16+

Казанда танылган диктор Илфат Абдрахмановны соңгы юлга озаттылар

Соңгы арада татар җәмәгатьчелеге күңелсез чараларда еш очраша башлады. 4 октябрь көнне татар телевидениесенең танылган дикторы Илфат Абдрахманов арабыздан китте. Бүген аны соңгы юлга озаттылар. Хушлашу мәрасиме мәрхүм яшәгән йорт янында – Казанның Әмирхан урамында узды. 

Казанда танылган диктор Илфат Абдрахмановны соңгы юлга озаттылар

Соңгы арада татар җәмәгатьчелеге күңелсез чараларда еш очраша башлады. 4 октябрь көнне татар телевидениесенең танылган дикторы Илфат Абдрахманов арабыздан китте. Бүген аны соңгы юлга озаттылар. Хушлашу мәрасиме мәрхүм яшәгән йорт янында – Казанның Әмирхан урамында узды. 

Илфат Абдрахмановны озатырга телевидение мэтрлары, төрле буын журналистлары, танылган җырчылар, театр артистлары һәм мәрхүмне якын иткән һәркем килде. Илфат абыйның никадәр хөрмәткә, ихтирамга лаек кеше булуын бирегә җыелган халык саныннан чамаларга кыен түгел иде.

59 яшен дә тутыра алмаган дикторның кинәт арабыздан китүе һәрберебез өчен аяз көнне яшек суккандай булды. Әле Гөлнара Зиннәтуллинаны җирләүдән соң, аңга килеп өлгермәгән мәлдә, бу хәбәр аяктан екты. Ләкин яман чир кешенең яшенә дә, дәрәҗәсенә дә карамый шул...

“Илфат совет чорында дикторлар мәктәбен үткән кеше. Диктор – аеруча үзенчәлекле һөнәр. Элек аларны эшкә алу шартлары да җитди иде. Кызганыч, хәзер дикторлар теле гадәти телдән әллә ни аерылмый, әмма ул заманда диктор теле – бик үзенчәлекле иде. Илфат - текст белән эшләү остасы, һәр текстын тамашачыга җиткерә белде. Аның кебек үз эшенең осталары бармак белән генә санарлык. Илфатның китүе бик аяныч, ләкин образы һәм тавышы һәрвакыт безнең белән булачак”, - дип сөйләде “Татарстан “Яңа Гасыр” телеканалының генераль директоры Илшат Әминев.

Илфат Абдрахманов балачагыннан диктор булырга хыяллана. Һәм 1984 елда конкурс аша үтеп, ТНВ каналында диктор булып эшли башлый. Заманында аны Мәскәүгә “Беренче канал”дагы “Время” тапшыруын, “Россия” каналында “Деловая Россия” проектын алып барырга чакыралар. Әмма туган җиренә һәм Казан телевиденисенә мәхәббәте көчлерәк булып чыга. Кызганыч, 2017 елда ТНВ каналында җитәкчелек алмашынганнан соң, Илфат Абдрахманов эшеннән азат ителә. Ул моны бик авыр кичергән. Мөгаен, Илфат шул чакта чирли башлагандыр, ди бергә эшләгән хезмәткәрләре.

Илфат Адрахманов белән Илфат Фәйзрахмановны, икесе дә Илфат булгангамы, телевидениедә еш бутаганнар. “Хәтта вафатыннан соң да, “син исәнме?” дип күп кеше шалтыратты. Без һәрвакыт “ике Илфат була алмый, исемеңне алмаштыр” дип бер-беребезгә дәгъва белдерә идек. Илфат – чын профессионал. Текстны кулына алып, каһвә эчә-эчә шул текстны өйрәнә иде. Бүгенге яшьләр “исәнмесез” белән “сау булыгыз”ны да суфлердан укып әйткәч, нинди алып баручы инде? Ә Илфат һәр сүзен аңлап, күкрәгеннән чыгып сөйли, сүзнең тәмен халыкка җиткерә иде. Ул беркайчан да дулкынлану хисе күрсәтмәде. Аның үз-үзен тотышыннан, зыялылыгыннан үрнәк ала идем. Кызганыч, Гөлнара да, Илфат та кыска гомерле булды. Алар әле тәҗрибәләрен яшьләргә бирә ала иде”, - диде танылган журналист Илфат Фәйзрахманов.

“Аның конкурс аша узасы билгеле иде инде. Ул безгә әзер хезмәткәр булып килде. Илфат – югары дәрәҗәдәге профессионал. Яңалыкларны аның кебек укучы башка кешене белмим. Эчке һәм тышкы дөньясы тәңгәл булды. Ул чиста кеше иде. Эшкә һәрчак чиста күлмәктән йөрде, свитерлар кияргә яратмады. Аның йөрешеннән үк телевидение дикторы икәнен аңларга була иде. Илфатның кеше белән ачуланышып йөрүен хәтерләмим, ул һәрвакыт елмайды. Елмаеп килеп керүе хуштан егарлык иде. Дөрес, тормышында төрле хәлләр булгандыр, ләкин борчу-мәшәкатьләрен кешегә чыгармады”, - ди телевидение алып баручысы Лия Заһидуллина.

“Татарлар” тапшыруы аша күңелгә кереп калган танылган телевидение алып баручысы Флера Абдуллина да Илфат абыйның татар зыялысы булуын ассызыклады. “Без эшләгән чор алтын гасырга тиң. Барыбыз да бер гаилә булып эшләдек. Илфатта Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән гаҗәеп тавыш иде. Андыйлар башка булмаячак. Бакыйлыкка күчкәннәргә сүзләр кирәкми, алар хәзер догалар кирәк. Урыны җәннәттә булсын. Ир-ат өчен 59 яшь бик иртә иде әле. Бәлки телевидениедән китүе дә моңа сәбәпче булгандыр. Ул чын профессионал иде”, - диде Флера Абдуллина. Аның әйтүенчә, соңгы елларда Илфат Абдрахманов дәүләт дәрәҗәсендәге концерт-чараларны алып барган. 

Илфат Абдрахманов туган ягы Яшел Үзәндә җирләнде. Мәрхүмнең урыны оҗмахта булсын...

Эльвира ШАКИРОВА

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эшен яратып эшләүче кешене, эштән җибәрү - ул приговор. Ул җитәкче кем?Урыны җәннәттә булсын.

    • аватар Без имени

      0

      0

      житэкчесе кем булган сон,эштэн жибэргэн,без белмибездэ.

      Мөһим

      loading