16+

Казанда Җиңү көне: Казансу өстеннән Ту-160 очышы, #ПоемДвором акциясе һәм онлайн салют

Казан Җиңү көнен бәйрәм итүгә әзерләнә. Шәһәрдә гамәлдә булган үзизоляция режимына карамастан, халык, өйдән чыкмыйча гына, истәлекле датага багышланган акцияләрдә катнаша алачак.

Казанда Җиңү көне: Казансу өстеннән Ту-160 очышы, #ПоемДвором акциясе һәм онлайн салют

Казан Җиңү көнен бәйрәм итүгә әзерләнә. Шәһәрдә гамәлдә булган үзизоляция режимына карамастан, халык, өйдән чыкмыйча гына, истәлекле датага багышланган акцияләрдә катнаша алачак.

Казанлылар күршеләре белән «Җиңү көне» җырын җырлачак, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алачак һәм бәйрәм салютын күрү мөмкинлеге дә булачак. Казан мэриясе порталы калада 8-нче һәм 9-нчы майда узачак чараларның афишасын әзерләде.

Бәйрәм алдыннан, 8-нче майда, Казанда 9.00 сәгатьтә хәрби тарихи техника узачак. Колонна Оренбург тракты - Павлюхин урамы, Вишневский урамына күчү - Әмирхан проспекты - Чуйков урамы, Восстание урамы - Горький шоссесындагы боҗра - Болотников урамы - Вахитов урамы - Кремль дамбасы - Сул як Болак урамы - Павлюхин урамы - Оренбург тракты буенча барачак.

Шул ук көнне Җиңү паркында Җиңү Байрагын 50 метрлы флагштокка күтәрү тантанасын үткәрү планлаштырыла. Тантана ТНВ каналы аша  трансляцияләнәчәк.

9-нчы май 8.00 сәгатьтә Казанда «Авторетроклуб-21» Республика иҗтимагый оешмасы катнашучыларының бәйрәм йөреше башлана. Алар сугыш еллары автомобильләрендә Беренче май мәйданыннан Урицкий исемендәге парктагы мемориал аша, Җиңү паркы аркылы Горький исемендәге парктагы Мәңгелек утка кадәр барачак.

Җиңү паркында Советлар Союзы Герое, Рейхстаг бинасы өстендә Кызыл Байрак штурмында һәм урнаштыруда катнашкан Гази Заһитов исеменә Совет солдатына һәйкәл ачу - төп вакыйга булачак.

Шәһәр өстендә Җиңү көнендә Ми-8 легендар вертолетлары - Россия, Татарстан Республикасы әләмнәре һәм Җиңү Байрагы белән очып узачак. Ә 11.20 сәгатьтә Казансу акваториясе өстендә Казан авиация заводында тирән модернизация узган Ту-160 «Ак аккош» бомбардировщигын күрергә мөмкин булачак. Һава судносы легендар хәрби җитәкче, авиация маршалы, Советлар Союзы Герое Владимир Судецның исемен йөртә.

Көн дәвамында шәһәрдә «Россия әләмнәре. 9-нчы май» һәм «Җиңү тәрәзәләре» акцияләре узачак - казанлыларга Россия әләменә хас өч төсне тәрәзәләргә элеп куярга һәм Җиңү көненә багышланган рәсемнәр беркетергә тәкъдим ителә.

18.00 сәгатьтә Казан «РиоРита - Җиңү шатлыгы» федераль проектына кушылачак - Санкт-Петербургта Таврия бакчасында урнашкан студиядән өч сәгатьлек трансляция алып барылачак.

19.00 сәгатьтә бөтен Россия бер минут тын торачак, телевидение буенча трансляция 18.55 сәгатьтә Мәскәү курантлары тавышына башланачак.

Соңыннан шәһәр халкы #ПоемДвором акциясенә кушыла алачак. Барлык теләүчеләргә, кулларына традицион штандартлар яки Бөек Ватан сугышында катнашучылар яки тыл хезмәтчәннәре портретлары булган фотосурәтләр тотып, балконнарга чыгарга яки тәрәзә янына басарга тәкъдим ителә. Катнашучылар Давид Тухмановның Владимир Харитонов сүзләренә язылган «Җиңү көне» җырын бергәләп җырларлар, дип планлаштырыла.

21.00 сәгатьтә YouTube һәм Instagram аша шәһәр халкы ТР Дәүләт камера хорының «Җиңүгә кадәр 15 җыр» онлайн-концертын тыңлый алачак.

21.45 сәгатьтә «Хәтер шәме» бөтенроссия акциясе старт ала. Россиянең барлык халкы хәтер билгесе итеп тәрәзә янында фонарьлар, шәмнәр, смартфон экраннарын яндырачак.

Традиция буенча шәһәрдә ТНВ телеканалы буенча күрсәтеләчәк матур салют планлаштырылган.
22.00 сәгатьтә ТНВ каналында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган бәйрәм концерты узачак.

Фото һәм чыганак: kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading