16+

Казанда яшәүче Мөкәрәмә Садриеваны чәчәкләргә су сипкән өчен күршеләре гаеплиләр?!

Редакциягә күптәнге укучыбыз Мөкәрәмә апа Садриева шалтыратты. Борчуы бар, безгә ярдәм өмет итеп мөрәҗәгать итүе икән.

Казанда яшәүче Мөкәрәмә Садриеваны чәчәкләргә су сипкән өчен күршеләре гаеплиләр?!

Редакциягә күптәнге укучыбыз Мөкәрәмә апа Садриева шалтыратты. Борчуы бар, безгә ярдәм өмет итеп мөрәҗәгать итүе икән.

– Йортыбыз каршындагы мәйданда сиреньнәр, чәчәкләр үстерәм. Аларны бик тырышып карыйм, яхшырак үссеннәр дип, төпләренә бәрәңге кабыклары чыгарып түгәм, туфракка тиресләр кертәм. Мин үстергән чәчәкләргә башкалар да сөенә дисәм, баксаң, шул чәчәкләр өчен су сипкәнгә алардан түләттерәләр, дип борчылалар икән. Мин сипкән су өчен фатирда яшәүче бар кеше дә түли, тиеш, имеш. Йортыбызда 100дән артык кеше яши. Беренчедән, мин аның кадәр су сипмим, икенчедән, үз кранымнан агызып чыгам лабаса, – дип, зарын сөйләде Мөкәрәмә апа.

Элек Садриевлар гаиләсе 10 квадрат метрлы бүлмәдә яшәгән. Хәзер картаймыш көннәрендә 100 квадрат метрлы фатирга күченгәч бик сөенгәннәр. Мөкәрәмә апа ире Мөдәрис абый белән гомер итә.

– Бик борчылам, ишегалдына, гомумән, куаклар, чәчәкләр утыртырга рөхсәт ителәме икән, су сипкән өчен башкалар да түләмидер бит инде, төннәр буе йоклый алмыйм, – ди Мөкәрәмә апа.

80 яшеннән узган карчыкны аңларга да була. Тумышы белән Арча районы Үгез-Елга авылыннан ул. Казанга килгәч тә, шәһәр уртасында авыл тормышы белән яшәргә туры килгән аларга, агач йортта мичкә ягып, суны урамнан ташып гомер иткәннәр. Хәзер дә шул авыл тормышын сагыналар, күрәсең. Йортлары артында үзенә күрә кечкенә генә урман да бар-барын. Саф һава суларга еш кына шунда чыга торган булганнар. Матурлык яратучы укучыбыз ишегалдын да яшелләндерергә уйлаган. Тик күршеләре генә аны аңлап бетермәгән.

Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертүне сорап, Садриевлар яшәгән йортка хезмәт күрсәткән «Жилище и комфорт» идарәче компаниясенә мөрәҗәгать иттек. Торак-коммуналь ресурслары белән тәэмин итү бүлеге хезмәткәрләре аңлатуынча, кеше йорт каршындагы территориягә чәчәкләр, куаклар утырта ала. Үсентеләргә үз фатирыннан су алып чыгарга да рөхсәт ителә. Һәр фатирда суны исәпләү җайланмалары урнаштырылган. Шуңа да Мөкәрәмә апа үз фатирындагы краннан су алып чыгып сибә икән, моның өчен күршеләр түләмәячәк.

Йортта су сиптерү өчен гомуми кран да бар. Аны бары ишегалды себерүче генә куллана ала. Ишегалдын яшелләндерү өчен сибелгән суга тотылган чыгымнар йорт өчен файдаланыла торган гомуми кирәк-ярак хезмәтләр исемлегенә кертелгән. Алар өчен счет-фактурада махсус графа, аерым түләү каралган, дип аңлаттылар идарәче компаниядә.

PS: Мөкәрәмә апа, чәчәкләр утыртып ишегалдын матурлыйсыз икән, моңа күршеләр сөенергә генә тиеш. Сез суны үз краныгыздан алып чыгып сибәсез икән, бу – сезнең теләк. Су өчен үзегез түлисез, монда күршеләрнең катнашы юк. Аларның канәгатьсезлек белдерүләре урынсыз.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading