16+

Казанда балалар бакчаларына Кыш бабай чакырту тыелачак

Быел Россиянең кайбер зур шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда балалар бакчаларына Кыш бабай чакырту тыелачак, дип яза «Московский комсомолец» газетасы.

Казанда балалар бакчаларына Кыш бабай чакырту тыелачак

Быел Россиянең кайбер зур шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда балалар бакчаларына Кыш бабай чакырту тыелачак, дип яза «Московский комсомолец» газетасы.

Гадәттә, балалар янына Кыш бабай булып киенеп театр артистлары килә иде. Аны чакырган өчен әти-әниләр акча җыя иделәр. Моны ришвәтчелек белән бәйләп, хәзер читтән Кыш бабай китертүне тыярга җыеналар. Дөрес, бу Яңа ел бәйрәме аннан башка узачак дигән сүз түгел. Әти-әниләр үзләре, тәрбиячеләр Кыш бабай булып килә алачак. Моның өчен әти-әниләрдән медицина кенәгәсе һәм хөкем ителмәү турындагы белешмә таләп ителәчәк. «ШК» журналистлары аралашкан әти-әниләр бу яңалыкны төрлечә кабул итте. Кемдер, ун минут чыгыш ясаганы өчен Кыш бабайга 2000 сум түләү дөрес түгел, риза булмаучылар да җитәрлек, дип саный, икенчеләре, ата-ананың кайсысы белешмә алып, медицина тикшерүләре узып мәшәкатьләнер икән, Кыш бабайсыз Яңа ел бәйрәме уздырырга туры килерме, дип борчыла. Ә балалар инде хәзердән үк Кыш бабайларга хатлар юллый башлады.

Рәсимә Вәлиева, Казан шәһәренең 162нче балалар бакчасы мөдире:

– Без ел саен әти-әниләрне җыябыз да Кыш бабай чакыру-чакырмау буенча сораштыру уздырабыз. Акча җыйганыбыз юк. Әти-әниләр үзләре хәл итә. Бер елны бер әти иганәче булган иде, таныш Кыш бабаен чакырды. Бездә артистлар балалары күп бит. Шуңа да Кыш бабай белән проблемалар килеп чыкмас дип уйлыйм. Иң мөһиме – ата-аналар белән актив эшләү.

Гөлнур Шакирова, Яшел Үзән районының Олы Яке авылы балалар бакчасы мөдире:

– Бездә Кыш бабай булып үзебезнең тәрбиячеләребез киенә. Ата-аналарның: «Акча җыябыз, шәһәрдән Кыш бабай чакыртыйк әле», – дип сораганнары бар, ләкин мин һәрчак каршы киләм. Кыш бабайны сатып алу дөрес түгел. Аннары, ришвәт очрагы дип, шелтә аласым килми, болай да тикшереп кенә торалар, үзебезнең Кыш бабайларыбыз да әйбәт.
Фото: mygazeta.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading