Казанда көн саен волонтерлык хәрәкәте киңәя бара. Бүгенге көндә үзиреклеләр саны 497-гә җиткән. Бөтен гаиләләре белән активист булучылар бар.
Беренчеләрдән булып, ялгыз яшәүче пенсионерларга ярдәм итүне Филипповлар гаиләсе башлады. Көнгә алар 10 пенсионерга азык-төлек һәм дарулар китерә. 11 көн эчендә Казан волонтерлары штабы 810 гариза үтәде.
Марина Филипповага 50 яшь, волонтерлык белән шөгыльләнү эшен ул 2 ел элек башлый. Нигездә, өлкәннәргә ярдәм итә - алар өчен мәдәни ял оештыра, өй эшләре буенча булыша, азык-төлек һәм дарулар сатып ала. «Пенсионерларның күбесе ялгыз, дүрт дивар эчендә яши, кайвакыт аларга аралашу һәм игътибар җитми. Миңа көнемнең берничә сәгатен аларга багышлау кыен булмады», - дип сөйләде М.Филиппова.
Казанда пандемия вакытында ялгыз яшәүче өлкәннәргә коронавирус инфекциясе вакытында ярдәм итәчәк волонтерлар отряды оештырылуы турында игълан ителгәч, Марина шунда ук үз кандидатурасын тәкъдим итә. Аңа карап, отрядка аның 16 яшьлек улы һәм ире Олег та кушыла. «Без пенсионерларга республикада махсус санитар-эпидемиологик режим кертелгәнче үк ярдәм иттек - шунда ук таныш пенсионерларыбызга куркыныч хәл турында хәбәр иттек һәм аларга өйдән чыкмаска куштык. Алар турында кайгыртуны үз өстебезгә алдык. Казан волонтерлар отрядына кергәч - без пенсионерларга күбрәк ярдәм итә алдык, шулай итеп, без бу катлаулы вакытта ярдәмгә мохтаҗ булган башка өлкән яшьтәге кешеләр турында да белдек», - дип сөйләде М.Филиппова.
Гаиләнең үз эш механизмы көйләнгән - Марина логистика өчен җавап бирә - заказлар ала, даруханәләргә шалтырата, даруларның кайда барлыгын белә һәм кибетләрдән алдан ук азык-төлек җыелмасын формалаштыруларын сорый. Аннары улы белән ире машинада Казанның иң ерак почмакларына заказларны таратып йөриләр. Көненә гаилә 10-га кадәр өлкән кешегә ярдәм итә. Кайвакыт Филипповлар барлык чыгымнарны үз өстенә ала. «Барлык пенсионерларда да пенсия зур түгел, шуңа күрә кайвакыт заказларны үзебез түлибез», - диде волонтер.
Марина сүзләренә караганда, өлкәннәр барыннан да ешрак сөт, икмәк, йомырка һәм ярма сатып алуны сорыйлар. Гаиләгез вирус йоктырудан курыкмыймы дигән сорауга Марина болай дип җавап бирде: «Әгәр без мохтаҗларга ярдәм итмәсәк, кем булышыр? Хәзер куркып ята торган вакыт түгел. Без үзебез өлкәннәргә йоктыра алуыбыз өчен күбрәк куркабыз, шуңа күрә барлык саклану чараларын үтибез - кулларны антисептик белән эшкәртәбез, битлекләр киеп йөрибез һәм перчаткалар киябез», - дип аңлатты М.Филиппова.
Волонтерлар штабына кешеләр җыю дәвам итә - бу эшкә 18 яшьтән өлкәнрәк, респиратор авырулары булмаган барлык теләүчеләр дә кушыла ала.
Исегезгә төшерәбез, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен азык-төлек продуктларын һәм даруларны өйгә китерү мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоннары Татарстан башкаласында 23-нче марттан бирле эшли.
Азык-төлек һәм дарулар китерү буенча пенсионерлардан, шулай ук волонтер булырга теләүчеләрдән заявкалар сайтта «Ачык Казан» системасында яисә +7(843) 236-4-123 (теләсә нинди телефоннардан), 063 (шәһәр телефоннарыннан) телефоннары аша кабул ителә.
Фото һәм чыганак: kzn.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар