Шәһри Казан

Казанда Айрат Хәйруллинны соңгы юлга озаттылар

Депутатның аянычлы үлеме хакында хәбәр 7 февраль көнне кичке 6лар тирәсендә таралды.

Татарстанда бер атна эчендә ике депутат җир куенына кереп ятты. Типсә тимер өзәрдәй ике ир-атның берсе –  РФ Дәүләт Думасы парламентарие Айрат Хәйруллин белән республика халкы бүген Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә хушлашты.

Депутатның аянычлы үлеме хакында хәбәр 7 февраль көнне кичке 6лар тирәсендә таралды. Ул утырган вертолет һәлакәткә очраган икән, Айрат Хәйруллин үлгән, калган ике кеше авыр хәлдә дигән авыр хәбәр мизгел эчендә Татарстанны йөреп чыкты. Моңа ышанмаучылар да табылды. Әмма кызганыч, хәбәр дөрес булып чыкты.

Филармониягә халык иртәдән үк агылды. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та рәсми хушлашу чарасы башлаганчы мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклашты.

Хушлашырга килүчеләрнең исәбе-саны юк иде. Филармониянең ике катындагы фойелар да, балконнар да халык белән тулды. Күбесенең күзендә яшь. Чыгыш ясаучыларның кайберләре хәтта күз яшьләрен тыя алмыйча, сүз дә әйтә алмады. Айрат әфәнденең уллары, ирләрчә нык булырга тырышты. Күз яшьләрен күрсәтмәде. 

Хушлашу мәрәсимен ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов алып барды. 

- Ул безнең республикабызның һәм илебезнең патриоты иде. Айрат Нәҗип улы республикабызның авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш кертте. Дәүләт Думасында берничә чакырылыш депутат булды, хәйриячелек белән шөгыльләнде. Безнең йөрәкләрдә ул сәләтле, максатчан кеше булып истә калачак, - диде Марат Әхмәтов.

Республика парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Айрат Хәйруллин туган Татарстаны үсеше очен зур өлеш керткән шәхес икәнен ассызыклады. 

- Ул энергиясе ташып торган, максатчан, позитив кеше иде. Проблемаларның төбенә төшеп, дөрес карарлар кабул итә иде. Бу бизнеста да, сәясәттә дә уңышка ирешүенең нигезе булгандыр. Соңгы минутларында да компьютер каршында утырган, очканда да эшләгән. Хәйруллин кебек кешеләр хакында алар белән дәверләр китә, диләр. Айрат Нәҗип улы талантлы яшәде һәм тырышып эшләде. Ул патриот. Авыл хуҗалыгының бөтен нечкәлекләрен үз тәҗрибәсендә өйрәнеп, Айрат Нәҗип улы Россия парламентында авыл хуҗалыгын яклаучы иң грамоталы кешегә әверелде. Хәйрияче иде. Йөрәк кушуы буенча, ул бик күп яхшы эшләр башкарды. Ятимнәргә, пенсионерларга, инвалидларга ярдәм итте. Ә иң мөһиме аралашуда гади һәм зур хөрмәткә ия булды, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.  

РФ Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Владимир Плотников  Айрат Хәйруллинны комитетның лидерларының, иң дәрәҗәле депутатларның берсе иде, ди. Ул шулай ук Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володинның Айрат Нәҗип улы белән озак еллар дәвамында эшләвен һәм аңа тирән хөрмәт белән каравын да билгеләп үтте. Сүз уңаеннан, Айрат Хәйруллин да комитет рәисе урынбасары вазыйфасын башкара иде.

- Ул бик яхшы күңелле иде һәм һәрвакыт юл куя белде. Профессионал, авыл хуҗалыгын белә торган, идарә итә һәм оештыра белүче Россиядә иң үзенчәлекле оешмаларның берсен төзеде. Күпләр аңардан өйрәнә иде. Без ике көн элек кенә Дума утырышында аның белән сөйләштек. Нык, көчле, энергиясе ташып торган кеше. Үлем иң яхшыларны үзенә ала. Татар халкының иң яхшы улы ышаныч һәм намус белән республикасына хезмәт итте, - диде мәрхүм депутатның хезмәттәше.

Дәүләт Думасында Татарстан ихтыяҗларын яклаучы тагын бер депутатыбыз Ирек Гыйльметдинов күз яшьләрен яшерә алмады. 

Реклама

- Без хезмәттәшләр генә түгел, ә дуслар. Бергә 2003 елдан ук Дәүләт Думасына сайланып, кулга-кул тотынышып эшләдек. Аның кадәр дус булган, аның кадәр кешелекле мин бик сирәк кешеләрне беләм. Һәрвакытта да ул ачык йөзле, ачык күңелле булды. Кайгыларың бармы әллә дип сорый иде. Мин аңардан олырак булсам да, мине энекәш кебек кабул итә иде. Шуңа да мин чын күңелдән кайгырам, барлык туганнарының кайгысын уртаклашам, - дип, мәрхүм хакында җылы сүзләр җиткерде. 

Федераль Җыен депутатлары шактый иде хушлашу мәрасимендә. Шуларның берсе РФ Дәүләт Думасының икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Денис Кравченко бу хәбәргә соңга кадәр ышанмадым, ди. 

- Беренче хәбәрләр күренүгә мин Айрат Нәҗип улына язып җибәрдем. Хәбәр көттем, әмма язган хәбәрем хәтта барып та җитмәде. Мин моңа бик озак ышанмадым. Үзенең дәрәҗәсенә дә карамыйча, ул кешеләрнең проблемаларын аңлый, дус була, ярата белде. Гаиләсен, хатынын бик ярата, алар өчен борчыла торган, һәрвакыт киңәшләшергә мөмкин булган кеше иде, - диде Денис Кравченко һәм мәрхүмнең эшләре беркайчан да онытылмаячагын белдерде. 

Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов та Айрат Хәйруллин белән соңгы биш елда таныш булуын һәм зур профессионал икәнен, авыл җирлеген үстерү буенча күп фикер алышуларын билгеләп узды.

- Ул үзенең халкын яратты. Әти-әнисенең намуслы улы, Татарстанның һәм Россиянең зур патриоты иде. Ул гаиләсе, балалары хакында һәрчак яратып сөйләде. Республиканың һәм илебезнең рухи үсеше турында еш сүз кузгатты. Әти кеше буларак, сез (Айрат Хәйруллинның әтисе Нәҗип агага мөрәҗәгать итеп - Л.Л) улыгыз белән бер генә горурланмагансыздыр,- диде ул һәм мәрхүмгә җәннәткә эләгүен теләде.

Айрат Хәйруллинның авыл хуҗалыгы өлкәсе буенча китүе бер дә очраклы түгел. Аның әтисе Нәҗип Гарифулла улы атказанган икътисадчы, Казан Авыл хуҗалыгы университетында кафедра мөдире. Мәрхүмә әнисе исә - Татарстанның атказанган агрономы, республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минитсрлыгында хезмәт куйган кеше. Айрат Хәйруллин үзе дә икътисадчы белгечлеге ала, аннан дисертация яклый. Студент вакытта ук ул абыйсы белән эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлый һәм хәзерге “Эдельвейс” кибетләр челтәрен булдыра. Сәясе карьерасы да бик иртә башлана. 25 яшендә инде ул Казанның Халык депутатлары Советына сайлап куела. 

Бар якан да килгән, булган, тормышның эзенә төшеп җиткән һәм үз юлы белән барып, әле күп эшләр эшләргә планнары булган кешенең арадан китүе кызганыч, әлбәттә. 

... Барлык чыгыш ясаучылардан соң сүзне мәрхүмнең якыннарына - әтисе белән бертуганы Илшатка бирделәр.

- Яраткан Айратыбыз белән хушлашуга килгәнегез өчен барыгызга да рәхмәтемне җиткерәм. Бүген биредә сөйләгәннәрнең барысы да дөрес. Мин беркайчан да аның кемгәдер тавыш күтәргәнен яки мыскыллавын күрмәдем. Ул барысына да тиешле сүзләрне таба белде. Мин аның үлүенә ышанмыйм. Кичә генә сөйләшкән идек. 
Менә хәзер торыр да, нәрсәдер әйтер сыман тоела миңа. Ләкин тормышта алай булмый шул... - дип кайгырды ата кеше. 

“Алга таба Айратсыз ничек яшәячәгебезне аз күзаллыйбыз әле. Ул гадәти булмаган бала булып үсте. Иң төп сыйфаты - ул бар кешеләрне, хәтта үзен орышканнарны да яратты. Кечкенәдән бүлешә белә иде. Әти-әниләр безгә кәнфит биргән чакта, Айрат миңа үз кәнфитенең дә яртысын бирә иде. Туганымны соңгы юлга озатканда, миң аңа  үз кәнфитләремне алып килдем...". - шул сүзләр белән Илшат Хәйруллин мәрхүм энесенең гәүдәсе янына ике кәнфит куйды.

Айрат Хәйруллин Тынычлык бистәсендә татар зиратына, әнисе янына җирләнде. 

Лилия ЛОКМАНОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: