Шәһри Казан

Казанда Фәндәс Сафиуллин белән хушлаштылар

Фәндәс Сафиуллин вафат. Бу сүзләр башка чакта бик зур тетрәнү булып кабул ителер иде, әмма... Күнегеп киләбез. Мөхтәрәм, затлы, зыялы, көрәшче шәхесләребезнең үлеменә. Замана чире әрәм итә асыл егет вә кызларыбызны...

“Халкыбызның иң мәшһүр улларының берсе, милләтпәрвәр шәхесебез Фәндәс ага Сафиуллин авыр хәлдә хастаханәдә ята”, дип язган иде нибары бер атна элек Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев. Нәкъ менә ул Фәндәс абыйның вафаты турында да хәбәр итте. 85 яшьлек Сафиуллин күптән түгел генә “Милләт җыены”нда катнашкан, рәсми булмаган хәбәрләргә караганда, теге авыруны шунда эләктергән. Кызганыч, бүгенге көндә тормыш иптәше дә хастаханәдә шул ук диагноз белән ята, диләр...

Фәндәс Сафиуллин белән хушлашу чарасы Казанның “Мәрҗәни” мәчете ишегалдында узды. Милләтпәрвәр шәхесне озатырга килүчеләр шактый: туганнары, дуслары, Татарстанга азатлык яулау чорындагы көрәштәшләре, коллегалары – депутатлар... Әйе, депутатларның күп булуы гаҗәп түгел, чөнки Фәндәс ага Татарстанның мөстәкыйль парламентындаы эшләгән иң беренче кешеләрнең берсе. Милли хәрәкәтнең иң актив әгъзаларының берсе буларак, нәкъ менә аңа – Фәндәс Шакир улына – 1990 елның 30 августында Татарстанның бәйсезлеге турындагы декларацияне укырга насыйп була.

Республика Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да элеккеге коллегасы турында сөйләгәндә, күз яшьләрен авырлык белән тыеп торды.
- Фәндәс ага күп нәрсәгә өйрәтте безне. Шул исәптән курыкмыйча татар телендә сөйләшергә дә. Без аңа бик рәхмәтле. Фәндәс Шакирович белән күп кенә мәсьәләләрдә уртак тел таба алып эшләдек. Мәскәүдә, Дәүләт Думасы депутаты булып эшләгәндә, республика мәнфәгатен кайгыртып эшләгәндә, “менә бу мәсьәлә буенча син бүген чыгыш ясарга тиешсең” дигәч, аның тыңламыйча булмый иде. Фәндәс Сафиуллинның эшләгән эшләре Татарстан тарихында тиешенчә бәяләнәчәгенә шигем юк.

Реклама

Разил Вәлиев мәрхүмне дусты буларак кына түгел, остазы буларак та кабул итә:
- Фәндәс ага белән мин соңгы тапкыр 24 сентябрьдә очрашып сөйләштем. Ул минем укытучым да, остазым да булды. Татарстан парламентында озак еллар эшләү чорында Фәндәс ага һәрвакыт беренче урында, безгә юл күрсәтүче, безне әйдәп баручы булды. Иң авыр вакытларда ул чәчрәп чыгып үз сүзен әйтә белде. Сүзен ишетәләр иде. Чөнки ул беркайчан да хис белән генә эш итмәде, дәлилле итеп сөйли белде. Исктикеч әзерлекле сәясәтче иде. Гомере буена милләт язмышы өчен борчылып яшәде. Дәүләт Думасында ясаган чыгышларын да игътибар белән күзәтеп бардым. Кызганыч, бүгенге көндә Дәүләт Думасында республика, милләт мәнфәгатьләрен шул дәрәҗәдә кайгырткан депутатларыбыз юк.

Фәндәс Сафиуллин “Курган” зиратында җирләнде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: