16+

Казанда "Шәрык базары" бер атна барачак

«Туган авылым» ресторанында Ваһапов фонды ифтар мәҗлесе уздырды. Ифтар кысаларында “Шәрык Базары” халыкара милли мәдәниятләр фестивале турында сүз барды.

Казанда "Шәрык базары" бер атна барачак

«Туган авылым» ресторанында Ваһапов фонды ифтар мәҗлесе уздырды. Ифтар кысаларында “Шәрык Базары” халыкара милли мәдәниятләр фестивале турында сүз барды.

Бу очрашуда Россиянең төрле төбәкләреннән кунаклар, Египет, Һиндстан, Әфганстан, Йәмән, Казахстан, Кыргызстан, Кытай, Фәләстин, Согуд Гарәбстаны, Төркменистан, Төркия, Үзбәкстан, Сурия, Таҗикистан илләренең вәкилләре дә булды.

Ифтарда Казахстан, Кытай, Төркия, Үзбәкстан, Төркмәнстанның Казандагы генераль консуллары; Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев; Татарстан Республикасы башкорт корылтае рәисе Гали Хәсәнов; “Гәрәп студентлары берлеге” төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Алхамсс Ясер Шәфик; татар интеллигенциясе һәм җырчылар катнашты.

– Хәзер дә сөйләшүләр алып барабыз. Без 18 ил катнашыр, дип уйлаган идек, бу проектка 25 ил кушылды, бу - бик зур эш. Проектны хуплап, күтәреп җибәргән өчен Татарстан республикасы хакимиятенә бик зур рәхмәтебезне белдерәбез, – дип әйтте Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов. 

Узган елны фестиваль бер көн барды, быел исә ул 7 көнгә сузылачак дип көтелә. Төрле милләт вәкилләре 24-27 октябрь башкалабызны җыр-моңга күмәчәк. 
– Фестивальне беренче тапкыр үткәргәндә, нигездә, төрки халыкларның иҗаты күз алдында тоттык. Быел үзгәртергә булдык, чөнки башка халыкларның иҗат әһелләреннән катнашырга теләк белдерүчеләр бихисап булды. Алар да катнашкач, фестиваль тагын да киңәер", – диде Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев.

Төркиянең Казандагы консулы Исмет Эрикан былтыргы фестивальнең уңышлы узуын әйтеп үтте. "Фестиваль тагын да киңәер дип ышанам. Төрки дөнья көчәя бара. Кайда гына яшәсәк тә, без бердәм", – диде ул. Төркиядә булган җир тетрәүдән соң ярдәм күрсәткәне өчен Рифат Фәттаховка рәхмәт хаты тапшырды. Искәртеп үтәбез, Ваһапов фонды җир тетрәү нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә 100 мең сум күчергән иде. 

Үзбәкстан консулы Фәреддин Насрыев узган елны “Шәрык Базары”нда “Ялла” төркеменең катнашуын искә алды. Рифат Фәттахов аларның быел да булачагын раслады.

Барыгызны да 24-27 октябрь “Шәрык базары”нда көтеп калабыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading