милли музее өчен генә түгел, ә Казаныбыз өчен дә яңа тәҗрибә.
"Бу проект шәһәр мохите өчен уйлап табылган. Бөтен планетабызны урап чыкты, дияргә була. Ул безне берләштереп тора. Максаты бушап калган күңелләребезне тулыландыру", - диде сәнгать белгече, проектның Казандагы кураторы Гүзәл Фәйзрахманова.
Һәр кич 17.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр музей кунакларының арт-объектны карау мөмкинлеге бар.
Сез дә шәһәр үзәгендә урнашкан легендар кунак ишегалдында кичегезне күңелле үткәрегез, рәссам Тишков уйлап тапкан романтик әкият атмосферасында күңел ачыгыз!
Динара Әхмәт
Комментарийлар