16+

Казанда әзерләнгән сөт продукциясе Кытайга да озатыла!

Россиядәге иң эре предприятиеләрнең берсе - Казан сөт комбинаты. “ТАТМЕДИА” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан әлеге комбинатка журналистлар өчен матбугат сәфәре оештырылды.

Казан сөт комбинатының генераль директоры урынбасары Дмитрий Юрченко предприятие эшчәнлеге белән таныштырды. 2017 елдан башлап биредә колачлы инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга керешелгән. Җитештерү механизмнары, складлар, автопарк яңартылган. Бу юнәлештә эшчәнлек дәвам итә.
- Комбинат көн саен 500-600 тонна сөт эшкәртә. Татарстандагы агрохуҗалыклардан, шулай ук Ульяновск һәм Киров өлкәләреннән, Удмуртия Республикасыннан да китерелә сөт. Казан комбинатында әзерләнгән сөт продукциясе БДБ республикаларына, Латин Америкасы илләренә, Европага, Кытайга һәм Сингапурга чыгарыла. Комбинат үз алдына көн саен 1000-1200 тонна сөт эшкәртү куәтләренә ирешүне максат итеп куйды, - ди Дмитрий Юрченко. - Чит илләрдәге компанияләр хезмәттәшлекне дәвам итәчәкләренә ышандырды, Россия заводлары белән дә элемтәләребез яхшы. Шулай булгач, җитештерүдә кыенлыклар килеп туар, дип уйламыйбыз.

Эремчекләр җитештерү участогы җитәкчесе Олег Егоров әйткәнчә, комбинатта яңа төр сөт продуктлары ясау үзләштерелә. 
- "Стакан" рәвешендәге савытларга тутырылган сөт продукциясе кулланучыларга аеруча ошады, - ди Олег Егоров.

Казан сөт комбинатында инде 24 ел эшләүче Лилия Минебаева: "Комбинат - минем икенче гаиләм кебек. Коллектив бердәм. Без әзерләгән сөт продуктлары тәмле һәм файдалы булсын, дип тырышабыз”, - ди.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading