16+

Казанда якын көннәрдә урамнарда нинди хәлләр көтелә?

 Татарстан башкаласында юл чокырларын актив төзекләндерә башлауга әзерлек чаралары бара.  «Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров юл чокырларын барлык технологик таләпләрне үтәп төзекләндерегә чакырды.

Казанда якын көннәрдә урамнарда нинди хәлләр көтелә?

 Татарстан башкаласында юл чокырларын актив төзекләндерә башлауга әзерлек чаралары бара.  «Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Казан шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров юл чокырларын барлык технологик таләпләрне үтәп төзекләндерегә чакырды.

Чокыр күрсәң, чылтырат

— Быел юл чокырларын ремонтлау муниципаль юл фонды хисабына алып барылачак. Эш мәйданы 35 мең квадрат метрдан артык. Беренче чиратта җәмәгать транспорты маршрутлары  һәм хәрәкәт тыгызлыгы югары булган юллар төзекләндерелә. Автомобильчеләрдән иң күп мөрәҗәгатьләр кергән урамнар юллары тәртипкә китерелергә тиеш,- диде Рөстәм Гафаров.

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, юл чокырларын ремонтлау эшләре колачлы рәвештә һава торышы яхшыргач башланачак. Эшләрне башкару өчен бригадалар оештырылган, алар карамагына 45 берәмлек махсус техника бирелгән. 13 бригада юл чокырларын шакмак рәвешендә кисеп әзерләп куя, ә 6 бригада әлеге чокырларны томалап-ямап йөри.

— Салкынча һава торганда юл чокырына эретелгән асфальт агызыла. Һава + 10 градуска җиткәч, инде тыгыз кайнар асфальт-бетон кулланыла,- ди Игорь Куляжев.

Эшчеләр Миллениум күперендә, Рихард Зорге урамында, Салмачы бистәсенең Центральная урамында һәм Киров районындагы Горький шоссесында юллар чокырларын ямарга өлгергән.

 23 апрель-гомумшәһәр өмәсе

Казанда 15 апрельдә урам-юл челтәрен кышкы карап тору чоры тәмамлана. 

Башкалада узган елның декабреннән быелның мартына кадәр 176 мм явым-төшем теркәлгән, бу нормадагыдан 78 процентка күбрәк. Казанда кар калынлыгы 72 сантиметрга җиткән. Шәһәр урамнарыннан 1150 мең тонна кар чыгарылган, бу 225 мең тирәсе үзбушаткыч әрҗәсе кадәрле кар дигән сүз. Бозлавыкларга каршы 65 мең тонна катнашма сиптерелгән.

Май ае башына кадәр подрядчы оешмалар алдыында 21 миллион квадрат метр урам-юл челтәрен җыештырып чыгу бурычы тора. Казанда 1 апрельдән 3 майга кадәр санитар чистарту һәм территорияләрне төзекләндерү икеайлыгы узачак. Һава шартлары яхшы торса, 23 апрельдә гомумшәһәр өмәсе үткәрү ниятләнелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading