16+

Заманча трамвайның - заманча юллары

Казанда трамвайларның хәрәкәт вакытында дыңгыр-доңгыр килеп барулары, хәтта, әле бер әле икенче якка янтаеп китүләре тарихта гына калды. Хәзер юллар да яхшы, трамвайлар да заманча.

Заманча трамвайның - заманча юллары

Казанда трамвайларның хәрәкәт вакытында дыңгыр-доңгыр килеп барулары, хәтта, әле бер әле икенче якка янтаеп китүләре тарихта гына калды. Хәзер юллар да яхшы, трамвайлар да заманча.

— Трамвай юлларын төзү-төзекләндерү ел саен дәвам иттерелә. Бу җәйдә генә дә 12,5 чакрым юл төзекләндерелде. Нәтиҗәдә, трамвайларның тоткарлануы һәм туктап торуы 38 процентка, ә трамвайлар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре 7 процентка кимеде,- диде “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә ясаган докладында “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Айдар Абдулхаков.

Казанда трамвай юлларын ремонтлау июнь аеннан башланган. Борисково бистәсендәге трамвай юлы чишелешеннән Вахитов мәйданына кадәрге 4,5 чакрым арада ике як юнәлешле трамвай юлын төзекләндерү эшләре тәмамланган. Химический урамыннан Трамвай урамына кадәр 8 чакрым трамвай юлы яңартылган. Барлыгы 1250 шпал алмаштырылган, 22 җылылык компрессоры урнаштырылган.

Хәзер Лумумба урамыннан Габишев урамына кадәр 8,2 чакрым арада ике яклы юнәлешле трамвай юлы төзелеше бара. Шулай ук, Арбузов урамыннан “Кояшлы шәһәр” микрорайонына кадәр ике яклы юнәлешле 9,3 чакрым трамвай юлы төзелә.
—”Метроэлектротранс” җәмгыяте балансында 142 чакрым трамвай юлы тора, быел шуның, гомүм исәптә 30 чакрым өлешен ремонтлау планлаштырылды. З мең шпалны яңарту, 71 җылылык компрессоры урнаштыру күздә тотыла,-диде Айдар Абдулхаков.

Сәет-Галиев урамында юл өслеген үзгәртеп төзү сәбәпле, 18-20 августларда 5 нче трамвай маршруты тимер юл вокзалыннан Глазунов урамына кадәр вакытлыча кыскартыла.

 Электр транспортында- яңа тариф

Татарстан башкаласында 16 августтан җир өсте һәм җир асты электр транспорты пассажирлары өчен яңа тариф-”Пересадочный МЭТ 45” гамәлгә кертелде.
Ул эш урынына транспорттан транспортка күченеп утырып һәм ике мәртәбә түләргә мәҗбүр булган кешеләр өчен отышлы. Хәзер пассажирлар электр транспортының бер төреннән икенчесенә 45 минут эчендә күченеп утырса нибары 45 сум гына түли. Әлеге башлангычны Казан мэры Илсур Метшин да хуплады.

— Россия дәүләтендәге һәм аннан читтәге яңа тәҗрибәләрне өйрәнәбез. Безнең өчен заман сулышында бару һәм яңалыкларны кулланышка кернтү мөхим. Күченеп утыру тарифы Европадагы транспорт базарында- таныш продукт. Без моны күптән уйлаштык. Казанлылар яңа уңайлыкны тиешенчә бәяләр дип ышанам, - диде мэр Илсур Метшин.

“Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Айдар Абдулхаков аңлатканча, юл йөрү билеты гадәти транспорт картасы нигезендә эшли.
— Транспорт картасына акчаны “Пересадочный МЭТ 45” махсус тарифы буенча салырга кирәк. Картаны беренче мәртәбә түләү башкаруга куйганда пассажирның вакыт хисаплагычы кабына. Шул вакыт эчендә ул икенче төр электр транспортына күченеп утыра ала. Картаны икенче мәртәбә куйганда, әгәр вакыт узмаган булса, валидаторда “Годен” дигән язу күренә. Электр транспортын йөртүчеләр һәм кондукторлар яңа тариф турында искәртелде,- диде Айдар Абдулхаков.

Татарстанның Министрлар Кабинеты карары нигезендә, 5 августтан метрополитенда акчалата түләү тарифы 30 сумнан 35 сумга күтәрелде. Транспорт яки банк картасы белән түләгәндә- бәя элеккечә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading